Ни өчен кайберәүләр гомерлек ярын таба алмый, гаилә корудан курка яки ялгызлыкны сайлый?
Диндар дәү әнием Нурсафа Сәлахова: «Балакайларым, Илаһым берегезне дә гомерлек пар итеп сайлаган сөйгән ярларыгыздан аермасын. Тигез тормыштан, тату гаилә бәхетеннән мәхрүм итмәсен! Берүк сагышлы-моңлы ялгызлыкка, ачы толлык газапларына дучар итә күрмәсен», – дип, ихлас күңелдән бәхет теләп, озаклап дога кыла торган иде.
Бүгенге тормышка күз салсак, тирә-юнебездә ялгыз яшәүче кешеләрнең күплеген күрәбез. Соңгы еллардагы тетрәнүләр, тормыштагы авырлыклар нәтиҗәсендә яшьли тол калган хатын-кызлар, ятим балалар, газизләрен вакытсыз югалткан ата-аналарның язмышы аеруча борчу тудыра. Шул ук вакытта гомер буе үз ярын таба алмыйча, гаилә корудан читтә калган кешеләр дә аз түгел.
Авылларда ялгыз яшәүче хатын-кызлар да, ир-атлар да бар. Кемдер район үзәгенә яки якындагы шәһәргә йөреп эшли, кемдер вакытлыча хезмәткә чыгып көн күрә. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, кош-корт асрап яшәүчеләр дә бар. Мал-туар тотып, пай җирләрен эшкәртеп, иген үстереп, фермер хуҗалыгын алып баручы булдыклы егетләр дә авылда үзенә тиң яр табуда кыенлыклар белән очраша.
Көн буе эшләп кайтканда, өйдә җылы сүз, якын кешенең елмаюы, гаилә җылысы көтмәү – күпләр өчен авыр сынау. Әмма ялгызлыкның сәбәпләре һәркемдә төрле. Берәүләр аны үзләре сайлый, икенчеләр тормыш шартлары, күңел җәрәхәтләре яки башка сәбәпләр аркасында гаилә кора алмый.
Яшьлектәге якты хыялларны чәлпәрәмә китереп, тормыштан канәгатьсезлеккә этәрүче сәбәпләр кайдан чыга? Ялгышлыклар нидән гыйбарәт? Хәләл хезмәт белән көн күрүче, җәмгыятькә зыян салмаучы, әмма вакытында үз ярын табып, гаилә кора алмаган кешеләрне олыгаеп килгәндә ялгызлык белән яшәргә нәрсә мәҗбүр итә?
Бәлки, аларның балачакта алган тәрбиясе, үскән гаиләсендәге мөнәсәбәтләр тәэсир иткәндер? Әти-әниләренең еш талашуы, гаиләдәге эчкечелек, матди кыенлыклар аркасында балачактан ук авырлыклар күреп үсү кайберәүләрнең гаилә тормышына карашын үзгәрткәндер?
Гомерлек ярыңны ничек табарга? Парыңны нинди сыйфатларына карап сайларга? Гаиләне нинди әхлакый, рухи һәм матди нигезгә корырга? Үзара мөнәсәбәтләрне ничек җайга салырга? Каршылыклар килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга? Конфликтлы хәлләрдә кем юл куярга тиеш?
Гаилә тормышының нечкәлекләренә мәктәптә дә, югары уку йортларында да, җәмәгать институтларында да өйрәтмиләр. Бу күпләр өчен җитди проблема түгелме икән?
Баланы тормышка үз гаиләсе әзерләп озатырга тиеш, дип, миңа каршы төшүчеләр табылыр. Әмма һәр гаилә дә имин түгел бит. Өендә исерек әтисе тавыш чыгарганга, әнисенең йөзе хәсрәтле, балаларның күңеле боек булган очраклар да аз түгел. Мондый мохит үсмер егет яки кыз өчен киләчәк гаилә тормышының уңай үрнәге була аламы?
Бүген эчкечелекнең беркадәр кимүе күзәтелсә дә, тормышта матди байлыкка артык зур әһәмият бирелү, әхлакый кыйммәтләрнең икенче планга күчүе борчу тудыра.
Кайбер әти-әниләр акча эшләүне беренче урынга куя. «Ирем белән таңнан төнгәчә баш күтәрми эшлибез. Дөнья куа торгач, йокы-ялга вакыт калмый. Эт булып арып кайткач, тамак ялгап алуга урынга авабыз. Дөресен әйткәндә, улларыбызның хәл-әхвәлен сорашканым юк диярлек. Шөкер, өсләре бөтен, тамаклары тук. Кечесенең мәктәптәге түгәрәкләре, уртанчысының Спорт сараендагы секциясе, олысының университетта укуы өчен вакытында түләп бара алсак, шуңа бик риза. Калганын аякка баскач үзләре кайгыртыр», – ди күршем Наҗия Г.
Башкалабызда шактый танылган, үзенең кибетләр челтәрен булдырган эшмәкәр Марина Ф.ның фикере дә истә калган: «Шәхси бизнесым гөрләп бара. Акчаны көрәп алам. Ялгызлыгыма төкереп тә бирмим. Хан сараедай бай җиһазлы коттеджымда берүзем рәхәтләнеп яшим. Чит илләрдә ял итәм. Тәмле ашыйм, матур киенәм. Каядыр барырга кирәк булса, кешегә ялынасым юк: затлы машиналарым өчәү. Күзем төшкән нәрсәне сатып алам. Шөкер, ирле кешедән ким яшәмим!»
Әлбәттә, матди бәйсезлек – зур мөмкинлек. Әмма байлык кешегә якыннарның җылысын, ихлас мөнәсәбәтен алыштыра аламы? Ялгыз яшәүне сайлаган кешенең тормышы да мәгънәле, тулы булырга мөмкин. Иң мөһиме – ялгызлыкның мәҗбүри рәвештә күңел төшенкелегенә әйләнмәве, кешенең үзен кирәкле һәм бәхетле тоюы.
Шул ук вакытта олыгаю чорында сәламәтлек какшау, көндәлек ярдәмгә ихтыяҗ туу ихтималы бар. Андый чакта янәшәңдә якын кешеләр булуы аеруча мөһим. Шуңа күрә гаилә кору мәсьәләсенә яшь чакта ук җаваплы карау, якыннар белән җылы мөнәсәбәтләрне саклау кирәк.
Психолог сүзе «Меркантильлек беркемне дә бизәми» Психолог Ольга Левадовская фикеренчә, кызларга кияүгә чыгарга, егетләргә гаилә корырга комачаулый торган сәбәпләрнең берсе – мөнәсәбәтләргә ашыгыч һәм берьяклы карау.
«Күптән түгел танышкан ир-егетнең шәхесенә игътибар итмичә, бары тик тиз арада аңа кияүгә чыгуны максат итеп кую – зур хата. Кызның никахка керергә чиктән тыш ашкынуы ачык чагылса, бу егеттә шик уятырга, хәтта тискәре хисләр тудырырга мөмкин. Егет-кыз мөнәсәбәтләрендә бер-береңне яхшылап өйрәнү, сынау мөһим.
Кайберәүләр үз йөрәге кушканны тыңламый, ә җәмгыятьтәге стереотипларга иярә. 25 яшьтән дә калмыйча кияүгә чыгу, 30 яшьтән дә калмыйча өйләнүне мәҗбүри шарт итеп кабул итәләр. Гаилә корырга ашыгу нәтиҗәсендә, кешеләр бер-берсен яхшылап танып белмичә өйләнешә, әмма соңыннан бергә тату яши алмыйча аерылыша.
Кызларның ялгыз калуына, гаилә корудан куркуына элеккеге мөнәсәбәтләрнең ачы тәҗрибәсе дә сәбәп булырга мөмкин. Әгәр ул аерылышуны авыр кичергән булса, психикасы үзенчә саклану чарасы күрә. Эчке курку яңа мөнәсәбәтләр урнаштыруга комачаулый. «Ялгыз башым, тыныч җаным. Үзем генә яшәсәм яшәрмен, әмма моннан соң беркемнең дә мине ташлап китүенә, рәнҗетүенә юл куймам», – дип уйларга мөмкин. Иң мөһиме – үткәннәр белән бәйле тискәре хисләрне җиңәргә өйрәнү. Бер ишекне япмыйча, яңасын ачып кереп булмый.
Кайберәүләр яңа танышкан партнерына ошарга тырышып, үзенең уңай сыйфатларын күпертеп күрсәтә. Әмма ясалма кылануларга озак чыдап булмый. Соңрак кешенең чын йөзе барыбер ачылачак. Идеаль кешеләр юк. Һәркемнең уңай һәм кимчелекле яклары булуы табигый.
Яңа танышкан кешегә артык зур таләпләр кую, мөнәсәбәтләрдән чамасыз зур өметләр көтү дә ялгыш булырга мөмкин. Элекке мөнәсәбәтләрдә хыянәт, үпкәләү, ташлап китү кебек күңелсез хәлләр кичергән кеше яңа партнерына ышануда кыенлыклар кичерә. Шуңа күрә аны элеккеге танышлары белән чагыштырырга кирәкми. Һәр шәхес үзенчәлекле, һәркемнең үз уңай һәм кимчелекле яклары бар. Яңа мөнәсәбәтләргә яңа мөмкинлек итеп карау мөһим.
Бүгенге көндә туташларның зур хаталарының берсе – үз сүзен генә сүз итәргә, үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерергә, үз фикерен генә дөрес дип санарга омтылу. Янәшәдәге кешедән матди файда күрүне беренче урынга кую да мөнәсәбәтләргә зыян китерә. Меркантильлек беркемне дә бизәми.
Чынлап яраткан ир-ат буш вәгъдәләр бирми, мактанмый-шапырынмый, ә хисләрен кайгыртучан мөнәсәбәте, сөенеч китерүче эш-гамәлләре белән раслый. Үзара мөнәсәбәтләрдә баланс саклау мөһим. Гаилә тормышы бер кешенең генә теләкләренә нигезләнергә тиеш түгел», – дип сөйли психолог.
Гаилә кору – ике кешенең уртак карары һәм зур җаваплылыгы. Аның нигезендә мәхәббәт кенә түгел, үзара хөрмәт, ышаныч, сабырлык һәм бер-береңне аңларга теләү дә ята. Ә бәхетле гаилә төзү өчен иң элек үзеңне һәм янәшәңдәге кешене аңларга өйрәнү кирәк.
Хәмидә Гарипова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар