16+

Казандагы бер гаиләнең авылча тормышы:

Константиновка бистәсендә яшәүче Мифтаховлар шәһәр фатирында гына түгел, үз йортларында да авыл мохитен тудырган.

Казандагы бер гаиләнең авылча тормышы:

Константиновка бистәсендә яшәүче Мифтаховлар шәһәр фатирында гына түгел, үз йортларында да авыл мохитен тудырган.

Аларның йортына аяк басуга, үз куллары белән тудырган матурлыкка сокланып туймыйсың. Бакчадагы күл, төнбоеклар, фонтан, шарлавык, калайдан ясалган самовар, бизәкле кое һәм җил тегермәне - боларның барысы да хуҗаларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Казанның Константиновка бистәсендә яшәүче Гөлназ белән Рәмис Мифтаховлар - хезмәттән тәм табып яшәүче уңган гаилә.

Ирнең асылы эштә сыналыр

Гөлназ белән Рәмис дусларының туенда таныша. Очрашып йөрүләрен дә озакка сузмыйлар: тиздән гаилә коралар. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре — уллары Рәсим белән кызлары Гөлсем дөньяга килә.

Рәмис - Кама Тамагы районының Иске Казиле авылыннан. Әнисе Резидә ханым бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе Гаделҗан баянда, тальян гармунында өздереп уйный, күрше Каратал авылы мәдәният йорты җитәкчесе. Алар уллары Рәмис белән кызлары Гүзәлне дә хезмәт сөючән итеп тәрбияли.

Рәмис бала чагында ук әнисенә агачны бизәкләп ясаган куна такталары бүләк итә торган була. Рәсем ясарга да ярата. Кечкенәдән техникага тартылуы да юкка булмаган икән: Рәмис бүген дә аннан аерылмый.

шөгыль . фото  автора

«Ирнең асылы эштә сыналыр», - диләр бит. Рәмиснең калайдан күз явын алырдай матур итеп ясаган самовары, бакчаларында бизәкләп эшләгән коесы, җил тегермәне дә карап кына торырлык. Алтын куллы бу ир-егеткә мондый осталык каян килгән, дисезме?

Заманында аның Закир бабасы оста тимерче булган. Бөтен авыл халкын үзе эшләгән кирәк-ярак әйберләр белән сөендергән. Әгәр Закир бабай үзенең дәвамчысы булган оныгы Рәмиснең хезмәт җимешләрен күргән булса, сөенеп туймас иде. Ул ясаган әйберләр белән бергә ишек алдында эленеп торган ат дирбияләре дә ата-бабаларының рухын саклый сыман.

Бакча уртасында ясалган күлдә безнең якларга ят булган төнбоекларның чәчәктә утыруына, андагы фонтанга һәм шарлавыкка карап ничек хозурланмыйсың?!

шөгыль. фото автораМифтаховларның бакчасында гына түгел, йорт эчендә дә һәр нәрсә зәвыклы, пөхтә. Анысы өчен гаиләдә, гадәттә, хатын-кыз җаваплы. Гөлназ да кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп үскән.

Ул Нурлат районының Иске Әмзә авылында Камилә белән Рәис Нургалиевлар гаиләсендә биш баланың уртанчысы булып дөньяга килә. Әтиләре җор телле, җырга оста, мәҗлесләр алып баручы була.

шөгыль. фото автора

«Безнең әти әнигә бер күрүдә гашыйк булып, тиз арада аны Самара шәһәреннән алып кайткан. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, тату гомер кичерделәр. Кызганыч, әтиебез арабыздан иртәрәк китте», — дип сөйли Гөлназ.

Кыз бала булуына карамастан, техника белән дә мавыга ул. 14 яшеннән мотоциклда йөри башлый. Сәнгатькә мәхәббәт Гөлназга әтисеннән күчкән, күрәсең. Мәктәпне тәмамлаган кыз, газетадан белдерү күреп, мәдәният һәм сәнгать институтына юл тота.

Укыганда үзенә шигырьләрне, хикәяләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Биктимеровага рәхмәтле ул. Югары уку йортында танылган театр артисты Наилә Гәрәева җитәкләгән төркемдә, режиссура бүлегендә белем алганына бүген дә горурлана.

шөгыль. фото автора

Институттан соң Театр әһелләре берлегендә, филармониядә, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә администратор булып эшли. Гөлназ Рәис кызы кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләренең абруен казана. Күп кенә җырчыларның концертларын оештырырга ярдәм итә.

Элек үзенең эшен сәнгать оешмаларыннан башка күз алдына китермәгән белгеч бүгенге көндә Совет районының торак-хуҗалык идарәсендә эшли. Гөлназның яраткан эшеннән аерылуы күпләргә гаҗәп тоелгандыр. Әмма бу өлкәдә дә сынатмый ул. Үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмый. Тормышта да таныш-белешләренә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.

 шөгыль. фото автора

Балалар да хезмәт сөеп үсә

Мифтаховлар белән якыннан аралашкач, аларның һәрвакыт эш сөючән, тәвәккәл булуларына кабат инанасың. Үз йортларында авылча тормыш белән яшәүләре дә тикмәгә түгел. Соңгы елларда тавыклар белән үрдәкләр асрый башлаганнар. Яннарына чит ил токымнары да өстәлгән.

Гаиләдә һәркемгә эш җитәрлек. Уллары Рәсим белән кызлары Гөлсем дә буш вакытларында йорт эшләренә булыша. Әти-әниләре үзләрендәге күркәм сыйфатларны балаларында да тәрбияләгән.

Рәсим кечкенәдән Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Хафизов җитәкләгән театр түгәрәгенә йөри башлый. Ул баш рольдә уйнаган «Оҗмах кошлары» спектакле белән фестивальдә катнашып, төркемнәре Гран-прига ия була. Шәһәр күләмендә үткәрелгән «Татар малае» конкурсында беренче урынны яулый Рәсим. Әмма үсә төшкәч, башка юлны сайлый. Бүгенге көндә Казан елга техникумында белем ала.

Гөлсем исә бию белән мавыга, әлегә 8 нче сыйныфта укый. Ата-ана балаларының уңышларына куанып яши.

Аларга карап: «Агачны — яфрак, кешене эше бизи», — дими ни дисең!

Люция Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading