16+

Айдар Габдинов: «Әти-әни киткәч, төп нигезгә кайткан саен ятимлегемне аңлыйм»

Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Айдар Габдинов белән интернет киңлекләрендә әңгәмәләр күп түгел.

Айдар Габдинов: «Әти-әни киткәч, төп нигезгә кайткан саен ятимлегемне аңлыйм»

Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Айдар Габдинов белән интернет киңлекләрендә әңгәмәләр күп түгел.

Шуңа да аның язмышы, үзе турында әңгәмә корасы килде. «Бу кадәр ачылып сөйләгән юк иде», — диде Айдар Габдинов үзе дә.

— Күптән түгел сезгә Татарстанның халык артисты исемен бирделәр. Гадәттә, мондый очракта халык икегә бүленә: кемдер котлый, кемдер хурлый. Сез моны сизәсезме?

— Дөнья бит бу. Кешеләр дә төрле була. Кайберәүләр кешенең уңышка ирешүен күтәрә алмый. Элек, бәлки, адәм баласының бу сыйфатлары ачык күренмәгәндер. Хәзер кеше үз фикерен комментарийга яза. Кемнәрдер махсус фото, исемсез аккаунтлар ясап, «агу» чәчә.

Аллаһка шөкер, минем үземә кагылышлы ямьсез сүзләр ишеткәнем юк. Мактаулы исем алгач та, «Лаеклы җырчыбыз, күптән кирәк иде» кебек котлау сүзләре күп булды. Шунысы хак: кемнедер мыскыл итү, кимсетү — беркайчан да кешене бизи торган сыйфат булмаган.

— Сез башкаларның фикеренә колак саласызмы?

— Әлбәттә, игътибар итәм. Конструктив тәнкыйтькә җавап биреп була әле. «Ни өчен бу җырны башкармыйсыз? Ни өчен концертлар аз куясыз?» — дип сорасалар, әйтик.

Габдинов. фото: https://vk.ru/kzn.filarmoniya

— Алайса, сорыйм. Ни өчен концертлар аз куясыз?

— Казанга килгәннән бирле диярлек Милли мәдәният үзәгендә (хәзерге вакытта Казан шәһәр филармониясе) эшлим. Шуңа күрә һәрвакыт иҗат итеп торабыз, чыгыш ясыйбыз, эшсез тормыйбыз. Гомумән, мин карьера кешесе түгел. Төп эшем — һәр чыгышымны җиренә җиткереп, профессиональ дәрәҗәдә башкарып чыгу. Әлбәттә, концертлар да аз булмады. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Филармониядә, "Чулпан«да оркестр белән сольный концертлар да, гастрольләр дә күп булды. Татар конгрессы белән бөтен Россияне йөреп чыктык диярлек. Чит илләрдә дә җырладык.

Габдинов. фото https://vk.ru/kzn.filarmoniya

— Эстрада җырларыгыз да бар. Ни өчен бу юнәлештә үсеш алмадыгыз?

— Мин популяр булу максатын куймадым. Акча түләп, җырны халыкка «тыңлаттыру» — минем юл түгел. Иҗатың кирәк икән, аны тыңлыйлар. Мин классик җырчы. Консерваториядә белем алдым. Классик җырларны башкарырга да яратам. Әмма киң катлам тамашачы популяр музыкага өстенлек бирә.

Шуңа тамашачы күзеннән югалмау, якынрак булу өчен эстрада җырларын да яздырдым. Халык җырларын да бик яратам: татар, башкорт, гомумән, бар милләтнекен дә. Дөрес, андый җырларга ихтыяҗ аз. Ә моңлы итеп халыкчан башкару өчен «озын көйдә» тәрбияләнергә кирәк. Хәзер җырчыларның башкару манерасы үзгәрүен өлешчә ул тәрбия җитмәү белән дә аңлатып була.

— Беренче белемегез буенча сез филолог икән. Бу тормышта чагылыш табамы?

— Минем өчен җырның сүзләре бик мөһим. Примитив сүзләрне ишеткәч, җырдан гайрәтем чигә. Еш кына җырларда: «Тәрәзәдән карап, әни елап утыра», — дигәнрәк сүзләр кулланалар. Безнең татар әниләре алай еламый иде. Никадәр авыр булса да, күз яшьләрен яшерделәр. Ә шигырьләргә: «Балаларым кайтмый», — дип, әни елап утыра дигән фикерне салалар. Әти-әни, киресенчә: «Үзегезнең эшегезне карагыз», — дип әйтә иде. Клипларда да шул ук хәл. Әнинең күзеннән яшь ага, килеп баласын кочаклый... Безнең әниләр андый түгел иде. Алай ачыктан-ачык мөнәсәбәт белдерү дә безгә хас түгел.

габдинов. фото автора

— Сез Башкортстанда туып-үскәнсез. Әти-әниегез нинди өлкәдә хезмәт куйды?

— Әни — сатучы булып эшләде. Ә әти — актер, иҗат кешесе иде. Салават шәһәренең драма театрында эшләде. Әти дә, әни дә бик матур җырлый иде. Сәләтем алардан килә.

— Сезнең укырга керү тарихы үзе бер маҗара. Тарихчы буласыгыз килгән бит.

— 9–10 нчы сыйныфларда Джеймс Олдрижның «Дипломат» китабын укыганнан соң, халыкара багланышлар өлкәсендә, разведкада эшләүгә кызыктым. Тарихны бик яраттым. Үземчә план кордым: тарих факультетын тәмамлыйм, аннан Мәскәүгә укырга керәм. Шулай итеп Башкорт дәүләт университетына укырга керергә килдем. Мәктәпне тәмамлаган яшь егет...

Бераз белеш, сөйләш, сораш бит инде. Юк! Моңа өстәп, мин укырга кергән елны армияне кыскартканнар иде. Хәрби формада укырга керергә килүчеләр бихисап булды. Совет заманында аларга өстенлекләр бар иде. Кыскасы, мин конкурстан үтмәдем. Ә авылга җиңелеп кайтасы килми. Шок хәлендә Уфа урамы буйлап кая барганымны да белмичә әйләнеп йөргәндә, белдерүләр эленгән баганага килеп «бәрелдем». Уфа сәнгать көллиятенә укырга чакыралар.

«Җырлый беләм бугай», — дидем дә, укырга керергә бардым. Сынаулар уздым, алдылар. Тик күрәсең, кемнеңдер танышының бу юнәлешкә укырга керәсе килгәндер инде. Остазлар чакырып алып: «Син университетка укырга кереп йөргәнсең икән. Филология бүлегендә укыйсың килмиме?» — дип сорадылар. Мин ул вакытта филологиянең төгәл нәрсә икәнен белмәсәм дә: «Килә», — дидем.

Яңадан университетка киттем. «Бу бит былтыргы „А“ икән», — дигәндәй, филология әле дә баягы башкорт теле икән. Аллаһка шөкер, мәктәптә башкорт телен яхшы укыттылар. Укырга кердем. Тик шулай да бер айдан татар бүлегенә күчтем.

габдинов. фото автора

— Иҗат белән юлларыгыз ничек кисеште соң?

— Университетта «Беренче курслар атналыгы» дигән чара булды. Безгә һөнәребезне күрсәтергә кирәк иде. Шунда беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадым һәм шул чыгышымнан соң университетның күп чараларына чакыра башладылар. Минем бөтенләй җырчы булырга исәп юк иде.

Җырчы — җитди һөнәр түгел кебек тоелды. Шулай да сәхнәнең нәрсә икәнен аңлагач, фикерем үзгәрде. Университетны тәмамлагач, мин педагогия институтында татар әдәбияты укыта башладым. Шул ук вакытта Уфа сәнгать көллиятенә укырга кердем. Язмыш шушы буладыр инде ул.

— Казанга ничек килдегез?

— Укырга килдем. Аның да тарихы кызык. «Дуслык җыры» конкурсында чыгыш ясап, беренче урын алдым. Жюри рәисе булган Мирсәет Яруллин Казанга укырга килергә тәкъдим итте. Кире кактым, әле яңа укып бетергәч, янә укырга керәсе килмәде. Бервакыт Уфа сәнгать институтының данлыклы остазы Миләүшә Мортазина белән таныштым.

Ул мине тыңлап карады да, укырга алырга ризалашты. Әмма икенче югары белем өчен түләргә кирәк иде. Ул вакытта миллионнар заманы... Менә шул вакытта Мирсәет абый искә төште. Шалтыраттым, Казанга килеп, имтиханнар тапшырдым. Шулай итеп, Казан консерваториясенә укырга кердем. Быел Казанда яши башлавыбызга 30 ел булды.

Габдинов. фото: https://vk.ru/kzn.filarmoniya

— Тарих белән кызыксынучы кеше буларак сорыйм. Безне тарих өйрәтәме соң?

— Тарих спираль буенча килә, диләр. Аны һәркем тирәнтен өйрәнми, ләкин мөһим фактларны, үз милләтеңнең тарихын белү кирәк. Әгәр тарихны белмисең икән, милли горурлыгың юк. Балаларым татар телен белмәсә, бу — туган телне хөрмәт итмәүгә керер иде. Тел — флаг, гимн кебек. Кайвакыт бигрәк мәзәк хәлне күрергә туры килә: әти-әнисе рәтләп русча сөйләшә белми, ә балалар татарча аңламый. «Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел», — дип юкка әйтмәгәннәр.

— Сезне төп нигездә көтүче бармы?

— Әти дә, әни дә мәрхүмнәр. Әти 2014 елда вафат булды. Соңгы берничә ел ул хастаханәгә диализга йөрде. Күп вакыты юлда үтә иде. Ләкин ул үзен оптимистларча тотарга тырышты. Әтием китеп баргач гаиләбез төп таянычын югалтты. Әнием 2021 елда коронавирус инфекциясеннән китеп барды.

Берничә көн эчендә хәле начарланып, хастаханәдә вафат булды. Аны күреп, бәхилләшеп калып булмады. Бу хәлне бик авыр кичердек. Ничә ел узса да, кыен икән. Әти-әни мәрхүм булса да, төп нигезне сатмадык. Буш вакыт булганда ике-өч көнгә булса да кайтып килергә тырышам.

Шулай да анда кайткан саен үземнең ятим калганыма инанам. Кайчандыр шау-гөр килеп торган йортта ут янмый. Көтеп торучы кеше дә юк. Күз яшьләре чыкмаса да, күңел сыкрый.

— Сез нечкә күңелле кешеме?

— Бәлки, нечкә күңелледер. Әмма безне: «Авызың тулы кара кан булса да, төкермә. Ир-атка елау, зарлану килешми», — дип әйтеп үстерделәр. Әлбәттә, кайгы килгәндә күзләр яшьләнә. Тик көндәлек тормышта җитди сәбәпсез еламыйм.

— Мәхәббәтегезне Казанда очраттыгызмы?

— Мәхәббәтне Уфада Башкорт дәүләт университетында укыганда ук очраттым. Студент вакытта каратэ белән шөгыльләнә идем. Тренировкадан арып-талып кайтып яткан идем генә, коридорда шаулый башладылар. Кызлар көлешә. Түземлегем җиткән кадәр түздем дә, шелтә белдерергә коридорга чыктым.

Вахта янында 3–4 кыз утыра. Бүлмәләреннән ачкычларын кемдер алып киткән. Кызларны күргәч, ачу сүрелде инде. Берсе аеруча күңелемә ошады. Сөйләшеп, кайсы бүлмәдә яшәүләрен ачыкладым. Икенче көнне кунакка килеп, Зиләне кинога чакырдым.

габдинов. фото автора

— Бу бер күрүдән гашыйк булумы?

— Зиләне бер күрүдән ошаттым. Очрашып йөргәндә инде: «Ул минем хатыным булачак», — дигән уй керде. Бу ничектер үзеннән-үзе кинәт булды. Шуннан соң икеләнгән булмады.

— Озак очраштыгызмы соң?

— Озак очрашып йөрүгә гел каршы булдым. 5–6 ел очрашып йөрүчеләрне аңламыйм. «Без бер-беребезне яхшы белмибез әле», — диләр. Гаилә коруыбызга 35 ел, мин әле дә хатынымны тулысынча белеп бетермим. Гомумән, кеше күңеле — белеп бетермәслек җиһан. Ноябрь аенда таныштык, 1 нче майга Зиләне туган якларымны күрсәтергә кунакка алып кайттым.

Өйләнү турында сүз юк иде әле. Ә әти-әни инде кызны танышырга алып кайткач, никах турында уйлана башлаган. 9 нчы майга Зиләнең туган авылына кайттык, таныштык. Әти-әниләр бер-берсе белән элемтәгә кереп, безгә: «Никах укытырга кирәк», — диделәр. Каршы килмәдек.

— Тормыш иптәшегез Казанга күченүгә каршы килмәдеме?

— Зиләгә бик рәхмәтлемен. Теләгемә каршы килмәде. Әлбәттә, аның өчен кинәт кенә Казанга күченү җиңел булмады. Мин яшәргә урын табып куйдым. Хәтта Зиләгә эш урынын да хәстәрләдем. Зилә әле дә шул мәктәптә эшли. Рус телле балаларга татар телен укыта, Татарстанның атказанган укытучысы.

— Өч баладан Айсылу гына сезнең хезмәт юлын дәвам итә. Эстрада җырларын башкаруына каршы килмисезме?

— Ильяс белән Мансур улларыбызның да сәләтләре бар. Шулай да алар үз юлларын сайладылар. Айсылу исә иҗатта. Хәзер әле декрет ялында, ике оныгыбыз үсә. Ул да классик җырларны башкарды, ләкин эстраданы якынрак күрә. Мин бер дә каршы килмим. Гомумән, без әти-әни буларак киңәш кенә бирә алабыз. Карарны бала үзе кабул итәргә тиеш.

габдинов. фото автора

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading