Татарстанда мәктәп тәмамлаучылар өчен иң җаваплы чор — дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) башланырга санаулы гына вакыт калып бара.
Быел 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар беренче дәүләт имтиханнарын июнь башында тапшырачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сүзләренә караганда, 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтихан 1 июньгә, ә 9 сыйныфлар өчен 2 июньгә билгеләнгән.
Саннар белән
2026 елда Татарстанда 18 меңнән артык укучы төп дәүләт имтиханын тапшырачак. Шуларның 16,5 меңе — быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Әлеге саннар артында һәрберсенең үз хыялы, куркуы, өметләре булган яшьләр тора.
Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре дә шуны раслый: 16 541 укучы “зачет” алган. Димәк, күпчелек укучылар системага әзер. Әмма “незачет” алганнар да бар һәм нәкъ менә шушы өлеш системаның катгыйлыгын һәм һәркем өчен тигез булмаган мөмкинлекләрне искәртә.
Сайлау бар, ләкин ул чикләнгән
– Кайбер категория укучылар өчен имтихан формасын сайлау мөмкинлеге саклана. Бу: яңа территорияләрдән килүчеләр, чик буе районнарыннан, махсус хәрби операция зонасыннан кайтучылар, чит илдә калып кайта алмаганнар, – ди Минзәлия Закирова.
Быелгы ГИАның төп үзенчәлеге — тулысынча цифрлаштыру, 86 пунктта онлайн-видеокүзәтү куелачак, имтихан материалларын интернет аша җибәреп булачак, аудиториядә ук мәгьлүматны бастыру һәм сканерлау мөмкинлеге булдырылачак. Шулай ук онлайн-күзәтүчеләр системасы эшләячәк. Бу чаралар имтиханнарның “гаделлеген” тәэмин итү өчен кертелә.
Имтиханнарның дәвамлыгы үзгәрмәгән, 3 сәгать 55 минут — иң катлаулы фәннәр һәм 3 сәгать 30 минут та төп гуманитар фәннәр өчен бирелә.
Бу вакыт эчендә укучыдан нык игьтибарлылык, белем һәм психологик чыдамлык таләп ителә. Әмма һәр бала да моңа төрлечә әзерләнә. Кемдер репетиторлар белән шөгыльләнә, кемдер үз белеменә таянып эш итә.
Кагыйдәләр кырыслана
Имтиханнар вакытында: телефон, гаджетлар тыела, сөйләшү, күчеп утыру катгый рәвештә тыелган, кагыйдә бозу ел буе кабат тапшыру хокукыннан мәхрүм итү дигән сүз. Әлеге шартлар дисциплина өчен кирәк, әлбәттә. Әмма алар укучыны “хатадан куркучы” системага кертә. Ә белем алу хаталар аша өйрәнү процессы түгелмени?
Укучылар фәннәрне, нигездә, югары уку йорты таләпләренә карап сайлый. 2026 елда кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән, көллияттән соң югары белем алу йортына укырга кергәндә дә еш кына БДИ нәтиҗәләре сорала.
* профиль туры килмәсә — имтихан мәҗбүри.
9 сыйныфлар өчен имтиханнар: йөкләнешне киметү юнәлешеме?
Быел Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе форматына аерым үзгәреш кертелә. Минзәлия Закирова хәбәр иткәнчә, эксперимент кысаларында укучылар бары тик ике мәҗбүри фән — рус теле һәм математика буенча гына имтихан тапшырачак.
Әлеге яңалык 3600 укучыны колачлый. Тәҗрибә үткәрүне төп асылы — урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керүне гадиләштерү. Ягъни имтихан нәтиҗәләре буенча, өстәмә фәннәрдән тестлар таләп ителми торган белгечлекләргә колледжларга керү мөмкинлеге тудырыла.
Белгечләр фикеренчә, мондый алым һөнәри юнәлешен иртәрәк билгеләгән укучылар өчен уңай шартлар тудыра. Бер үк вакытта ул мәктәп укучыларына һәм укытучыларга йөкләнешне киметүгә дә юнәлтелгән.
Шунысы мөһим: 11 сыйныфка калырга яки югары уку йортына керергә ниятләгән укучылар өчен имтихан таләпләре үзгәрешсез кала.
Бу тәҗрибә яңалык түгел. Узган ел ул Россиянең өч төбәгендә сынау рәвешендә үткәрелеп, уңай нәтиҗәләр күрсәткән. 2026 елда исә эксперимент географиясе киңәйтелеп, анда инде илнең 12 субъекты катнаша.
Әлеге үзгәрешләр гомуми белем бирү системасында дифференциация тенденциясенең көчәюен күрсәтә: укучыларга белем алу траекториясен иртәрәк сайлау мөмкинлеге бирелә, шул ук вакытта академик юнәлешне сайлаучылар өчен традицион таләпләр саклана.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар