16+

Җинаятьчелеккә каршы бердәм төстә көрәшү кирәк

Казанда БДБ илләренең җәзаларны үтәтү хезмәтләре җитәкчеләренең утырышы бара.

Җинаятьчелеккә каршы бердәм төстә көрәшү кирәк

Казанда БДБ илләренең җәзаларны үтәтү хезмәтләре җитәкчеләренең утырышы бара.

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оештырылуга 35 ел тулды. Әлеге дата шигарендә Казан Ратушасында БДБ илләренең җәзаларны үтәтү (пенитенциаль) хезмәтләре җитәкчеләренең утырышы бара. Анда Россия, Армения, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан вәкилләре, шулай ук, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Татарстанның йөзе ачык

— Самолеттан килеп төшүгә үк Татарстан җирендә бик тә җылы кабул итүне күрдем. Совет утырышы XI нче мәртәбә үткәрелә, бу утырышлар пенитенциаль хезмәтләрнең дәүләтара хезмәттәшлегенең юнәлешен тәгаенли, алдынгы тәҗрибәне уртаклашу, хәлиткеч карарлар кабул итү мәйданы булып тора, — диде БДБ дәүләтләренең җәзаларны үтәтү хезмәтләре җитәкчеләре Советы рәисе — Үзбәкстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы каршындагы җәзаларны үтәтү департаменты җитәкчесе Азизхон Умархонов.

Россия Федерациясенең җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев та утырышта катнашучыларны Россиядә, кунакчыл Татарстанда кабул итүгә шат булганлыгын әйтте.

— Казан — Хезмәт даны шәһәре. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тармакка игътибар һәм ярдәм күрсәтә. Рөстәм Нургалиевич, моның өчен сезгә рәхмәт! Утырыштан соң республикада экскурсияләр дә үткәреләччәк, Казан үзенең җылы мөнәсәбәте белән хәтерегездә калсын, — диде Аркадий Гостев.

Форум. Фото: Бадриев

Дин иреге

Россиянең юстиция министры Анатолий Чуйченко видеоэлемтә аша чыгыш ясап, төрмәләрдә утыручыларның дин иреге саклануын, гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылганлыгын әйтеп үтте. 

Ышанычлы мөнәсәбәт

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләде.

— Татарстан Республикасында сезне сәламләвемә шатмын. БДБ илләренең пенитенциаль хезмәтләре җитәкчеләре Советының XI нче утырышын кабул итү зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Мондый әһәмиятле утырышны Казанда үткәрү республиканың халыкара форумнарны оештырудагы тәҗрибәсен һәм безнең уңышларны лаеклы бәяләүне дәлилли, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясенең әйдаман һәм сәнәгать үсеше алган төбәкләрнең берсе буларак, Татарстанның халыкара икътисади эшчәнлектә актив катнашуын, БДБ илләрендәге хезмәттәшләр белән хезмәттәшлекне үстерүен билгеләп үтте ул.

— Безнең илләребез арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне һәм ышанычны югары бәялибез һәм кадерлибез. Бүген җинаятьчелек транснациональ төсмер ала бара. Аңа каршы көрәштә куәтләрне берләштерү мөһим. Совет үзенең эшчәнлеге елларында абруйлы мәйданчыкка әверелде, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум. Фото: Бадриев

Көн тәртибе

  • Утырышта башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Шулай ук, кадрлар әзерләү, җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә хезмәт тәрбиясе, дин тотучылар белән эшләү, пенитенциаль хезмәтләр хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләләре буенча фикер алышулар үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading