16+

Инвалидлар нинди техник чаралар алырга хокуклы?

25 марта 2025, 14:53
367
0
0
Уку өчен 4 минут

Газета укучыларыбызның иң күп бирелгән сорауларына белгеч җавап бирә

Инвалидлар нинди техник чаралар алырга хокуклы?

Газета укучыларыбызның иң күп бирелгән сорауларына белгеч җавап бирә

Россия Федерациясенең Пенсия һәм социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек җитәкчесе Эдуард Яфас улы Вафин безнең газетабызга биргән әңгәмәсендә шифаханәләргә бирелүче юллама, эштә зыян күргәннәргә нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе һәм инвалидларга кирәкле техник чараларны ничек алырга икәнен сөйләде. 

– Эдуард Яфасович, белүебезчә, шифаханәләргә бушлай бару мөмкинлеге бар. Мондый юлламага кемнәр өметләнә ала?
– Санатор-курортларда дәвалану хокукы социаль хезмәтләр җыелмасын (СХҖ) акчалата компенсациягә алмаштырмаган ташламага ия булган гражданнарга бирелә. Болар – инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш ветераннары, чернобыльчеләр һәм башка кешеләр. Путевка алу өчен төп шарт – табиб тарафыннан дәвалану кирәклеге документаль рәвештә расланырга тиеш, моның өчен № 070/У формасындагы белешмә кирәк.

– Юлламаны ничек алырга? Бу хакта да тәфсилләбрәк әйтеп узыйк әле? 
– Иң беренче эш итеп поликлиникага барып, табибтан белешмә (№ 070/У формасы) алырга кирәк.  Аннан соң, Татарстанның Социаль фонды бүлегенә күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирелә. Шуннан соң без гариза бирүчене чиратка куябыз. Чират җиткәч, юллама һәм дәвалану урынына бару, кире кайту өчен бушлай юл талоннары бирелә. Шунысын да әйтеп үтәсем килә, инвалид балалар һәм I төркем инвалидлар озатып йөрүче белән барырга хокуклы. Мондый озатып йөрүчеләргә бушлай юллама һәм юл хакы каралган.

– Рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк?
– Гариза, паспорт, № 070/У белешмәсе. Әгәр документларны башка кеше тапшыра икән, аның вәкаләтләрен раслаучы документ, мәсәлән, ышаныч кәгазе булуы шарт. 

– Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек, зыян күрү очраклары да булып тора. Эш урыннарында зыян күргәннәр нинди ярдәмнәргә өметләнә ала?
– Андый кешеләр өчен тулы ярдәм комплексы каралган. Медицина ярдәме, шул исәптән дарулар һәм тернәкләндерү; сәламәтлекләрен ныгыту өчен санатор-курорт оешмаларында дәвалану; техник чаралар, мәсәлән, протезлар яки инвалид коляскалары белән тәэмин итү; элеккеге эш урынында эшләү мөмкинлеге булмаса, башка һөнәргә яңадан өйрәтү; эшкә сәләтне югалту дәрәҗәсенә бәйле бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган иминиятләштерү түләүләреннән файдаланырга була. 

– Тормыш булгач төрле хәлләр була. Зыян күрүчегә түләүләрдән баш тарткан очракта нәрсә эшләргә? 
– Борчылырга кирәкми, мондый очраклар бик сирәк. Андыйларның хокукларын якларга мөмкинлеге бар, һәм без һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Моның өчен нәрсә нишләргә була дисезме? Беренче эш итеп аңлатма сорарга. Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ аша баш тарту турындагы карар, медицина нәтиҗәләре, бәхетсезлек очрагы турында актларны теркәп, безгә мөрәҗәгать җибәрергә. Без хәлне тикшереп, 30 көн эчендә җавап бирәчәкбез. Әгәр ниндидер аңлашылмаучанлык яки мәгълүматлар исәпкә алынмаган булса, күп вакытта мәсьәләне шул этапта хәл ителә. Һәр очрак шәхси карала, һәм һәрвакыт тиешле ярдәм алу өчен чишелеш табарга тырышабыз. 

– Инвалидлар нинди техник чаралар алырга хокуклы?  
– Авыруның төренә карап инвалид коляскалары, протезлар, ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, озак ятудан чи яралар барлыкка килмәсен өчен махсус матрацлар, памперслар, укырга мөмкинлекләре булмаучыларга “сөйләүче китаплар”, юл күрсәтүче этләр... Боларны алу өчен төп шарт –медицина-социаль экспертиза (МСЭ) тарафыннан бирелгән документта шәхси тернәкләндерү программасында (ИРП) күрсәтелгән булырга тиеш. Моның өчен МФЦ аша яки дәүләт хезмәтләре порталы аша документларны теркәп, социаль иминиятләштерү фондына гариза бирелә. Алу ысулын да күрсәтергә кирәк. Фондны тәэмин итүчеләр аша яки махсус кибетләрдән сатып алу өчен электрон сертификат белән алырга мөмкинлек бар. Әгәр дә ихтыяҗ үзгәрсә, мәсәлән, башка төрдәге коляска кирәк булса, ИРПны үзгәртү өчен медицина учреждениесенә барырга туры килә.  

– Памперслар белән тәэмин ителеш ничек? Бу уңайдан бик еш сораулар килә. 
– Памперслар да техник чара булып тора. Бу хакта ИРПда күрсәтелгән булса, бушлай алу мөмкинлеге бар. Моның өчен алда санап узылган документлар пакеты белән Социаль фондка гариза бирергә. Памперсларны шулай ук тәэмин итүчеләр яки электрон сертификат ярдәмендә алырга була.

– Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә халыкның һәрвакыт соравы килеп чыга. Сорауга ачыклык табу өчен сезнең белгечләр белән ничек элемтәгә чыгарга? 
– Безнең максат – вакытында халыкка хезмәт күрсәтү. Процедураларны гадиләштерәбез, хезмәтләрне цифрлы форматка күчерәбез. Әгәр халыкның сораулары булса, МФЦ аша яки дәүләт хезмәтләре порталы аша сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була. Актуаль мәгълүматны Россия Социаль фонды сайты аша да табып була яки 8-800-1-00000-1 кайнар линия телефоны аша ачыкларга мөмкинлек бар. 

– Эдуард Яфасович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Халыкны кызыксындырган актуаль сорауларны киләчәктә дә яктыртып барырбыз.  

Газета өчен Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading