16+

Җир кишәрлегенә кадәр газүткәргеч бушлай сузып бирелә

26 марта 2025, 15:25
560
0
2
Уку өчен 3 минут

Татарстанда газлаштыру 99,3 процентны тәшкил итә.

Җир кишәрлегенә кадәр газүткәргеч бушлай сузып бирелә

Татарстанда газлаштыру 99,3 процентны тәшкил итә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе буенча илдә социаль газүткәргеч сузу гамәлгә ашырыла.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырма
– Җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч сузу бик кыйммәтле канәгатьлек иде. Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча 2021 елдан башлап җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч бушлай сузып бирелә. Бу мөмкинлектән файдалану кирәк. Җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч сузуны газ хезмәте башкара, шулай ук төзелеш оешмасын да җәлеп итәргә ярый. Ә инде җир кишәрлегенең эчке өлешендә газүткәргеч сузу һәм өй эченә газ җиһазлары урнаштыру түләүле. Шушы эшләрне башкарып чыккан өчен аерым категория гражданнарга 100 мең сум субсидия түләнә. Субсидия эш башында түгел, ә җир кишәрлеге чигеннән өйгә газүткәргеч сузу һәм җиһазлар урнаштыру үткәрелгәч кенә бирелә. Барлык квитанцияләрне туплап бару зарур. Җир кишәрлеге чигенә кадәр бушлай газүткәргеч сузу программасының вакыт чиге юк, – дип аңлатты Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова.

Ташламалардан файдаланучылар
Бөек Ватан сугышы ветераннары; сугыш хәрәкәтләре ветераннары; сугыш инвалидлары гаиләләре; I һәм II төркем инвалидлар; инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр; 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр; җан башына уртача керемнәре 19 мең сумнан артмаган гаиләләр. Исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре, Росгвардия һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, инвалид бала караучылар да керә.
Җир кишәрлеге чигеннән өйгә газүткәргеч суздырган һәм газ аппаратлары белән җиһазландырган өчен 3 елда Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша 2978 гражданга гомум исәптә 263 миллион сум субсидия бирелгән инде.

Татарстан Рәисе күзәтчелегендә
– Газлаштыру буенча төбәк штабы эшли, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкли, эшләрне башкаруны күзәтчелектә тота, – диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миннибаев.
2025 елның 14 мартына гражданнардан 48 933 гариза кергән. “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән 34 592 килешү теркәләгән. Татарстанда программа кысаларында 31 303 җир кишәрлеге чигенә газүткәргеч сузылган,  ә шул исемлектәге 25 670 йорт инде газ куллана. Мәгариф һәм медицина учреждениеләренә дә газүткәргечләр сузып бирелә. 
– Бакчачылык яки яшелчәчелек ширкатьләре чигенә кадәр дә бушлай газүткәргеч сузыла. Ләкин, әлеге ширкатьләрнең газүткәргеч инде эшләнелгән торак пунктларга терәлеп урнашкан булуы шарт, – дип искәртте Марат Миннибаев.

Гариза тапшыру тәртибе
Җир кишәрлеге чигенә кадәр бушлай газүткәргеч суздыру өчен гаризаны “Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенең районнардагы газ хезмәтләренә тапшырырга кирәк. Тупланмада: гариза, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук документлары, паспорт, СНИЛС, территория схемасы (ситуацион план) булырга тиеш. Гаризаны электрон рәвештә Россия Федерациясе газлаштыруның бердәм операторы сайты, Дәүләт хезмәт күрсәтүләре сайты, “Я строю” порталы аша да тапшырып була. Эшкуарлык максатларындагы йорт яки корылма урнашкан җир кишәрлеге чигенә газүткәргеч сузу түләүле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading