16+

Искергән котельный яхшы җылылык бирми

Тарифлар артуның сәбәбен халык белергә тиеш, ди Премьер-министр.

Искергән котельный яхшы җылылык бирми

Тарифлар артуның сәбәбен халык белергә тиеш, ди Премьер-министр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җомга көнне Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясендә ясаган чыгышында республикада 2026 ел - Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы булуын, хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтү зарурлыгын искәртте.

- Тарифларны оештыру сораулары халык, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләре кисешкән ноктага туры килә. Дәүләт комитеты алдында кулай урталыкны табу бурычы тора. Тарифлар халык өчен социаль сыйфатта дөрес тә, шул ук вакытта коммуналь тармак, энергетика, транспорт предприятиеләренең тотрыклы үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырлык та булсын, - диде Алексей Песошин.

Гражданнар һәм бизнес тарифларның нәрсәләрдән чыгып әзерләнгәнлеген, аңа үзгәрешләр кертүгә нинди гамәлләрнең йогынты ясаганлыгын белергә тиеш, диде ул.

- Бу хакимияткә ышаныч мәсьәләсе. Дәүләт комитеты тариф сәясәтен оештырганда халык белән фикерләшергә һәм гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә арттырылган индексларның югары чигенең сакланышына контрольне тәэмин итәргә тиеш, - диде Алексей Песошин.

Премьер-министр әйтүенчә, Татарстан Республикасы Россия Төзелеше министрлыгы белән меморандум имзалаган. Әлеге меморандум нигезендә республикада 2026 елда коммуналь инфраструктураны яңартуга тариф чыганакларыннан 1 миллиард сумнан артык акча күчереләчәк.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов үзенең докладында торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 2026 елның 1 гыйнварында арттырылганлыгын һәм 1 октябрьдә кабат күтәреләчәген әйтте.

"Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов сөйләгәнчә, республикада 10 елда сәнәгатьтә һәм халыкта электр энергиясен куллану 36-40 процентка арткан.

- Электр кулланган өчен түләү 3 диапозонда башкарыла. Күп балалы гаиләләр өчен ташламалар каралган,-диде Рифнур Сөләйманов.

"Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе карамагындагы торба үткәргечләрнең гомум озынлыгы 3 757 чакрым.

- Узган ел 45 чакрымда яңа торбалар сузылды. Татарстан Рәисе теләктәшлегендә тагын 36 чакрым торба үткәргечләре яңартылды. Быел да 3,5 миллиард сумга төзекләндерүләр үткәреләчәк, - диде "Водоканал" МУП директоры Рөстәм Абдулхаков.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев таныштырганча, Түбән Кама шәһәрендә җылылык үткәрү челтәре 80 процентка искергән. Биредә узган ел 65,5 чакрым үткәргечләр яңартылган. Быел 3 миллиард сумга төзекләндерү дәвам итәчәк. "Коммуналь тармакны төзекләндерүдәге ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт!"-диде Радмир Беляев.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Нелли Галимханова әйткәнчә, Россиядә тарифларны көйләүне цифрлаштыру гамәлгә ашырыла, әлеге проектта Татарстан сынау төбәге буларак катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading