16+

Юрий Гагаринның:”Поехали!” авазы безне гел беренче булырга әйди

Совет космонавты Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә “Восток-1” галәм корабында “Байконур” космодромыннан кузгалып, дөньяда беренче булып, Җир планетасын урап очыш ясады.

Юрий Гагаринның:”Поехали!” авазы безне гел беренче булырга әйди

Совет космонавты Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә “Восток-1” галәм корабында “Байконур” космодромыннан кузгалып, дөньяда беренче булып, Җир планетасын урап очыш ясады.

Җир орбитасындагы очыш 108 минутны тәшкил итте.

АКШ 1981 елның 12 апрелендә, нәкъ 20 ел узгач кына, “Спейс Шаттл” программасы буенча галәмгә астронавтлар җибәрә алды.
2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясы 12 апрель – Халыкара кешенең космоска очыш ясаган көне дигән резолюция кабул итте. Советлар Союзында 1950 елларда космосны үзләштерү буенча эшләр актив рәвештә алып барыла. 1957 елда Җирнең ясалма иярчене “Спутник-1” җибәрелә. Шул ук елны галәмгә Лайка очырыла, ә 1960 елда Белка белән Стрелка кушаматлы этләр галәмне урап кайта.

Сергей Королев җитәкчелегендә галимнәр һәм конструкторлар кешене галәмгә чыгарырга һәм киредән Җиргә алып кайтырга сәләтле кораб төзү белән мәш килә. Нәтиҗәдә, “Восток” корабы әзерләнә. Космонавтларның беренче отрядына 20 кеше кертелә, тора-бара отряд 6 кешегә генә кала. Болар: Герман Титов, Павел Попович, Адриан Николаев, Андриян Николаев, Валерий Быковский һәм Юрий Гагарин.
1961 елның 12 апрелендә галәмгә очуга Юрий Гагарин (радиопозывное – Кедр) сайлап алына.

Байконур космодромында кораб галәмгә Мәскәү вакыты белән 09:07 сәгатьтә кузгала. Шунда Юрий Гагарин:”Поехали!” – дип әйтә. “Восток-1” корабы Җирне бер мәртәбә урап уза. Якынча 1 сәгать 30 минуттан соң корабны кире Җиргә кайтаруга керешелә. Атмосфераның тыгыз катламнарына кергәндә корабның тышчасы яна башлый. Гагарин 7 чакрым биеклектә катапульта ясый һәм парашютта Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янына килеп төшә. Космонавтны беренче булып Анна Тахтарова һәм аның оныгы Рита күреп ала. “Я свой, товарищи, свой!” – дип тынычландыра Юрий Гагарин, куркып калган кешеләрне. 

1963 елда Валентина Терешкова “Восток-6” корабында, беренче хатын-кыз буларак, галәмгә очыш ясады. 1975 елда халыкара очышта “Союз-19” белән АКШның “Аполлон” корабы галәмдә бер-берсенә тоташты.

Космонавтлар, старт мәйданына кузгалыр алдыннан, автобусның арткы күчәрендәге уң як тәгәрмәчкә “пес” итеп куялар. Юрий Гагариннан башлангыч алган бу традиция. Кораб ишеге төбендә кул болгау да Юрий Гагарин гадәте.

Балык Бистәсе районындагы Күки авылы урта мәктәбендә укыганда сыйныфташыбыз Юрий Лукин:”Миңа исемне космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә куйганнар”, – дип горурланып сөйли иде. 1960-1970 елларда халык һәр космонавтның исемен белә, алар белән горурлана иде шул. Татарстанлылар өчен үзебезнең космонавт-сынаучы, Россия Герое Сергей Рыжиков та горурлык. Ул 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган.

 

Сергей Рыжиков

Төп фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading