Машина йөртүче юл чатына килеп туктый: күрсәткечләр бер төрле, ә юлдагы хәрәкәт сызыклары аларга каршы килә.
Бу очракта кайсы өстен соң: юлда ясалган тамгамы, әллә юл билгесеме?
Әгәр юлдагы тамга һәм күрсәткечләр бер-берсенә каршы килә икән, өстенлектә – юл кырыендагы күрсәткечләр. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2 нче кушымтасының 1 нче бүлегендә беркетелгән. Мәсәлән: юлда ясалган билге күпфатирлы йортның ишегалдына узарга рөхсәт итә, ләкин «сулга борылу тыела» күрсәткече бар — борылырга ярамый, яки юлда өзек полоса, ләкин «узып китү тыелган» билгесе бар — каршы якка чыгарга ярамый. Юлдагы билгеләр машина йөртүчегә юлда ориентлашырга, борылышларда һәм башка маневрларда тотрыклылыкны сакларга ярдәм итә. Әмма хәрәкәтнең рәсми схемасын нәкъ менә күрсәткечләр чагылдыра.
Ни өчен каршылык килеп чыга? Иң еш сәбәпләрнең берсе – ремонт эшләре. Кайвакыт эшчеләр хәрәкәтнең башка сызыкларын ясыйлар һәм вакытлы табличкалар куялар, ә искеләрен каплап яки алып куярга өлгерми. Машина йөртүче бутала һәм хата ясарга мөмкин. Бу очракта өстенлек вакытлы күрсәткечләр ягында.
Каршылыкның тагын була ала торган сәбәпләре: -берьяклы хәрәкәтнең вакытлыча оештырылуы. Юлдагы билгеләр каршы хәрәкәт булуын әйтә. Әмма шул ук вакытта «берьяклы хәрәкәт» яки «кирпеч» билгесе бар. Үзгәрешләр гадәттә вакытлыча – коммуналь яки төзелеш эшләре аркасында килеп чыга; -сөртелгән яки зарарланган билгеләр. Машина йөртүче полосаларның фрагментларын гына күрә; -юл хезмәте хезмәткәрләренең хатасы. Кайвакыт полосаларны проект буенча ясамыйлар. Шуңа күрә билгеле бер юл участогын билгеләр буенча узыгыз. Бу очракта сезне гаепләргә сәбәп булмаячак.
Вакытлыча юл билгеләрен һәм сызыкларын төсләр буенча белергә мөмкин. Алар сары төстә була. Гадәттә күчмә өчпочмакта тора, ләкин юл хезмәтләре аларны коймага, баганага, агачка урнаштыра ала, һәм бу билгеләрнең өстенлегенә тәэсир итмәячәк.
Юлда сызылган вакытлы билгеләр кызгылт-сары төстә. Даими рәвештә сызыклар асфальтка ак яки сары буяу белән ясала. Билгеләр бер-берсенә каршы килсә, нәрсәдән чыгып эш итәргә? Өстенлекне исәпкә алырга кирәк. Юлда иң мөһимнәре – вакытлыча булган билгеләр. Икенче урында – даими билгеләр. Иерархия буенча түбәнрәк – юлга ясалган вакытлы, соңгы урында – юлда ясалган даими билгеләр. Кагыйдәне бозган өчен штрафлар бармы? Әгәр хәрәкәт схемасы кушканча узмасагыз, 750 сум түләргә туры киләчәк. Мәсәлән, сул борылыш өчен билгеләнгән полоса буенча туп-туры үтсәгез.
Башка мөмкин булган штрафлар: -«керү тыела» билгесенә карамыйча үтү – 500 дән 3000 сумга кадәр (шартларга карап); -рөхсәт ителмәгән җирдә кире борылу – 1500 дән 2250 сумга кадәр; -узарга ярамый торган билгегә игътибр итмичә, өзек полосага карап каршы якка чыгу – 5000 сум яки алты айга кадәр хокуклардан мәхрүм итү. Юлдагы разметкага карамыйча, күрсәткечләр буенча барсагыз, җәза булмаячак. ГОСТ Р 52289-2019 нигезендә юл кырыендагы билгеләр һәм юлга ясалган сызыклар автомобильчеләр өчен ачык һәм сизелерлек булырга тиеш. Әгәр таләпләр үтәлмәсә, инспекторның машина йөртүчегә штраф салырга хокукы юк.
Дөрес булмаган штрафны билгеләгәннән соң 10 көн эчендә аны кире кагарга мөмкин. Гаеп булмаганны исбатлар өчен регистратор язмасы яки җинаять кылган урыннан фотография ярдәм итәчәк.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар