16+

«Сез безнең горурлыгыбыз!»: Ваһапов рухын кемнәр дәвам итә?

Халыклар дуслыгы йортында «Яшь башкаручылар конкурсы - 2026» проектының финал туры узды.

«Сез безнең горурлыгыбыз!»: Ваһапов рухын кемнәр дәвам итә?

Халыклар дуслыгы йортында «Яшь башкаручылар конкурсы - 2026» проектының финал туры узды.

Әлеге бәйге традицион рәвештә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның төп максаты – халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры, вокаль ансамбль һәм инструменталь музыка өлкәсендә яңа талантларны эзләп табу, барлау һәм аларга иҗади юлда ярдәм итү.

Катнашучыларны Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры, конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов сәламләде:

- Быел безнең фестиваль 22 тапкыр уза. Бүгенге татар сәхнәсенең иң-иңнәре Рәшит Ваһапов фестивале аша үткән, – дип билгеләп үтте ул. – Бу – чын мәгънәсендә профессиональ конкурс, аның дәрәҗәсе зур. Катнашучыларның башкару осталыгы югары, шуңа күрә жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау җиңел булмас.

Быел бәйге 92 катнашучыдан гариза кабул иткән. Шулар арасыннан иң сәләтле һәм өметле дип табылган 53 башкаручы финалда катнашты. Алар җиңүче исеме өчен үзара көч сынашты. Россиянең халык артисты, Россия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин бәйгедә катнашучыларга видеоязма аша мөрәҗәгать итте:

- Фестиваль дәрәҗәсе зур, шуңа да монда катнашу җаваплы эш. Безнең халыкны яңа җырлар белән шатландырыгыз. Сез безнең горурлыгыбыз! – дип уңышлар теләде.

Җырчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев катнашучылар турында фикере белән бүлеште:

- Яшьләрнең классик әсәрләрне башкаруы – матур күренеш. Хәзерге вакытта эстрадада җиңел музыка өстенлек иткән вакытта, халык җырларын башкару — үзе бер җиңү. Җырчылар көчле, яхшы тавышлылары бар. Әле үсеп җитмәүчеләр дә өметле күренә күренә. Бәяләгәндә без тавышка, вокал культурасына һәм йөрәктән җырлауга игътибар итәбез. Сәхнәдә барысы да сизелә: кайберәүләр музыкаль яктан көчле булса да, тавыш мөмкинлекләре чикле булырга мөмкин. Кайберәүләрнең тавышы көчле, әмма җан биреп, йөрәк аша үткәреп җырлый алмыйлар. Бәялибез инде, ничек килеп чыгар.

Бәйгедә катнашучы Ләйсән Камалова белән аның хис-кичерешләре турында сөйләштек. Ул Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Ак болытны юлдаш итәр идем» җырын башкарды:

– Үземне күрсәтәсем, сәхнәдән куркуымны җиңәсем килде. Бу чарада катнашуымның төп максаты да шул иде. Чыгар алдыннан, әлбәттә, дулкынландым. Үземне мөмкин кадәр яхшырак күрсәтергә тырыштым, барлык ноталарны да җиренә җиткереп алдым кебек. Гомумән алганда миңа ошады, яхшы энергия тупладым. Жюри әгъзаларының игътибар белән тыңлап утыруы да куркуны киметергә ярдәм итте, – ди ул.

Конкурс җиңүчеләрен тәкъдим итү тантанасы 20 май көнне Рәшит Ваһапов һәйкәле янында оештырылачак.

Залинә Гыйләҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading