Блогер булырга теләми, телефонга үзе акча эшли, Италия турында хыяллана... Камил Баһавиевның үсмер чагы ничек уза?
Гүзәл һәм Илназ Баһавиевларның улы – Камил белән күрешеп, яшь артистның көндәлек режимы, гаилә белән эшләү нюанслары, шәхси тормышы турында сөйләштек.
– Кумирларың Ринат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев, Булат Хисмәтов, Айнур Моратов һәм мәрхүм Айнур Фатыйхов. Аларның иҗаты сиңа ничек тәэсир итә? Бәлки, аерым бер техник алымнарнын өйрәнергә тырышасыңдыр?
– Сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары ошый. Әлбәттә, виртуоз уйнаулары сокландыра. Әйе, уйнау манераларын кабатларга, осталыкларын үзләштерергә тырышам. Аерым рәхмәтемне 4 номерлы сәнгать мәктәбендә укытучы остазыма Сәгыйть Җиһангәрәй улы Гарифҗановка белдерәсем килә. Ул миндә татар халык көйләренә, уен коралларына, тальянга, хромкага карата мәхәббәт уятты.
– «Бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып, үземне күрсәтәсем килә», – дисең. Кайсы илләрдә татар баянын яңгыратырга теләр идең?
– Кайда чакыралар, шунда барам (көлә). Ә болай, Италиядә чыгыш ясарга теләгем бар. Шулай ук халыкара фестивальләрдә катнашыр идем.
– Сәхнә, концертлар, репетицияләр сиңа мәктәп дуслары белән вакыт үткәрергә комачауламыймы? Компьютер уеннарын уйныйсыңмы?
– Комачаулый. Мәсәлән, Рамазан аенда сыйныфташларым белән ифтарга барасым килгән иде, репетицияләр һәм чыгышлар булу сәбпле бара алмадым. Ләкин дусларыма, үземне кызыксындырган уеннарга, укуга вакыт табарга тырышам. Гомумән, мәктәбемә – татар лицеена бик рәхмәтлемен. Мин татар мохитендә тәрбияләнәм, күп кенә конкурсларга мәктәптән җибәрәләр, гомумән, лицей тормышында актив катнашам.
– Сәхнә артында кызыклы хәлләр дә булгалыйдыр. Берәрсен сөйли аласыңмы?
– Алар күп инде. Иң истә калганы – Рөстәм Хөсәенов белән булган хәл. Чыгыш ясар алдыннан сәхнә артында бергә басып торабыз. Залда дәрәҗәле кешеләр, мэрлар җыелган иде, мин дулкынлана башладым, куллар калтырый... Рөстәм көлеп басып тора. Мин чыгыш ясап бетердем, сәхнә артына кердем, хәзер ул үзе шулай калтырап басып тора. Әле тагын бер вакыйга искә төште. Анысы сәхнәдә үк булды. Чыгыш вакытында тальянның бер як каешы ычкынды. Курыктым, ләкин тамашачыга үз дулкынлануымны, әлбәттә, күрсәтмәдем, уңышлы чыгыш ясадым. Кешеләр сизми дә калды. Андый мизгелләр күп була. Мәсәлән, гармунда уйнавымны күреп, Бөтен дөнья татар конгрессы бүләк ясады. Миңа кечкенә гармуннар бүләк иттеләр. Киләчәктә кечкенә гармуннарда уйный торган берәр номер булдырасым килә. Шушы мизгелләр иң истә калганнары.
– Син әле социаль челтәрләрне дә актив алып барасың. Киләчәктә блогер булырга хыялланмыйсыңмы?
– Юк, блогер буласым килми. Каналны үзем өчен генә алып барыр идем, истәлеккә.
– Бер интервьюда хыялың турында сорагач, син: “Ерак киләчәктә – яхшы хатын телим”, – дигән идең. Бу рольгә кандидатлар бармы соң? Мондый тыгыз график белән шәхси тормышка вакыт каламы?
– Юк, вакыт калмый. Мәсәлән, пәнҗешәмбене алыйк: 8 дән 2гә кадәр мин укуда, аннары баян, сольфеджио... Кичке җиделәрдә генә бушыйм, аннары чыгышлар. Өйгә төнге унда гына кайтып керәм. Ләкин... йөрәгем буш түгел.
– 14 яшь – бу инде балачактан үсмерлеккә күчү чоры, ә аннан соң олылар дөньясына да ерак түгел. Синең үсмерлек чоры ничек үтә? Әти-әниләрең белән үзара килешмәгән вакытлар да булгалыйдыр? Әгәр конфликтлар булса, аларны ничек хәл итәсез?
– Үсмер чак репетицияләр һәм чыгышлар белән үтә. Әйе, аңлашылмаучанлыклар да була. Мәсәлән, мин бер әсәрне уйнарга телим, әти-әни икенчесен сайларга куша. Яки инструментка беркетелә торган микрофон аркасында бәхәсләшәбез: аның белән сәхнәдә иркен йөреп була, әти-әни шуны кулланырга куша, ә мин гади микрофон белән бер урында басып чыгыш ясарга телим. Ләкин бу фикер алышулар еш булмый, без аларны тиз хәл итәбез.
– Сез гаилә ансамбле буларак та йөрисез. Гаилә белән эшләү - иң авыры дип әйтәләр бит. Хакмы? Иҗади бәхәсләр чыкканда уртак тел ничек табасыз?
– Безгә, киресенчә, бергә эшләү җиңел. Рамил белән Марсель әлегә бөтенләй беркая да кысылмый (көлә). Күбесенчә, мин бәхәсләшәм. Ләкин әйткәнемчә, бу сирәк була.
– Әниең син укыган мәктәптә укытучы булып эшли. Укытучы малае буларак сиңа нинди таләпләр?
– Минем бернинди өстенлекләрем дә юк. Мин дә башкалар кебек үк тырышырга тиеш. Менә геометриядән икеле алган идем, “баштан сыйпамадылар” – төзәтергә туры килде.
– Син теләгән әйберләргә үзең акча эшлисең бит. Белгәнемчә, телефонны да үзең җыйган акчага алдың. Сер булмаса, эшләгән акчаңны кая тотасың? Әти-әниең белән киңәшләшәсеңме?
– Әлегә акчаны җыеп барам, төгәл бер максатым юк. Әти-әнием акчамны кая тотуыма кысылмый, аларга нәрсә аласы килгәнен генә хәбәр итәм. Әлбәттә, теләсә нәрсәгә тотмыйм инде.
– Музыкадан тыш тагын нинди шөгыльләрегез бар? Энеләрең белән ниләр эшләргә яратасың?
– Без шәхси йортта яшибез, шуңа күрә эш җитәрлек: кышын кар чистартырга кирәк, җәен бакчада эшләргә. Ә энеләрем белән бергә күп вакыт үткәреп булмый, график тыгыз. Вакыт булса инде, өстәл уеннары уйнарга яратабыз. Безнең өй артында футбол мәйданчыгы бар, шунда бергә футбол уйныйбыз, кышын дусларым, энеләрем белән җыелышып хоккей уйнарга яратабыз.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Залинә Гыйлаҗиева
Комментарийлар