Республиканың социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә дә тукталды. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып киткән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алып, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 800 млрд сумнан артык тәшкил итә. - Тик сөенерлек сәбәпләр алай ук күп түгел. Бүген авыл хуҗалыгы катлаулы чор кичерә. Ашлыкны сатып алу бәяләре 2020 ел дәрәҗәсендә тора. Сөт бәяләре дә бик түбән, - дип билгеләп үтте ул.
Бүген күп кенә районнарда сөтнең сатып алу бәясе 25 сум 67 тиен тәшкил итә. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сүзләренчә, бу уңайдан район башлыкларына индивидуаль эш алып барырга кирәк. “Шәхси хуҗалыктан, сөт җыючыдан башлап трейдер аша эшкәртүчегә кадәр бөтен чылбырны эшкәртергә кирәк. Объектив факторларны җыярга. Бәяләрне тотып калуның бөтен механизмы сезнең кулда, халык белән сөтнең чисталыгы һәм сыйфаты буенча эшләү, отышлы сату каналлары буенча трейдерлар белән эшләү һәм аларның хезмәтләренә гадел бәяләр билгеләү, продукцияне әзерләү һәм эшкәртү буенча кооперативлар төзү аша. Бу эш көн саен үткәрелә торган җирдә нәтиҗәләр дә бар. Узган ел азагында министрлык белгечләре сөт бәясе иң түбән булган Баулы районына чыкты. Барлык мәсьәләләрне бергәләп эшләгәннән соң, район бәяне уртача республика дәрәҗәсендә тота”, - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, авыл эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтүнең иң нәтиҗәле төре - мини-фермалар төзү. Республика буенча сыерларның баш саны кимү шартларында соңгы алты елда кече фермалар төзү программасында катнашучылар баш санын 4214 кә арттырган. “Арчада соңгы ике елда 16 ферма төзелде, Мамадышта - 5, Балтачта - 4. Лаеш, Саба һәм Теләче районнарында мини-фермалар төзелмәде”, - диде Гөлүс Баязитов.
Министр урынбасары шулай ук муниципалитетларның кече хуҗалыклар белән эше буенча Татарстан районнары рейтингын да тәкъдим итте. Арча районы беренче урында урнашкан.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, районның икътисадын үстерүдә кече хуҗалык итү формалары эшчәнлегенең өлеше зур, аларны үстерүгә аерым игътибар бирелә. “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүгенге көндә 12,4 мең баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 5,3 мең баш савым сыерлары, 5 мең баш сарык һәм кәҗә, 477 баш ат тотыла”, - диде ул.
Районда авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы 31 мең 341 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 10 мең 95 башы – савым сыерлары. - Бүгенге көндә һәр сыердан уртача савым 3 331 кг тәшкил итә, үсеш – узган елга карата 110 процент. Район хуҗалыклары алдында тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычы тора. Әлеге максатка ирешү өчен эзлекле эш алып барыла, - диде Алмаз Хисаметдинов.
Комментарийлар