16+

Коръән рухы белән язылган иҗат: Тукай турында уйланулар

Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, калебләребезне тетрәндереп узган афәт, каршылыклы замана еллары аша безгә дә килеп җитте.

Коръән рухы белән язылган иҗат: Тукай турында уйланулар

Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, калебләребезне тетрәндереп узган афәт, каршылыклы замана еллары аша безгә дә килеп җитте.

Бүген җир йөзендә яшәгән әһле ислам һәм башка диндә булган һәр кеше Тукайга үзенең итагате белән ихтирам хисләрен багышлый. 
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Иман йөрәктәдер, ул гамәлләр белән исбатлана һәм ныгытыла” дигән һәм язган әсәрләрендә Тукайның аның йөрәге һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә омтылганы сизелә, аның иҗаты Коръән белән сугарылганы күренә. 

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Үзенең кыска гына ятимлектә, ялгызлыкта кичергән гомерендә чарасызлыктандыр инде ясалган хата-кимчелекле гамәлләре өчен ул шулай Аллаһы Тәгаләдән кичерү сорап, башын сәҗдәгә игән. Һәм ул, япь-яшь булуга карамастан, балаларны да ислам дине кушканча яшәргә, шәригать кушканнарны үтәргә чакырган. 

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
...Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!

Бу шигырь юллары белән Тукай Аллаһы Тәгаләдән намазларда ихласлык белән соралган дога үтәлми калмас дип әйтә кебек. 
Коръәни Кәримдә “Кадер” исемле сүрәнең тәфсирен шигъри юллар белән халык күңеленә җиткерә Тукаебыз. Калебе белән тоймаган кеше андый юллар яза алмас иде. 
Бу кадер кич елда бер кич – барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Татарлар арасында ислам диненең үсеш алуын, бу үсешнең сәбәбен Тукай ХIХ гасыр мәгърифәтчеләренең хезмәте белән бәйли. Дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында да шигырь юллары тезгәндә, ул шул чор тарихын да сөйләп үткән кебек. 
 Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, –
дип ул гыйлемсез, надан дин әһелләреннән көлә.
Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Татар халкы арасында ислам динен таратуга олы хезмәт куйган хәзрәтне Тукаебыз шулай бәяли. 
Вафатына ике ел калганда язылган “Мияубикә” әсәре беренче карашка балалар өчен кебек булса да, соңгы юллары уйландыра. Үлгән песигә Тукай болай яза: 
Күчтең инде дөньябыздан ахирәткә, хуш, песи!
Байлыгы берлән иманның, изгелектә күч, песи!
... Дөньяда иттең зарарлы нәрсәләргә сакчылык,

Шул сәбәпле дәфтәреңдә бәлки күптер яхшылык.
...Кайвакыт урлап ашасаң син бәлешләр, сумсалар,
Һәм сине: «ник урладың?» – дип, орсалар йә суксалар, –
Шәфкатемнән мин җылап йөгрә идем тиз әнкәмә,
Ялварып: «Әнкәй, песигә сукма һәм зинһар тимә!»
...Булсын инде якты кабрең, бирсен Алла яхшы хәл,
Һәм кыямәттә мине күрсәң, мыраулап каршы ал!

Бу юлларда шагыйрь күңеле яхшы эшләрнең гамәл дәфтәренә языласын, кыямәт көнендә изге гамәлләрнең бәндәсенә ярдәме тиясенә өмет барлыгын әйтеп үтә. Кечкенә генә яхшы гамәл белән Аллаһы Тәгаләгә якынаю мөмкин икәнен балалар өчен язган шигырендә үгет-нәсыйхәт рәвешендә бирә.

Тукайның фани дөньяда соңгы елы үкенечләр белән тулы. Көчле авыру, ялгызлык, йорт-җирсез, дуска караганда дошманнары күп булган кыска гына гомерендә ул иманын югалтмаган. 
Аның гомере кыска дип әйтеп тә булмас кебек, чөнки ул үзеннән соң килгән буын өчен якты маяк, татар шигърияте күгендәге якты йолдызларның иң зурысы – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. 

Фәридә Вафина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading