Татарстан башкаласында су басу ихтималы булган зоналардан халыкны күчерү өчен 22 вакытлы пункт хәстәрләнгән. Аларга 5 мең кеше сыя. 17 бистәдә 817 йорт су басу мөмкин булган үзәнлекле урыннарга урнашкан.
Су басу ихтималы булган бистәләр: Борисоглебск, Коры Елга, Савиново, Красная Горка, Җиләкле Бистә, Салмачы, 1нче Май, Мирный, Царицыно, Карьер, Әке, Кече Клыки, Колсәет, Вознесение, Константиновка, Самосыр.
– Һава торышы уңайлы торса да, көчле яңгырлы һәм карлы циклон килергә мөмкин. Шул сәбәпле, су басулар күзәтелү ихтимал. Су басуларга каршы әзерлек башкарылды, халыкның да саклык чараларын күрүе сорала, – дип искәртте Сергей Чанкин.
Белеп тор! – Су басу сигналы ишетүгә телевизорны яки радионы кабызыгыз, алардан мөһим хәбәр җиткерелергә мөмкин; – күршеләрегезгә хәбәр бирегез; – документларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне, даруларыгызны алдан ук хәстәрләп куегыз, аларны су үткәрми торган пакетларга тутырыгыз; – җиһазларны чормага менгерегез; – электрны, газны, мичне сүндергез; – су басу булган йортка кайткач, электрны, газны шунда ук кабызмагыз, тикшереп чыгыгыз, шырпы кабызмагыз; – суда торган ашамлыкларны кулланмагыз. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар хезмәтенең бердәм телефоны: 101; 112. Чыбыклы телефоннан: 01.
Комментарийлар