16+

Казан кинопленкасы «Оскар» алып килгән! Такташның төшерелми калган фильмы да музейда

Иң борынгы фильмнардан кадрлар һәм алар төшерелгән техника, Такташ язган «бәхетсез» кино сценарие, барыбыз да яраткан фильмнардан костюмнар һәм реквизитлар — монда барысы да бар!

Казан кинопленкасы «Оскар» алып килгән! Такташның төшерелми калган фильмы да музейда

Иң борынгы фильмнардан кадрлар һәм алар төшерелгән техника, Такташ язган «бәхетсез» кино сценарие, барыбыз да яраткан фильмнардан костюмнар һәм реквизитлар — монда барысы да бар!

Кино музее Мәскәүдә урнашкан. Бер айга гына Казанга да «килде». Татарстан Милли музее, үзеннән дә экспонатлар өстәп, татар киносына кагылышлы әйберләр белән баетып, «Кинопленка юлыннан» дип аталган күргәзмә эшләгән.

Тегү машинасы түгел, киноаппарат!

Бик борынгы афишалар, XIX гасыр техникасы, чын костюмнар – ни генә юк монда. «Барлыгы 400дән артык экспонат», –  ди Милли музейның фәнни-экспедиция бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Адель Шипшова.

Күргәзмәдә иң күп кеше кино һәм фототехника янына җыелган. «Бу аяк белән басып эшли торган тегү машинасыдыр», «Җеп эрли торган җайланмага да охшаган», –  дип сөйләшәләр. Чынлыкта ул – кинопроектор, һәм аны танучылар да бар.

«Без билетка 5 тиен түләп, шул киноаппарат белән күрсәтелгән киноны карап үскән буын инде», –  ди өлкәнрәкләр. Күргәзмәдәге иң «карт» әйберләрнең берсе бу - 1910 елгы «Пате» киноаппараты. «Ул вакытта барысы да кул белән эшләнгән, кул белән әйләндергәннәр. Бобинага кинотасма куелган, ул линза аша үтеп, кадрларны стенага чыгарган. Сүзсез фильмнар театрларда, җәмәгать урыннарында күрсәтелгән. Бөтен Россиядәге кебек үк, Казанда да иң беренче булып патша Николай II нең тәхет кию тантанасыннан кинохроника күрсәткәннәр. 1908 елда Казанда беренче кинотеатр — „Ампир“ ачылган», — дип аңлата Адель Шипшова.

архив. фото автора

Башкаларныкы — алтын, безнеке — гипс

Россия кинематографы үсешендә Казанның да өлеше бик зур. «1932 елда, беренче бишъеллык планы азагында, Казанда кинопленка фабрикасы барлыкка килә. Бүген бу предприятие «Тасма» дип атала. Ул бөтен Советлар Союзында өченче кинопленка фабрикасы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, Шостка фабрикасы — оккупациядә, Ленинградтагысы блокадада кала. Шулай итеп, Казан фабрикасы бөтен союзда кинопленка һәм башка фотоматериаллар җитештерә торган бердәнбер җир була.

Ул сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмый, стратегик объект санала. Безнең илгә беренче «Оскар»ны китергән «Разгром немецких войск под Москвой» (1941-1942) фильмы да Казан кинопленкасына төшерелгән!" — дип сөйләде Милли музейның фәнни хезмәткәре Егор Бородкин.

Сүз уңаеннан, мәртәбәле кино премиясенең бүләк сыны Бөек Ватан сугышына кадәр — алтыннан, сугыш елларында — гипстан, ә сугыштан соң кабат алтын һәм башка кыйммәтле материаллардан ясала башлаган. Бөтен гипс сыннарны сугыштан соң алтынга алыштырачаклар, дип планлаштырылган. Тик салкын сугыш башланып китү сәбәпле, СССР гипс "Оскар"лар белән калган.

архив. фото автора

Такташка кино төшерергә рөхсәт бирмәгәннәр

Үзендә кинопленкалар җитештерелсә дә, кино студиясе булса да, Казан нәфис фильмнар төшерүдә бик артка калган. 1927 елда төшерелгән беренче татар сүзсез фильмы «Булат-Батыр»дан (режиссеры — Юрий Тарич) соң шактый озакка — 1980 елларга хәтле — сузылган пауза барлыкка килгән. Казан киностудиясендә фәкать документаль картиналар гына җитештерелгән.

Кем белә, әгәр заманында шагыйрь Һади Такташка башлаган эшен ахырына җиткерергә мөмкинлек бирсәләр, бәлки, бу пауза булмас та иде. Шамил Усманов белән Һади Такташны Мәскәүгә кино сценарийлары язу буенча махсус курска җибәргәннәр. «Востоккино» Бөтенсоюз дәүләт кинотресты икесе белән дә кино төшерүгә килешүләр төзегән. Такташ «Камил» дигән кино сценарие язган. Тик сәяси сәбәпләрдән, кулакларны уңай яктан күрсәткән, дип, фильмны төшерергә рөхсәт бирмәгәннәр.

Шулай итеп, татар авылы, аның үзенчәлекләре турында кино төшерелми калган. Бүген бу сценарийның фрагменты Милли музейда саклана. «Такташның варислары белән килешсә, сценарийны яңа сулыш өреп, эшләп бетерсә, хәзерге заман режиссерлары „Камил“ буенча фильм төшерә алыр иде дип уйлыйм. Теориядә бу мөмкин. Тик хәзер сюжетлар болай да күп бит», ди Егор Бородкин.

Такташның шушы сценарийны утырып язган урындыгы, «Востоккино» кинотеатрлары даими йөрү өчен бирелгән билеты да Милли музейда саклана.

«Кинопленка юлыннан» күргәзмәсе Татарстан Милли музеенда 12 декабрьгә кадәр эшләячәк.

архив. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading