16+

Казан халкын яңалыклар көтә. 27 миллиард сумлык юл ремонтына нәтиҗә ясадылар

Татарстан башкаласында быелгы планнарга кертелгән 204 участокта юл төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Казан халкын яңалыклар көтә. 27 миллиард сумлык юл ремонтына нәтиҗә ясадылар

Татарстан башкаласында быелгы планнарга кертелгән 204 участокта юл төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Күрсәткеч 130 чакрым

— «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәме, республика һәм Рөстәм Миңнехановның шәхсән теләктәшлеге безгә юлларны төзекләндерүдә югары темпларны сакларга мөмкинлек бирә. Быел гомум исәптә 130 чакрым юлларны тәртипкә китердек. Мәсьәләгә игътибар бирү нәтиҗәсендә норматив дәрәҗәсендәге юллар өлеше 85 процентка җиткерелде. Юлларны төзекләндерүгә быел 27 миллиард сум юнәлтелде. Бу бик зур сан, — диде Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләгәнчә, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча юлларның 14 участогы яңартылган. Мисалга, Натан Рахлин, Маршрут, Можайский, Мәүлетов урамнарында юл эшләре башкарылды. Николай Ершов, Татарстан, Ташаяк, Сибгат Хәким, Сәед-Галиев, Рөстәм Яхин һәм 2нче Туринский урамнары юллары төзекләндерелде.

Хәрәкәт көчле булган Ямашев һәм Җиңү проспектларында, Ленская, Восстания, Журналистлар, Беломор, Дубравная урамнарында, Мамадыш трактында юлларның таушалган катламы яңага алмаштырылды. 

  • — Мир, Габишев, Дубравная урамнарында, шулай ук Себер трактында 8 чакрымнан артык озынлыкта велосипед юллары да ясалды. Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы киселешендәге күпер астында борылыш юллары төзелде. Бу транспорт хәрәкәте хәлен яхшыртты. «Салават күпере» торак комплексындагы «ФИЗРА» спорт үзәгенә юл сузылды. Пушкин урамындагы баскыч, Чернышевский урамының юлы белән тротуары яңартылды, — диде Игорь Куляжев.

дорога. фото ти

Бистә, син безнең истә

Казан халкының дүрттән бер өлеше бистәләрдә яши. Быел 30 бистәдәге 95 урам юлларының искергән өлешләре төзекләндерелде. 18 бистәдә урамнарга 1 меңгә якын яктырткыч куелды. Авиатөзелеш районында «Руно» һәм «Солонка» бакчачылык ширкатьләренә илтә торган юллар яңартылды. Җиде елда бакчачылык ширкатьләренә илтә торган 20 юлга икенче сулыш бирелгән.

Светофор сөйләшә дә белә

Казандагы Островский белән Пушкин, Чуйков белән Бондаренко, Габишев белән Кол Гали урамнары чатлары авария ягыннан хәвефле санала. Аларда иминлекне ныгыту чаралары күрелгән. Күзләре начар күрүче җәяүлеләр мәнфәгатен кайгыртып, 33 участоктагы светофорлар «Триоль» тавыш хәбәре аппараты белән җиһазландырылган. Светофор «Урам аша чыга башларга мөмкин» дигән аваз бирә.

Матурлана ишегаллары

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел Казанда күп фатирлы 418 йортның территориясе матурланды. 

— «Безнең ишегалды» программасының роле бәяләп бетергесез. Төзек ишегаллары уңайлы көнкүрешнең әһәмиятле өлеше. Төзекләндерелмәгән ишегаллары санаулы гына калып бара. Киләсе елда без бу программаны тәмамлыйбыз, — диде мэр Илсур Метшин.

Кызыл Позиция, Гастелло, Гвардейская, Гадел Кутуй урамнарындагы 21 йортны колачлаган ишегаллары комплексын төзекләндерү быелгы эшләрнең иң зурысы булган. Программа гамәлгә ашырылган 7 елда Казанда күп фатирлы 3 мең 172 йорт территориясе тәртипкә китерелгән.

дорога. фото ти

Юллар төзелеше планны киңәйтә

Киров районында Горький шоссесына янәшә юл төзелеше дәвам итә. Шушы юлны киләчәктә М-7 автотрассасына тоташтыру ниятләнелә. Яңа юл Юдино, Займище, Куземетьево, Аракчино, Красная Горка бистәләрендәге транспорт агымын көйләргә ярдәм итәчәк.

— Горький шоссесына янәшә юл төзелеше Киров районында яшәүчеләргә уңайлыклар биреп кенә калмыйча, шәһәрнең бу өлешендә торак төзелешен үстерергә дә шартлар тудырачак, — диде мэр Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading