Автоинспекторлар җәйнең иртә башланганына борчыла.
Татарстан башкаласында 2026 ел башыннан 15 апрельгә кадәрге вакыт аралыгында юллардагы 268 авариядә 11 кешенең гомере өзелгән, 330 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган.
Сары сумка – сакчы түгел
– Җәй иртә башланды, әллә кояш галәмәте – халык юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында онытып җибәрде. Мотоциклчылар, электровелосипедчылар, велосипедчылар һәм самокатлар катнашында аварияләр саны кискен артты. Казанлылар һәм башкала кунаклары юлларда бик сак булсыннар иде, – диде матбугат конференциясендә Казан шәһәре буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Михаил Савин.
Серов урамында электровелосипедчы светофорның яшел утына хаклы рәвештә чыгып баручы яшь кызга китереп бәрдерә. Җәяүле кыз аягы сынган хәлдә юлда ятып кала, ә электровелосипедчы һәлакәт урыныннан китеп бара. “Видеоязмаларда бөтенесе күренеп тора. Авария урынын ташлап качырга ярамый. Электровелосипедчы “Ашыгыч ярдәм” машинасын да чакыртмаган бит ичмаса”, – дип көрсенде Михил Савин.
Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алучы студент дәрескә азык-төлек китерә торган хезмәтнең электровелосипедында барганда автомобильгә бәрелеп имгәнүләр ала. Заказ буенча электровелосипедта азык-төлек китерүче 19 яшьлек икенче бер егет юлдагы машинага тапталып үлде. “Электровелосипедның артында сары сумка булгач, юлдагы һәр транспорт аларга өстенлек бирер, дип уйлыйлардыр инде. Юл хәрәкәтендә сары сумка сакчы түгел. Ян-якка карарга, кискен күченешләр ясамаска кирәк. Җиңү проспектындагы мотоциклчы да машиналар арасыннан әле бер, әле икенче якка чыгып, кызу тизлектә җилдерә. Ахыры – яман, мотоциклчы егылып аягын сындырды, башын бәрде. Хастаханәдән чыккач та, бу җәйдә мотоциклына кабат утыра алмас, мөгаен”, – диде Михаил Савин.
“Яшел” утка атлаганда, гомереңне уйла
Транспорт чараларын идарә итүчеләр ел башыннан бирле 4 җәяүлегә бәрдергәннәр, 5 очракта каршылыкка килеп бәрелгәннәр. Шәһәр юлларындагы 3 авария җәяүлеләр гаебендә килеп чыккан. Бер җәяүле светофорның “кызыл” утына чыга башлаган һәм тапталып үлгән. Автоинспекторлар җәяүлеләрне светофорның “яшел” уты янганда да, юл аша саклык белән генә чыгарга киңәш итә. Спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утырган машина йөртүчеләр 4 авария чыгарган, аларда 7 кеше имгәнүләргә дучар булган. Урамнарда юл аша теләсә каян чыгу гомерне куркыныч астына кую ул. Велосипедта урам аша җәяүле сыйфатында чыгарга, ягъни велосипедтан төшәргә кирәк. Ел башыннан велосипедчылар катнашында 29 авария теркәлде инде.
Самокатлар – хәвеф чыганагы
– Балалар кечкенә мотоциклларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза башлады. Автоинспекторлар “питбайкчыларны” тота, техника штраф мәйданчыгына урнаштырыла, бала комиссиягә исәпкә куела. Комиссиядә исәптә тору ул баланың киләчәк тормышында тискәре роль дә уйнарга мөмкин. Ата-аналар балаларына кечкенә мотоцикллар бүләк итмәсеннәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен гел искәртеп торсыннар иде. Казанда самокатлар кую өчен 1442 урын билгеләнгән. Самокатлар сервисы җитәкчеләре самокатлар катнашындагы аварияләрдәге коточкыч күренешләрне үзләре дә килеп карасыннар иде ул. Бәлки, самокатларның нинди ышанычсыз хәрәкәт җайланмасы икәнлеген аңларлар иде, – дип, юл хәрәкәтендә кагыйдәләрне үтәргә, үзара ихтирамлы булырга чакырды Михаил Савин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар