16+

Ирем үлде, ә мин аның энекәшенә гашыйк булдым

Мин бу хатымны, бер яктан, күңелемне бушату өчен язсам, икенче яктан – төпле киңәш бирүче булмасмы икән дигән өмет тә бар.

Ирем үлде, ә мин аның энекәшенә гашыйк булдым

Мин бу хатымны, бер яктан, күңелемне бушату өчен язсам, икенче яктан – төпле киңәш бирүче булмасмы икән дигән өмет тә бар.

Туганнарга да, дусларга да сөйләп, уртаклашасым килми, чөнки һәммәсе үз күзлекләреннән чыгып фикер йөртәчәк. Белгән кешеләр шулай бит ул: туганнар – кеше ни әйтер, оят булыр, дисә, дус булып йөргәннәр миңа ихлас күңелдән бәхет тели дип, ышанып әйтә алмыйм. Шуңа күрә, газетага язып карарга булдым. Мине белмәгән, күрмәгән кешеләр ни әйтер икән?

«Шәһри Казан»ның социаль челтәрләрендә урнаштырылган әлеге хатым астына киңәшләрегезне комментарий итеп калдырырсыз дип бик тә өметләнәм. Чөнки, язмышымны үзгәртерлек җитди адым ясарга уйлыйм.

Мин кияүгә иртә чыктым, унсигезем тулганны көтеп торып өйләнештек.

Ирем үземнән тугыз яшькә олырак иде. Беренче тапкыр ул мине сигезенче сыйныфны тәмамлагач, җәй көне озата кайтты. Шундый зур абый артымнан килгәнгә курыктым башта, аннары аның белән сөйләшеп утырулар шундый ошап китте, өйгә дә керәсем килми иде. Ул шундый күп белә, җитди – минем классташлар кебек бала-чага түгел инде.

Нигә йөрисең син андый олы егет белән, аңа бит бер генә нәрсә кирәк синнән, дип әйтүчеләр күп булды, шул исәптән, үземнең туганнар һәм әти-әниләр дә. Әмма никах укытканчы ул миңа бер тапкыр да оятсыз рәвештә кагылмады. Кочаклашып-үбешүдән узмадык. Ике ел йөреп, кавыштык. Ике балабыз: кызыбыз һәм өч ел аерма белән улыбыз туды. Ирем белән бәхетле яшәдем мин, әмма каенанам беренче көннән үк үзәгемә үтә башлады.

парк. фото ти

Нигә яратмагандыр, аңламыйм

Ирем дә аңлата алмады. Җай чыккан саен кимсетергә, «чеметергә» генә тора. Шуның кадәр туйдым, иремә аерылып башка чыгарга тәкъдим ясадым, әмма ул нигезне ташларга теләмәде, чөнки йорт-җир, каралты-кура өр-яңа. Ә энекәше, мин килен булып төшкәннән соң бер айдан, шәһәргә китте. Нигәдер сирәк кайта иде. Әллә каенанам шуны миннән күрде, белмим. 

Ун елның шулай тормыш мәшәкатьләре белән үткәне сизелмәде дә. Узган ел март аенда ирем кинәт үлеп китте, тромб ычкынган диделәр. Эштән кайтып, нигәдер хәлем китте әле, дип, чолан баскычына утырды да минутлар эчендә күзләрен йомды. Ашыгыч ярдәм чакыртырга да өлгермәдем.

Ул көннәр томан эчендәге кебек хәзер дә. Ярты ел бөтенләй яшәлмәгән шикелле, ничек узгандыр, тынычландыргыч дарулар, уколлар шулай тәэсир иткәндер инде.  Нишләтәсең, ярты бәгъремне өзеп алган кебек булса да, исән кешегә тормыш дәвам итә.

Балалар да бар. Тик тынычлык юк

Хәзер яклаучым булмагач, каенанам тагын да зәһәрләнде. Иремнең ел ашын уздырганнан соң, яки әниләргә кайтып китәм, яки шәһәргә барып урнашам, дигән уй башыма ныклап кереп урнашты. Каенатамның йөрәге авырту, хәзер ирем дә булмагач, ир кеше кулы кирәк хуҗалыкта, каен энекәш еш кайта башлады. Энекәш, дигәч тә, ул миннән дүрт яшькә олырак. Абыйсына кияүгә чыккач ук аның миңа үзенчәлекле карашын сизә һәм ояла идем. Дөрес сизенгәнмен икән.

Быел Сабан туенда миңа хисләрен ачты. Шәһәргә дә шуңа чыгып киткән һәм сирәк кайтып йөргән икән, чөнки мине күрү аңа газап булган. Аның сүзләреннән соң курыктым, ачуландым. Аннары, иремнең энекәше итеп кенә кенә түгел, чибәр һәм иремә бик тә охшаган ир-егет итеп карый башладым. Аны күргәч, йөрәгем катырак тибә, күңелемә ничектер рәхәт булып китә.

парк. фото ти

Ул да миндәге бу үзгәрешләрне сизде, чөнки кызарып чыгам, күзләремә очкыннар куна. Яратасым һәм яратыласым – яшисем килә. Яшь бит әле мин ялгызым булырга. Әмма, каенанам янында яшисем килми.

Ә җаным-тәнем каен энекәшкә тарта. Ул да утта яна: «Шашам мин сине күргәч үк», – дип, йөрәкне кузгата. «Әйдә, шәһәргә китәбез, минем фатирым сине көтә, балаларны үземнекеләр кебек яратам. Әниләргә әйтик, белсеннәр», – ди.

Ә мин куркам. Кешеләр ни дияр? Давыл буласын белеп торам. Бигрәк тә каенанам тузыначак. Нишлим икән, төпле киңәш бирегезче.

  • Билгеле сәбәпләр аркасында исемемне күрсәтмим.   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading