Сәлим кайтырга өч көн калган иде. Сәлимә бу хәбәрне телефоннан укыгач, башта берни аңламады.
Экранга озак карап торды. Аннары телефон тоткан бармакларының акрын гына йомшаруын сизде дә урындыкка чүкте.
— Кайта... — дип пышылдады ул.
Авыр итеп сулыш алды да янә кабатлады:
— Сәлим кайта…
Кайту дигән сүзнең шундый зур бәхет булуын ул элек белми иде. Кайту ишек ачылу гына түгел икән. Ул төннәр буе йоклый алмый ятканда, күңелеңнең әллә кайларга адашып киткән бер өлеше кире әйләнеп кайткандай булу.
Сәлимә тәрәзәгә карады. Көз иде. Күрше йортның морҗасыннан төтен күтәрелә, капка төбендә бер бала сары яфракларны тибеп уйный. Тормыш үз агымы белән бара. Ә Сәлимә өчен вакыт бер хәбәргә, бер тавышка, бер кешенең исән-сау кайтып керүенә бәйләнгән иде. Ул Сәлимне генә түгел, балачагыннан калган иң кадерле өлешен дә көтә иде.
фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде Сәлим, Кәрим һәм Сания бер балалар йортында үсте. Сәлимә алар янына соңрак килде. Сәлим башкалардан олырак иде. Озын буйлы, кара күзле, аз сүзле малай. Кечкенәдән үк җаваплылыкны үз өстенә алырга күнекте. Кәрим белән Санияне берәрсе кыерсытса, беренче булып ул килеп чыга иде.
— Нигә гел син? — дип сорыйлар иде тәрбиячеләре.
— Дусларымны мин дә якламасам, кем яклар соң? — дип җавап бирә иде Сәлим.
Кәрим бөтенләй башка иде. Ул шаяртырга, көлдерергә ярата, хәтта иң авыр көннәрдә дә күңелне күтәрерлек сүз таба белә. Сания исә тыныч, күзәтүчән булды. Кешенең әйткәнен генә түгел, әйтми калганын да аңлый иде. Сәлимә җиде яшендә аларның бүлмәсенә күчерелде. Тәрбияче кызны ишек төбендә калдырып:
— Балалар, сезнең белән яңа кыз яшәячәк, — диде.
Бүлмәдәгеләр тынып калдылар. Сәлимә башын аска иде. Аның әйберләре юк, күзләре яшьле, иреннәре кысылган. Әти-әнисенең эчкечелеккә бирелүе аркасында кыз ачлыктан интеккән. Күршеләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, аны балалар йортына урнаштырганнар иде. Кыз нишләргә белми басып торганда, Кәрим урыныннан кузгалды.
— Әйдә, безнең янга утыр. Монда урын бар.
— Минем әйберләрем юк, — диде Сәлимә.
— Булса, кая куяр идең? — дип көлде Кәрим. — Безнең шкаф болай да шыгрым тулган.
фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде Сәлим кызга елмаеп карады.
— Исемең ничек?
— Сәлимә.
— Мин Сәлим. Менә Кәрим, Сания. Безнең белән ач калмассың. Алма булса да, дүртәү бүлешербез.
Ул кесәсеннән бер алма чыгарды. Алманың кабыгы бераз бәрелгән, ләкин үзе матур иде. Сәлим аны дүрт кисәккә бүлде дә һәркайсына берәр кисәк сузды.
Сәлимә шулчак беренче тапкыр елмайды. Шул көннән башлап алар дүртәү бер гаиләдәй яши башлады. Кан кардәшләре булмаса да, бер-берсенең шатлыгын да, кайгысын да уртаклашырга өйрәнделәр.
фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде Сәлим унсигез яшен тутыргач, балалар йортыннан китте. Төзелешкә эшкә урнашты, кичләрен укыды. Аннан соң армиядә хезмәт итү. Кәрим исә, училище тәмамлаганнан соң, заводка урнашты, Сания медицина училищесына керде. Сәлимә мәктәпне тәмамлаганчы аларны атна саен диярлек күреп тора иде.
Кайсысы килсә дә, буш кул белән килми. Кәрим конфет алып килә, Сания китап бүләк итә, Сәлим исә һәрвакыт берәр кирәкле әйбер таба: кышкы итек, җылы шарф, кайчак бер пакет алма.
Еллар узды. Алар үз тормышларын корырга тырышты. Сания кияүгә чыкты, Кәрим шәһәрдә эш тапты. Сәлим исә гаилә корырга ашыкмады.
Бер көнне Сәлимә аннан:
— Син үзең өчен кайчан яшәрсең соң? — дип сорады.
— Мин бит яшим
— Башкалар өчен яшисең. Һаман безне кайгыртасың.
Сәлим җавап бирмәде. Ул башкаларга ярдәм итәргә өйрәнгән, әмма үзенә ярдәм кирәк булганда моны тану авыр иде. Балачакта үзен кирәксез итеп хис иткән кеше кайчак үскәч тә шул ук сорау белән яши: мине чынлап та яраталармы, әллә вакытлыча гына кирәкме?
Сәлимә моны аңлый иде. Аның күңелендә дә шундый ук курку яшәде: бер көнне үзенә иң якын кешеләренең берсен югалтудан курку.
Махсус хәрби операция башлангач, Сәлим повестка килүен дә көтмичә, китәргә карар кылды. Бу хакта иң элек Кәримгә әйтте.
— Китәм, — диде ул.
Кәрим озак кына эндәшми утырды.
— Ә Сәлимә?
— Аңа үзем әйтермен.
— Аның күзләренә карап әйтә алырсыңмы?
Сәлим башын күтәрде.
— Карарым кабул ителгән инде.
Кәрим кулындагы чынаякны өстәлгә куйды.
— Карар кабул итү җиңел, Сәлим. Ә сине көткән кешеләргә авыр булачак.
— Беләм.
— Юк, белмисең. Син һәрвакыт үзеңне нык итеп күрсәттең. Бөтен кешене саклап була дип уйлыйсың. Ә үзеңне кем саклар?
Сәлим елмайгандай итте.
— Анда да кешеләр бар. Бер-беребезне карарбыз.
Сания бу хәбәрне ишеткәч елады. Кәрим исә эндәшмәде. Сәлимә генә Сәлимнең каршына килеп басты.
— Кайтырсыңмы?
Сәлим аның күзләренә карады. Беренче тапкыр җавап бирергә сүз таба алмады.
— Бар да әйбәт булыр, — диде ул, ниһаять.
— Юк. Син миңа вәгъдә бир. «Кайтам», дип әйт.
Сәлим аның кулларын үз кулларына алды.
— Кайтам, Сәлимә.
Ул көнне Сәлимә еламады. Сәлим киткәч кенә бүлмәсенә кереп, карават читенә утырды. Балачак хатирәләре күз алдыннан берәм-берәм узды. Шунда ул Сәлимнең үз тормышында нинди урын тотуын аңлады. Аның янда булуы гадәти нәрсә кебек тоелган, ә хәзер шул гадәти нәрсә иң зур бәхеткә әйләнгән иде.
Сәлимнән килгән беренче хәбәр кыска булды. «Мин исән. Борчылмагыз. Кәримне, Санияне карап тор. Үзеңне дә сакла».
Сәлимә бу хәбәрне кабат-кабат укыды. Аннары кәгазьгә күчереп язды. Телефон сүнсә дә, сүзләр кәгазь битендә калыр. Икенче хәбәр озак килмәде. Өченчесе төн уртасында килде: «Барысы да яхшы. Яратам сезне».
Сәлимә шул сүзләрне укыгач, тавышсыз гына елады. «Яратам». Сәлим моңа кадәр бу сүзне сирәк әйтә иде. Ул яратуын эш белән күрсәтә: кирәк вакытта килә, ярдәм итә, үзенә алыр урынына башкаларга бирә. Ә хәзер еракта, үзе дә куркыныч эчендә яшәгәндә, бу сүзләрне язып җибәргән.
Сәлимә җавап язды: «Без сине көтәбез. Өйгә кайткач, бергә чәй эчәрбез. Мин өчпочмак пешерермен. Нәкъ син яратканча, бәрәңгесен күп итеп салырмын». Хәбәр китте. Җавап килмәде. Шул төнне Сәлимә тәрәзә төбендә таң атканчы утырды.
Көтүнең сәгате юк. Минутлар уза, көннәр алышына, ә күңелең һаман бер ноктада кала. Иң авыры вакытның акрын үтүе түгел, ә ерактагы кешеңне саклый алмау. Аның хәлен беләсең килә, тавышын ишетәсең килә, ләкин кулдан берни дә килми. Шуңа күрә Сәлимә көтте.
Сания көн саен диярлек шалтырата башлады. Кәрим эштән соң аның янына керә, төрле тәм-томнар алып килә, ватылган кранны төзәтә, кайчак берәр көлкеле хәл сөйли иде. Сәлимнең кайтуын көтү аларның уртак тормышына әйләнде. Сәлимә телефоннан озак дәшмәсә, Кәрим белән Сания бер-бер артлы шалтыратырга тотына.
— Борчылмагыз, бар да яхшы, — дип тынычландыра иде ул аларны. Ләкин бер көнне телефоннан бөтенләй башка хәбәр килде.
Сәлим яраланган. Аның кайда булуы һәм кайсы хастаханәгә озатылуы турында хәбәр иттеләр. Табиблар хәле турында әлегә төгәл фараз бирә алмады.
Кәрим машинасын әзерләде. Сания юлга кирәк-ярак җыйды. Сәлимә исә юл буе тәрәзәдән карап барды. Бер сүз дә әйтмәде. Хастаханә коридорында табиб аларга Сәлимнең исән булуын, әмма аңа дәвалану һәм озак тернәкләнү кирәклеген аңлатты.
Сәлимә стенага сөялде. Күзләрен йомды. Кәрим аның иңенә кулын куйды.
— Исән, Сәлимә. Ишетәсеңме? Сәлимебез исән.
Сәлимә башын какты. Иреннәре дерелди иде.
— Мин аңа нәрсә әйтермен?
— Башта янына кер. Калганын аннары карарбыз.
Дәвамы бар.
Комментарийлар