16+

Сарымсакның сез белмәгән 10 үзлеге

Салкын тисә дә, тамак авыртса да, даруханәгә йөгерергә ашыгабыз. Ә бакчабызда үскән гап-гади сарымсакның нинди үзлекләргә ия булуын беләбезме?

Сарымсакның сез белмәгән 10 үзлеге

Салкын тисә дә, тамак авыртса да, даруханәгә йөгерергә ашыгабыз. Ә бакчабызда үскән гап-гади сарымсакның нинди үзлекләргә ия булуын беләбезме?

Аны элек-электән ризыкка тәм бирү өчен генә түгел, халык медицинасында да киң кулланганнар.

Аз гына температура күтәрелсә, эч яки баш авырта башласа, борынга томау төшсә, күпләребез даруханәгә чыгып йөгерә. Даруларга шулкадәр күнеккәнбез ки, кайчак табигатьнең үзендә дә файдалы хәзинәләр барлыгын онытып җибәрәбез. Шуларның берсе – һәр бакчада диярлек үсә торган сарымсак.

Сарымсакның шифасы борынгы заманнардан ук билгеле

Аның файдалы үзлекләре турында безнең эрага кадәр үк белгәннәр. Борынгы табиблар сарымсакны төрле максатларда куллану хакында хезмәтләр язып калдырган.

Бүген дә галимнәр аның составын һәм организмга йогынтысын өйрәнүне дәвам итә. Сарымсакның төп үзлекләре анда булган күкертле кушылмалар, аеруча аллицин белән бәйле. Бу матдәләрнең кайбер бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы тәэсире лаборатор тикшеренүләрдә өйрәнелә.

чеснок. фото ти

Сарымсак организмга ничек тәэсир итә?

Сарымсак составында В төркеме витаминнары, фосфор, селен, цинк, тимер, бакыр кебек минераллар бар. Аның даими кулланылуы сәламәт туклануның бер өлеше була ала.

Галимнәр аның аерым үзлекләренә аеруча игътибар бирә. Сарымсак:

  • кан басымын контрольдә тотуга ярдәм итәргә мөмкин;

  • холестеринның кайбер күрсәткечләренә уңай йогынты ясарга мөмкин;

  • антиоксидант үзлекләргә ия;

  • организмдагы кайбер ялкынсыну процессларына йогынты ясый ала;

  • лаборатор шартларда кайбер бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы активлык күрсәтә.

Аның йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегенә һәм кайбер хроник авырулар куркынычына йогынтысы да фәнни тикшеренүләр темасы булып кала.

чеснок. фото ти

Антибиотик урынына сарымсак ашаргамы?

Грипп, салкын тию һәм башка инфекцияләр вакытында антибиотикларны үз белдегең белән куллану дөрес түгел. Алар вирусларга каршы тәэсир итми, ә кирәксез кулланылган очракта эчәклек микрофлорасына зыян салырга һәм антибиотикларга чыдамлык үсешенә китерергә мөмкин.

Сарымсакның лаборатор шартларда кайбер микроорганизмнарга каршы активлыгы ачыкланса да, бу аның антибиотикларны, прививкаларны яки башка медицина дәвалавын алыштыра алуын аңлатмый.

Шуңа күрә аны сәламәт туклануның бер өлеше итеп карау дөресрәк.

Сарымсакны ничек кулланырга?

Сарымсакны көндәлек ризыкка кертүнең юллары күп. Аны салатларга, беренче һәм икенче ашларга өстәргә, яшелчәләр, ит һәм балык ризыклары әзерләгәндә кулланырга мөмкин.

Яшел укларын маринадлап кую да тәмле кабымлык әзерләүнең бер ысулы. Киптерелгән сарымсакны ваклап, тәмләткеч итеп кулланырга була.

Бакчачылар исә сарымсак сабаклары һәм кабыкларыннан әзерләнгән кайбер төнәтмәләрне үсемлекләрне корткычлардан саклау өчен файдалана.

чеснок. фото ти

Сарымсакның да чамасын белергә кирәк

Файдалы ризык булса да, сарымсак һәркемгә дә килешмәскә мөмкин. Аны күп куллану ашказаны авыртуына, әчешүгә һәм башка ашкайнату проблемаларына китерә ала. Канны сыегайта торган дарулар эчүчеләргә, операциягә әзерләнүчеләргә һәм ашказаны-эчәклек авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Сарымсакны борынга тамызу, борын эченә кую яки сабагын яндырып төтенен иснәү дә куркынычсыз дәвалау ысулы түгел: ул лайлалы тышчаны ярсытырга мөмкин.

Кадерле дуслар! Сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану, хәрәкәтчән тормыш рәвеше һәм вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мөһим. Сарымсакны исә табигатьнең тәмле һәм үзенчәлекле бүләге буларак кадерлик!

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading