16+

Казанда чүп яндыру заводы төзелеше 2030 елга күчерелде

Таможня тикшергәндә “чемоданнан” попугай очып чыккан.

Казанда чүп яндыру заводы төзелеше 2030 елга күчерелде

Таможня тикшергәндә “чемоданнан” попугай очып чыккан.

Татарстанда предприятиеләрнең экологиягә кагылышлы законнарны һәм таләпләрне үтәүләрен ачыклау максатында, планнан тыш 140 тикшерү башкарылган.

– Тирә-юнь мохиткә зыян салган предприятиеләргә һәм оешмаларга 162 миллион сум штраф язылды, шуның 100 миллион сумы түләттерелде инде, – диде Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәдиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Табигатьне пычрату фактлары “БэстХим”, “КМКТ ЭМПО”, “Вертикаль”, “ТрансСтройСервис”, “Буревестник”, “РСО-Инвест”, “Промышленная экология” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә ачыкланган.

– “Казан” халыкара аэропортында таможня тикшерүе вакытында бер татарстанлының әйберләре арасында жако төрендәге сирәк очрый торган тере попугай табылган. Рөхсәтсез алып кайтылган әлеге попугай вакытлыча Казан зооботаника бакчасына тапшырылды, – диде Булат Әхмәдиев.

Төбәкара идарә үзенең эшчәнлегендә электрон технологияләрне актив куллана. Мөрәҗәгатьләрне һәм отчет-хисапларны электрон рәвештә башкарырга мөмкин.

– Татарстанда полигоннар тулып килә. Берничә муниципаль берәмлеккә хезмәт күрсәтәчәк 5 полигон төзелеше башланачак. Казандагы көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзелеше 2030 яки 2031 елларга күчерелде, – диде Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова.

Куйбышев сусаклагычы яр буйларын җыештыру өмәләрендә экологлар белән бергә волонтерлар да катнашкан. Елена Попова:”Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан, Чувашия һәм Мари Эль республикаларындагы 100 ветеранга бүләкләр илттек. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга 4 автомобиль тапшырдык, гуманитар ярдәм җибәрәбез. Курск өлкәсенә дә ярдәм җибәрдек”, – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading