Чит ил спортчылары Татарстанга «җәяүләп» диярлек килергә чыккан.
Казанда 10-11 октябрьләрдә «Ак барс» Көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты үткәрелә.
Спорт чарасы «Актив һәм озын гомер», «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектлары кысаларында һәм 2026 елда «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» шигарендә бара.
Мөхәммәд пәйгамбәр көрәшне яраткан
— Исламда көрәш рөхсәт ителә. Мөхәммәд пәйгамбәр үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән, мөселманнар көрәш бәйрәмнәре үткәргән. Шулай берсендә Мөхәммәд пәйгамбәр, әле ислам дине халык арасында таралып кына барганда, Мәккә шәһәренә көрәш бәйрәменә килгән. Мәккәнең көрәш чемпионы:"Әй, мин ул Мөхәммәд дигән кешене хәзер әйләндереп салам«, — дигән. Мөхәммәд пәйгамбәр көрәштә Мәккә чемпионын берничә мәртәбә җиңгән, — дип, тарихка мөрәҗәгать итеп башлады сүзен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Безнең мөфти «джиу-джитсу»
Камил Сәмигуллин спорт остасы һәм традицион джиу-джитсу буенча 1 нче дан кара билбау иясе, Бразилия джиу-джитсасы буенча көрән билбау иясе.
— Джиу-джитсу мөселман илләрендә спортның абруйлы төре. Үзем дә 2015 елдан бирле шөгыльләнәм. Россиядәге бәйгеләрдә катнашам, Казандагы чемпионатта катнашып тормыйм инде. Үземнең 50 шәкертем чыгыш ясый. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә физкультура дәресләрендә джиу-джитсу буенча күнегүләр үткәрәм. Күнекмәләрне шәкерт егетләр дә, мөслимә кызлар да ала.
Җәлил хәзрәт Фазлыев «джиу-джитсу» сүзен әйтә алмый, шаяртып, «җәеп-сүтү көрәше» ди. Джиу-джитсу белән 60 яшьтән соң да шөгыльләнә башлаучылар бар, физкультураны яратырга кирәк. Турнирның төп максаты — физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Казан гашыйк итә һәм дәртләндерә
Халык телендә:"Парижны күрергә һәм үлергә«, — дигән әйтем бар. Казан андый төшенке гыйбарәдән азат. Казан гашыйк итә һәм дәртләндерә.
— Казанда спорт корылмалары яхшы, кунакчыллык югары. Халыкара ярышлар оештырыла, Казанга рәхим итеп килсеннәр! Республикада спортның джиу-джитсу төре белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан-арта, — диде Татарстанның Спорт министрлыгының югары дәрәҗәләр спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин.
Джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатында Россия, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларуссия, Бразилия, Корея, Грузия, Испания, Армения спортчылары катнаша. Приз фонды 3 миллион сумга кадәр.

— Барлыгы 1300 көрәшче көч сынашачак. Бразилия спортчысы самолетка соңга калган, аңа үзебез яңа билет сатып алдык. Хәзер бит очкычларның хәрәкәте кимеде. Казахстан спортчылары, әнә, 4 мең чакрым арадан курыкмаган, машиналарда Казанга килергә чыккан. Казан — данлыклы шәһәр, ул кешеләрне үзенә тарта. Япониядә дә һәм башка илләрдә дә Казанда чемпионат буласын беләләр.
Ләкин, килү мәсьәләсе катлаулы, кайбер спортчыларның Россиягә килергә шикләнүләре дә аңлашыла. Дөньяда сәяси вазгыять тынычлангач, Казандагы чемпионатка 1300 генә түгел, ә 20 мең спортчы да килер әле. «Ак барс» Көрәш сараендагы джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатына тамашачыларның керүе бушлай. Билетлар сатудан баш тарттык, халыкка спорт бәйрәме булсын, — диде джиу-джитсу буенча TWWBJJның Россия Лигасы президенты Тамраз Бахышов «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар