16+

Казанда күн осталары фестивале: 80нән артык оста бер мәйданчыкта

Бу көннәрдә Казанга төрле төбәкләрдән алтын куллы осталар һәм спикерлар җыелды.

Казанда күн осталары фестивале: 80нән артык оста бер мәйданчыкта

Бу көннәрдә Казанга төрле төбәкләрдән алтын куллы осталар һәм спикерлар җыелды.

22–26 июль көннәрендә узучы «Тормыш стиле – Мәдәни код» V Халыкара этнофестивале кысаларында үзенчәлекле чаралар дәвам итә.

Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) Россия һәм Казахстаннан килгән 80нән артык күн остасының күргәзмәсе ачылды. Фестивальне оештыручы Андрей Коробейников әйтүенчә, катнашучыларның һәркайсы үз өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган белгеч.

Күргәзмә кунаклары һәм әлеге һөнәр белән кызыксынучылар өчен мастер-класслар да оештырыла. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күн эшкәртү сәнгатенә кызыксыну елдан-ел арта. Борынгы бабаларыбыздан килгән бу кәсепкә яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә зур кызыксыну күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading