Гаилә белән пиротехниканы махсус мәйданчыкларда аттырырга рөхсәт.
Яңа елны каршылау көннәрендә Татарстанда 800 мәдәни-спорт чарасы оештырыла.
Могҗизага ышаныйк!
– Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, 2026 ел илебездә Халыклар бердәмлеге елы. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, киләсе ел республикада Сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә дә узачак. Республика күләмендә тематик чаралар планын әзерләүгә керешелде. “Татнефть Арена” спорт сараенда 24 декабрьдә Чыршы бәйрәме була. Аңа 8,5 мең бала, шул исәптән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары чакырулы. Республика шефлыкка алган Лисичанск белән Рубежное шәһәрләре балаларына да Яңа ел бүләкләре җибәрелде. Барыбыз да могҗизаларга ышанабыз. Казанда быел шәһәркүләм салют булмый. Ләкин, мәдәни программа бик бай, гаиләләр белән бәйрәм чараларында катнашыйк! – диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева 22 декабрьдә Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.
Театрлар, музейлар,..
Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова театрлар, музейлар Яңа ел программасы кысаларында эшләячәген әйтте.
– Болгар, Алабуга, Зөя утрау-шәһәрлеге музей-тыюлыклары мәдәни чаралар оештыра. Казан циркындагы “Конек Горбунок” тамашасы 2026 ел – Утлы Ат елына аваздаш. Муниципаль районнарда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрелә башлады инде, – диде Ирада Әюпова.
Балалар районнарга йөри
Кышкы каникул чорында 5 мең бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк.
– “Дуслык күпере” проекты кысаларында муниципаль районнарда балалар күрше районнарга кунакка барачак, мәдәни-спорт чараларында катнашачак. Татарстан командасы “Студент язы” фестивалендә Кубок яулады, – диде республиканың балалар эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Казанда 28 декабрьдә Черек күл паркында БиЮ дискотекасы була. Киләсе елның 14 гыйнварында шушы ук чара “Елмай” балалар паркында үткәрелә.
Гаиләләр, өйдә утырмагыз!
Казанда 150 чыршы мәйданчыгы ясалды. “Казан” гаилә үзәге янындагы төп Чыршы 23 декабрьдә ачыла.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин чараларны гаиләләрне күздә тотып планлаштырырга кушты. Казанда кышкы программа гаиләләрне исәпкә алып төзелде. Башкалада 5нче маршрутта Яңа ел трамвае хәрәкәтләнәчәк. “Казан” гаилә үзәге янындагы төп Чыршы шәһәрчегендә программа 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр барачак. Кремль яр буе урамында иң озын шугалак эшли. 14 чаңгы трассасы бар, аларның 8е – яктыртыла. Черек күл паркындагы һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы чыршы мәйданнарында 31 декабрь төнендә Яңа елны каршылап була. Россия Президенты белән Татарстан Рәисенең котлаулары видеоэкраннан күрсәтелә, – диде Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов.
Татарстан башкаласындагы мәдәни-спорт чаралары белән мэрия сайтындагы “Моя Казань” бүлегендә танышырга мөмкин.
1882 елгы гирлянда
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин әйткәнчә, Россиядә чыршыга гирлянда тәүге мәртәбә 1882 елда куелган, анда 80 лампочка булган.
– Чыршыдагы гирлянда бик матур, әлбәттә. Ләкин, кулдан ясалган гирлянда куя күрмәгез. Урамга чыкканда һәм төнгә гирлянданы сүндерегез, кечкенә балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Пиротехниканы йорт балконыннан аттырмагыз. Узган ел пиротехникадан 3 кеше зыян күрде, – диде Максим Трущин.
Татарстанда быел 3608 янгын теркәлгән, аларда 121 кешенең гомере өзелгән, 165 кеше төрле авырлыктагы тән пешүләре алган. Татарстанда 30 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган гражданнар 10-20 мең сум штрафка тартылачак.
14 яшьтән җаваплылык
Яңа елны каршылаган 2024/2025 ел көннәрендә Татарстанда 59 юл-транспорт авариясендә 12 кеше үлгән, 81 кеше имгәнүләргә дучар булган.
– Чыршы бәйрәмнәрендә 2,5 мең полиция хезмәткәре кизү торачак. Балигъ булмаган балаларга 22.00-7.00 сәгатьләрдә ялгызлары гына урамда йөрү тыела. Балаларны интернет аша тимер юл җиһазларына ут төртү кебек адымнарга тартулар бар. Бу – җинаять, хәзер 14 яшьтән үк җинаять эше кузгатыла. Бала үзенең язмышын җимереп ташламасын. Ата-аналар балаларына бик нык игътибарлы булсын, – дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Фәтхуллин.
Кечкенә салютлар
Пиротехника аттыру сәнәгать корылмаларыннан 500 метр, торак-коммуналь корылмалардан 30 метр читтә башкарылырга тиеш. Казанда пиротехника аттыру өчен урыннар: Гаврилов урамы янында Казансу яры, Түбән Елга аръягы комлыгы, Тынычлык бистәсендә “Сабантуй” янындагы автомобильләр куеп тору мәйданы, Ипподром янындагы территория.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар