16+

Казанда Халыкара кулланучылар берлеге форумы ачылды: Рөстәм Миңнеханов төп бурычларны атады.

«Казан Экспо»да Халыкара кулланучылар берлеге форумы башланды.

Казанда Халыкара кулланучылар берлеге форумы ачылды: Рөстәм Миңнеханов төп бурычларны атады.

«Казан Экспо»да Халыкара кулланучылар берлеге форумы башланды.

Форум 33 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән 4 меңгә якын катнашучыны берләштерде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Халыкара кооперация альянсы президенты Ариэль Энрике Гуарка һәм Россиянең Үзәк Союз советы рәисе Дмитрий Зубов та катнашты. 
Халыкара форумның Казанда үтүе очраклы түгел.

Быел Россиянең кулланучылар берлеге -195, ә Татарстан кулланучылар берлеге - 110 еллыгын билгеләп үтә. Моңа өстәп, Татарстан кулланучылар берлеге тотрыклы үсеш күрсәтүче оешмаларның берсе.  

Форумның ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулланучылар берлегенә 39 авто-кибеткә сертификат тапшырды. Гомумән, Татарстан кулланучылар берлегенең 135 авто-кибете 1 мең 300гә якын торак пунктка хезмәт күрсәтә. Яңа машиналар кибетләре булмаган авылларга килү ешлыгын арттырырга булышачак.

-  Бу форумда Россия вәкилләрен генә түгел, ә халыкара кулланучылар берлеген кабул итү дә зур дәрәҗә. Авыл кешеләренә Татпотребсоюзның хезмәте бик кирәк. Шушы машиналар ярдәмендә халык белән эшләүнең сыйфатын яхшыртабыз, дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысаларында  «ХХІ гасыр кооператив экосистемасы: мәгариф, бизнес һәм технологияләрне интеграцияләү» темасына пленар утырыш та узды. Республика рәисе үзенең чыгышында Татарстанның күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе булып торуын искәртте. 

2020 елдан Татарстан кулланучылар берлеге күрсәтә торган хезмәтләрнең күләме 1,6 тапкырга арткан. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: “Әлегә төп бурыч - ирешелгән нәтиҗәләрне саклау һәм кулланучылар кооперациясенең алга таба үсешен тәэмин итү. Моның өчен халыктан сатып алулар күләмен арттырырга, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә, югары технологияле һәм тирән эшкәртүне гамәлгә кертергә, сәүдә инфраструктурасын нәтиҗәле файдаланырга, җәмәгать туклануы форматларын үзгәртергә, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен үстерергә кирәк”.

Кулланучылар берлегенең төп байлыгы - ул кешеләр. Бу 36 мең пайчы һәм 3 меңнән күбрәк хезмәткәр. Дөрес, кадрлар кытлыгы да сизелә. Әлегә Татарстан кулланучылар берлегенә 600гә якын хезмәткәр җитми. Аеруча сатучылар, машина йөртүчеләр, хәзерләүчеләр кирәк. Кооперация институтының 178 чыгарылыш курс студенты гына кулланучылар берлеге системасында эшли. 

-  Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә мәктәпләрдә агротехнологик сыйныфлар ачыла: 2025 елда – 20 сыйныф, 2026 елда – 36 сыйныф. Мин бу эш дөрес төзелгән дип саныйм. Яшьләр – кулланучылар кооперациясенең киләчәге. Яңа буын кадрларын әзерләү – стратегик бурычыбыз. Кулланучылар кооперациясе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсендә төп роль Казан кооператив институтына бирелә. Чыгарылыш укучыларын кулланучылар кооперациясе системасында калдыруны тәэмин итү мөһим. Әлегә белгечләрне калдыру эше сүлпән бара. Максатчан уку буенча системалы эш оештырырга кирәк. Бу елдан башлап иң кирәкле юнәлешләр буенча урта һөнәри белем бирү программалары буенча 60 максатчан урын биреләчәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading