16+

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км юл төзекләндерелә

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла.

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла.

2026 елда 200 километрдан артык төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын, шулай ук 600 погон метрга якын күпер корылмаларын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Илкүләм проектның арадаш нәтиҗәләре төбәктә транспорт мөмкинлеге ничек үзгәрүен ачык күрсәтә. Без асфальт җәеп кенә калмыйбыз, ә ышанычлы һәм имин юл челтәре булдырабыз. Инде хәзер үк дистәләгән төбәк һәм җирле юл участоклары норматив хәлгә китерелгән, кешеләрнең тормыш сыйфатына һәм территорияләр икътисады үсешенә турыдан – туры йогынты ясый торган яңа транспорт элемтәләре төзелгән», – дидә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading