16+

Кем эш эзли? Башкалада 11 мең эш урыны буш тора

“Сабыр итсәң, җитәкче булырсың”, – ди мэр Илсур Метшин.

Кем эш эзли? Башкалада 11 мең эш урыны буш тора

“Сабыр итсәң, җитәкче булырсың”, – ди мэр Илсур Метшин.

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге узган ел махсус хәрби операциядә катнашкан 22 кешегә һәм 777 инвалидка эшкә урнашырга ярдәм иткән.

– Махсус хәрби операция ветераннары өчен Россиядә беренче “Абилимпикс” чемпионаты үткәрелде. Илебезнең 79 төбәгеннән 259 ветеран һөнәр осталыгында ярышты. 37 төбәктән 79 кеше җиңүче булды, – диде Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казан мэры үзенең фикерләре белән уртаклашып:”Махсус хәрби операциядә катнашып кайткан кешеләрне эш белән тәэмин итү – мөһим мәсьәлә. Әлеге эш комитетларның, районнар хакимиятләре башлыкларының, эре сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес вәкилләренең даими игътибарын таләп итә. Бу безнең уртак бурыч”, – диде. 

Тимур Муллин сөйләгәнчә, Татарстан башкаласында хезмәткә яраклы 18 меңнән артык инвалид яши, аларның 7 меңгә якынының эш урыны бар. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән “эш урыны квотасы” уңай нәтиҗә бирә. Социаль фонд мәгълүматларына караганда, Казандагы 1,5 мең предприятие һәм оешма инвалидлар өчен эш урыннары билгеләгән.

Шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә узган ел 9 меңнән артык кеше эш белешеп мөрәҗәгать иткән, аларның 6 меңе эшкә урнашкан.
– Хезмәт базарында хәл җиңел түгел. Бу 90нчы еллардагы демография “чокыры”, яшь белгечләрнең җитмәве, шулай ук санкцияләр кыенлыклары белән бәйле. Барлык тармаклар да кадрлар кытлыгы кичерә. Бюджет учреждениеләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар. Без барыбыз да эшне “җирдән”, гади белгеч булудан башладык – анда һөнәр осталыгы күтәрелә, анда кадрлар резервы белән эшләү көйләнелгән. Әлбәттә, сабырлык, халыкка хезмәт итү теләге һәм зур бурычны гамәлгә ашыручы команда эчендә булу кирәк, – диде мэр Илсур Метшин.

Казанда бүгенгә 1 289 кеше эш урынсыз сыйфатында теркәлгән. Хезмәт базарында 11 меңнән артык вакансия бар. Төзелеш, җитештерү, мәгариф, сәүдә, транспорт, логистика, кунакханә, җәмәгать туклануы, сәламәтлек саклау тармакларына кадрлар сорала. Әлеге вакансияләрдә уртача хезмәт хакы 80 мең сумга якын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading