Егет армиягә китәрме, кичектерелерме яки хәрби хезмәттән азат ителерме – яраклылык категориясенә бәйле.
Алар барлыгы бишәү.
Нинди категорияләр бар? Хәрби хезмәткә яраклылык категориясе егетнең армиядә хезмәт итә алуын һәм нинди чикләүләр белән хезмәт итә алуын күрсәтә. Аны билгеләү өчен хәрби хезмәткә чакырылучы медосмотр уза. Шуннан соң хәрби-табиб комиссиясе (ВВК) нәтиҗәләрне карый һәм категорияне билгели.
А – хезмәткә яраклы . Сәламәтлеге белән проблемалары булмаган егетләр мондый билге белән теләсә кайсы гаскәргә, шул исәптән югары физик йөкләнешле подразделениеләргә дә җибәрергә мөмкиннәр. Бу төркем үз эчендә дүрткә бүленә: А1 - хәрби хезмәткә чакырылучы армиягә генә түгел, ә махсус бүлекчәләргә дә бара ала; А2 - кайчандыр сыну, башка җәрәхәт яки стоматологик проблемалар булган нык сәламәтлекле егетләргә бирәләр; А3 - зарарлы булмаган тайпылышлар – ерактан начар күргәндә, аз гына дальтонизм булганда билгелиләр; А4 - мондый категорияне военкомат беренче дәрәҗәдәге яссы аяклы һәм башка зур булмаган тайпылышлары булганнарга билгели. Егет уртача йөкле гаскәргә китәчәк.
Бүлгәндә, сәламәтлек үзенчәлекләреннән тыш, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе белем һәм физик әзерлек дәрәҗәсен дә исәпкә ала.
Б — яраклы, ләкин бөтен гаскәргә дә түгел. Әгәр хәрби билетта Б категориясе тора икән, димәк, чакырылучы армия өчен яраклы, әмма чикләүләр белән. Аны хезмәткә комачауламаган авырулар вакытында билгелиләр, мәсәлән: икенче дәрәҗәдәге яссы аяклы булганда, ерактан күрүчәнлек – 3 тән алып 6 га кадәр диоптрий, сезонлы аллергия (мәсәлән, серкәгә), зур булмаган сколиоз, авырлыгы түбән егетләр. Бу сәламәтлек группасын шулай ук берничәгә бүлеп карыйлар: Б1, Б2, Б3 һәм Б4. Сан никадәр күбрәк булса, гаскәр төрләре буенча чикләүләр дә шулкадәр күбрәк.
В - тыныч вакытта хезмәт итмәскә дә мөмкин . Бу очракта хәрби хезмәттән азат итәләр һәм кешене запаска кертәләр, хәрби билет бирәләр. Яраклыгы чикле категориясе түбәндәге авырулар вакытында бирелә: бронхиаль астма, ерактан күрүчәнлек 6 дан 8 диоптрийга кадәр, мигреноз баш авыртулары, кайбер неврологик һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары һ.б.
Г – отсрочка бирелү . Сәламәтлек торышы буенча хәрби бурычтан вакытлыча азат ителү. Гадәттә ярты елга, бер елга. Мондый карарны егет операциядән соң медицина тикшерүенә килсә, тернәкләнү вакытында, җәрәхәтле яки дәваланган вакытта кабул итәләр. Кичектерү беткәч, егетне яңадан военкоматка чакырачаклар һәм кабат медкомиссия билгелиячәкләр.
Д – хезмәткә яраксыз . Сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә тулысынча яраклы булмау. Категорияне каты авырулар: йөрәк авыруы, шикәр чире, психик тайпылышлар һ.б. вакытта билгелиләр. Әгәр хәрби билетта Д категориясе торса, хәрби хезмәткә чакырылучы армиягә бөтенләй бармаячак.
Категорияне ничек билгелиләр? Хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби комиссариат билгеләгән дәүләт поликлиникасында хәрби-табиб комиссиясен узалар. Анда диагнозлар куймыйлар, ә бары тик визуаль карау уздыралар һәм авырулар тарихын карыйлар. Әгәр егетнең сәламәтлеге белән проблемалар бар икән, «табиблар урында ачыклар» дип өметләнергә кирәкми. ВВКга алдан әзерләнегез: профильле белгечләргә барыгыз, тикшерүләр узыгыз һәм бәяләмәләр алыгыз. Шушы документлар белән медкомиссиягә барыгыз. Алар никадәр җентекле булса, бәхәсле хәлләр шулкадәр азрак килеп чыгачак.
Комиссия белән килешмәсәгез, нишләргә? Әгәр хәрби хезмәткә чакырылучы комиссия аның сәламәтлеген дөрес бәяләмәгән яки медицина документларын игътибарсыз калдырган дип саный икән, шикаять төзергә мөмкин. Аны административ (ел дәвамында) яки суд тәртибендә (медкомиссия карары турында белгәннән соң өч ай эчендә) бирәләр.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар