Февральдә нинди законнар гамәлгә керә.
Ана капиталы һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнә, ә закон белән каршылыкта булган яшүсмерләрне тәрбияләүгә остазларны җәлеп итәчәкләр.
1 февральдә түләүләр һәм пособиеләрне 9,5 процентка индексациялиләр. Әлеге үзгәрешләр бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиегә, бала карау буенча айлык пособиегә һәм ветераннарга айлык акчалата түләүгә кагыла. Быелдан фактик инфляция дәрәҗәсенә карап арткан түләүләр исемлеге киңәйтелгән. Мәсәлән, хәзер мөмкинлекләре чикле балаларны һәм бала вакыттан беренче төркем инвалидларны карау буенча түләүләр ел саен индексацияләнергә тиеш. 1 февральдән мондый түләү 10 950 сум тәшкил итәчәк.
Ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнә. Шулай итеп, икенче балага, беренчесенә сертификат алмынмаган булса, 1 февральдән 912,2 мең сум булачак. Беренче балага – 690 266,95 сум. Икенче бала тугач, моңа кадәр сертификат рәсмиләштерелгән гаилә өстәмә рәвештә 222 мең сумга якын акча алачак.
1 февральдән очучылар һәм шахтерларга пенсиягә өстәмә түләүне яңадан саныйлар. Граждан авиациясе экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләрен пенсияләренә өстәмә түләүләр көтә. Гамәлдәге закон нигезендә, түләүләр күләменә елына дүрт тапкыр төзәтмә кертелә – 1 февральдә, 1 майда, 1 августта һәм 1 ноябрьдә. Пенсиягә түләү күләме һәркемнең индивидуаль. Ул өстәмә түләүгә хокук бирә торган уртача айлык хезмәт хакы һәм эш стажына бәйле.
Легаль булмаган мигрантлар Россиядә өйләнә алмаячак. Россиядә законлы рәвештә яшәмәүчеләргә карата, депортация белән бергә, илдән сөрү режимы гамәлдә булачак. Әлеге режим кагылган мигрантларга бизнес теркәү, күчемсез милек һәм машиналар сатып алу, машина йөртү хокукын алу һәм аңардан файдалану, банк счетларын ачу яки акча күчерүне тыячаклар. Шулай ук билгеле бер төбәк яки муниципалитеттан читкә чыга алмаячак.
Закон белән каршылыкта булган авыр холыклы яшүсмерләрне тәрбияләүдә остазлар катнаша алачак. Россиядә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау өлкәсендә остазлык институты булдырачаклар. Аңа ярашлы закон 5 февральдә үз көченә керә. Авыр яшүсмерләр белән эшләүдә остазлар да, тиешле реестрларга кертелгән хәйрия, ирекле оешмалар да катнаша алачак. Бу реестрларны Россия Мәгариф министрлыгы формалаштырачак. Остазлар реестрына керү өчен махсус әзерлек узарга кирәк була. Остазны, балигъ булмаганның һәм аның ата-аналарының яисә опекунның ризалыгы белән, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сайлаячак.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар