16+

Кешене үлеме «каршы як полосада» сагалый

Республикада гыйнвар аенда юлларда 171 авария теркәлгән.

Кешене үлеме «каршы як полосада» сагалый

Республикада гыйнвар аенда юлларда 171 авария теркәлгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт хәрәкәтендә иминлекне көчәйтергә чакырды, чөнки мәгънәсез югалтулар саны шактый зур. Гыйнвар аенда гына да юл аварияләрендә 29 кешенең гомере өзелде, 237 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды.

Ашыгуның ахыры – фаҗига

– Республикада 8 февральгә ел башыннан инде 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, үлүчеләр саны – 40, ә имгәнүчеләр 300 кешегә җитте. Каршы як юл полосасына кинәт килеп чыгу аеруча хәвефле. Каршыга килүче транспорт чарасы белән булган 31 бәрелештә 12 кеше һәлак булды, 33 кеше имгәнде, – дип шомлы саннар китерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Түбән Кама районында 4 гыйнварда «Лада» автомобилен идарә иткән 48 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыгып, «Kia» автомобиленә бәрелә. «Лада»ны йөртүче һәм аның 49 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була, ә төрле авырлыктагы имгәнүләр алган ике бала хастаханәгә озатыла.

Казанда Идел буе районында 11 гыйнварда «Volkswagen» автомобилен идарә иткән 20 яшьлек ир-ат хәрәкәтне контрольдә тота алмыйча, башта тимер рәшәткәгә менә, аннан соң каршыга килүче «Toyota» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәсе аяныч: «Volkswagen»дагы 19 яшьләрдәге ике пассажир һәлак була. Автомобильне йөртүче һәм әлеге авариядә тагын ике пассажир хастаханәгә эләгә.

Тукай районында 20 гыйнварда, Әгерҗе районында 22 гыйнварда, Биектау районында 27 гыйнварда каршы як полосага кинәт килеп чыгу аркасында булган аварияләр дә кешеләрнең үлеме белән тәмамланды.

– Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 17–31 гыйнвар көннәрендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы уздырылды. Шушы кыска вакыт эчендә генә дә кагыйдә бозуның 517 очрагы теркәлде, – диде Рөстәм Гарипов.

Иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйча, каршы як полосага чыгу өчен 7 500 сум күләмендә штраф каралган яисә транспорт чарасын идарә итү хокукы 4 айдан 6 айга кадәр алына. Әлеге кагыйдә бозу кабатланган очракта, йөртү хокукы 1 елга чикләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading