Без хәзер кибет, сәүдә үзәкләренең күплегенә гаҗәпләнмибез.
Тик бүген зур кибетләргә дә, хәтта кечкенәләренә дә йөрүчеләр саны кимеп бара икән. Белгечләр күп вакыт аларның буш торуын, халыкның аз йөрүен белдерә. Моның төрле сәбәпләре бар. Шул ук онлайн сәүдәнең дә йогынтысы сизелә. Тик бүген сүз ул хакта түгел.
Чат саен кибет
Икенче яктан караганда чат саен кибет һәм даруханәләр ачылып кына тора. Бу бигрәк тә район үзәкләрендә нык сизелә. Төрле җирлекләрдә генә түгел, Мәскәүнең үзендә дә яңа сәүдә үзәкләренең күләме артып бара. Ел нәтиҗәләре буенча сәүдә үзәкләрен төзү күләме бермә-бер арткан. Бу саннар алдагы елга караганда 43,3 процентка күбрәк. Мәскәүдә быел да сәүдә үзәкләрен якынча бер ярым тапкырга күбрәк төзергә вәгъдә итәләр.
Барлык игълан ителгән проектлар гамәлгә ашырылган очракта, файдалануга тапшырыла торган мәйдан 283,4 мең кв. м. кадәр артачак. Әмма күпчелек объектларны эшләтеп җибәрү еш кына тоткарлана. Төзүчеләрне төзелеш чыгымнарының үзкыйммәте үсеше, ритейлерларның массакүләм ябылуы һәм, нәтиҗә буларак, объектларны арендага тапшырудан кергән керемнәрнең кимүе күзәтелә.

Моллмы, кечкенә кибетме?
Кибетләр базарында бернинди ярыш-узыш юк. Киресенчә алга таба барыр өчен башланган эшләрне тәмамларга кирәк. Барлык эре объектлар да диярлек берничә ел элек башланган һәм аларны файдалануга тапшыру вакыты берничә тапкыр күчерелгән. 2026 елда да ачыласы объектлар файдалануга тапшырылмаган. Мәсәлән, Мәскәүнең шундый сәүдә үзәкләренең 96 процентының вакыты күчерелгән. Гомумән, быел фактик файдалануга тапшыру 10-20 процентка, 170-190 мең кв. м. кадәр кимер, дип көтелә. «Кибетләр кибетендә» яңа объектлар 25-50 процентка кимрәк булачак дип саныйлар.
Башланган төзелешне инде туктатып булмый, чөнки объектка инде күп акча һәм көч салынган. Шәһәр дә аны көтә.Мәсәлән, Мәскәүдә 2026 елның беренче яртыеллыгында башкалада 41,2 мең кв. м мәйданлы ике яңа сәүдә объекты гына ачылган. Елның икенче яртысында тагын 283,2 мең кв. м. га 21 сәүдә үзәге эшләтеп җибәреләчәк, дип көтелә. Аларның күбесе — микрорайон һәм район комплекслары. Яңа тәкъдимнәрнең шактый өлеше хәзер эре классик молллар белән түгел, ә күбрәк локаль форматлар: район комплекслары, сәүдә галереяләре һәм торак төзелеше составындагы сәүдә инфраструктурасы буларак та бергә тәкъдим ителә.
.jpg)
Сәүдә үзәкләре бушап кала
Сәүдә үзәкләрендә арендаторлар урыннарны озак вакытка ала алмый. Кулланучылар активлыгы кимүме бу, әллә яңа объектларның аренда күтәрәменә калуымы? Ниндидер курку бар. Һәрхәлдә, 2026 елның икенче кварталында сәүдә үзәкләрендә буш мәйданнар өлеше 24,6 процентны җиткән. Бер ел элек күрсәткеч 17,4 проценттан артмаган була.
Соңгы елларда Халыкара брендлар мәйданнарында ачылган кибетләрнең бер өлеше көтелгәнне раслый алмады. Шуңа күрә базар акрынлап оптимальләштерү этабын уза. Милекчеләр арендаторлар составын яңадан карый, ә ритейлерлар аерым нокталарының һәм форматларның нәтиҗәлелеген өйрәнә.
2025 елның июленнән 2026 елның июненә кадәр Мәскәү сәүдә үзәкләрендә барлыгы 2,3 меңгә якын сәүдә объекты ябылган. Яңа ачылганнары да бар, тик алар бушаган мәйданны тутыра алмаган.
Ябылуларның 50-60 проценты фешенга туры килә икән. Үзебезнең һәм чит ил брендларының иллегә якыны Россия базарыннан китәргә яки кибетләр санын киметергә карар кылган. Шуларның 45 проценты сәүдә нокталары санын оптимальләштерү турында карар кабул иткән, 36 проценты, гомумән, барлык кибетләрне япмакчы, 19 проценты сәүдә челтәрен үстерүне туктату турында уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар