16+

Бакчачыларга яхшы хәбәр: май ялларын озайтырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларының бер өлешен май бәйрәмнәренә күчерергә телиләр.

Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларының бер өлешен май бәйрәмнәренә күчерергә телиләр.

Россиядә Яңа ел ялларының бер өлешен май бәйрәмнәренә күчерергә тәкъдим иттеләр. ТАСС белән әңгәмәдә мондый инициатива белән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов чыгыш ясады.

Сүз гамәлдәге ял көннәрен яңадан бүлү турында бара. Сәясәтче 2027 елда Яңа ел каникулларының 11 көн дәвам итәчәгенә игътибар итте. Алар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр сузылачак.

«Ә май бәйрәмнәре ике өлешкә бүленгән: 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр. Алар арасында дүрт эш көне булачак. Нәкъ менә шул көннәрне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорына күчерергә мөмкин булыр иде», – диде парламентарий.

Миронов аңлатканча, май аенда озын яллар авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм дача кишәрлекләре хуҗалары өчен аеруча уңайлы булачак. Чөнки күп кенә гаиләләр өчен йорт яны хуҗалыгы җитештергән продукция мөһим азык-төлек чыганагы булып кала. Әлегә бу – тәкъдим генә. Ял көннәрен күчерү турында рәсми карар кабул ителмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading