16+

«Көндәлек кирәкле ризыклар – ипи белән сөт бәясен күреп шаккаттым...»

Яңа елны быел да яңа бәхетләргә ымсынып, үзгәрешләр көтеп каршыладык. Могҗиза дигәне иңмәде, ләкин үзгәрешләр дигәне яшәешкә беренче гыйнварда ук үтеп керде – бәяләр сикерде, ягъни тормыш итү кыйммәтләнә төште.

«Көндәлек кирәкле ризыклар – ипи белән сөт бәясен күреп шаккаттым...»

Яңа елны быел да яңа бәхетләргә ымсынып, үзгәрешләр көтеп каршыладык. Могҗиза дигәне иңмәде, ләкин үзгәрешләр дигәне яшәешкә беренче гыйнварда ук үтеп керде – бәяләр сикерде, ягъни тормыш итү кыйммәтләнә төште.

Укучыларыбыз моны ничек кабул итте? Кесәне умырып “тешләгән” хакны беренче кайда күргәннәр, укучыларыбыздан белештек. 
Рафис Сәлахетдинов, Әтнә, Иске Мәңгәр:
–    Кибеткә сыер мае алырга кергәч, бәя артканын чамаладык. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан хакларның күтәреләсен ишеткән дә идек югыйсә, ләкин колакның “аңы” күзнекеннән калыша, кибеткә кереп күз салгач, имәнепләр китәсең, югыйсә белеп тордык. Киләчәктә тагын артачак, бәяләр тотрыклы булмаячак – монысы инде тәгаен, шундый заманда яшибез.

Нурия Зәйнуллина, Казан:
–    Көндәлек кирәкле ризыклар – ипи белән сөт бәясен күреп шаккаттым. Комуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләү кәгазьләре килде, алар да сикергән. Транспорт бәяләре дә сиздерә. Ярый әле авылда йортым, бакчам бар, кышкылыкка җитәрлек яшелчәне күп итеп үстерәм. Җәен бил тураймас чикләргә җитеп, бакчада казынулар кышын онытыла ул, бәрәңге, суган, чөгендер, кишернең үзем үстергәнен ашыйм, дип сөенәм, кибетләргә кергәч күз салдым –  алары да ат бәясе әнә. Бөтенесен дә сатып алырга калсаң, бик авырга туры килә. Пенсияне бер тамчы арттырдылар бит, димәк, бәяләр моның белән генә туктамас, тагын артачак.

Фәния Шәрәфиева, Арча, Иске Кенәр:
–    Мин үзем иң беренче дөге бәясен күреп, егылып китә яздым. Соңгы тапкыр алганымда килограммы 88 сум иде, яңа ел керүгә 126 сум булып куйган – исем акылым китте, дөгенең бәясе 50 процентка аткан булып чыга түгелме?! Киләчәктә нәрсә көтәсен дә белмим. Ләкин шунысына сөенеп кайттым, Гарәп Әмирлекләренә гомрә хаҗы кылырга баргач, безнең бейджикларны күреп, җирле халык, сез Төрекмәнстаннанмы, дип сорыйлар. Мин инде: “Ноу, Татарстан, Рашшен, Путин”дим боларга, ә алар кулларын йөрәк турысына куеп, баш ияләр, “Ооо, Путин!” дип баш бармакларын күрсәтәләр. Илем һәм илбашлыгы өчен горурланудан күңелем тулды. Король идарә иткән илдә Путинга баш ияләр! Булыр Аллаһы боерса, барысы да тотрыкланыр. 

Марат Минһаҗев, Апас, Иске Йомралы:
–    Быелгы елга кергәч, нәрсә дә булса шул кадәр кыйммәтләнгән икән дип, шаккатырлык хәлгә тап булмадым әле. Үзебезнең хуҗалык белән яшәгәч, безнең гаилә ипи, сөт ише ризыкны гына кибеттән сатып ала, итен, бәрәңгесен, башка яшелчәләрне бакчада үстергәнен ашыйбыз, шуңа да бәяләр тешләгәнен дә сизмибез. Шәһәр кешесе бәлки бәяләрдән хәбәрдардыр, алар кибет саен йөреп чагыштырып йөрергә ярата. Ә безнең нәрсә, авылда бер кибет, нинди бәягә кайткан, шуны алып чыгып китәбез. Район тирәсенә баргач та бәя килештереп йөрмибез, тиз генә йомышны йомышлап, өйгә кайтып китү җае карыйбыз, абзар тулы терлек, эш көтә, дибез. Хәзер бит районнарда да арзанрак хаклы кибетләр бар. Мин дә гел шунда сугылырга яратам. Белоруссиядә җитештерелгән сгущенка яратам, менә аның да бәясе гел уйный. Болай банкасы 140  сум тора, кайчагында 120 сумга төшерәләр, шул вакытта берничәне сатып алып куям. Эре супермаркетларда бәяләрдә “акция” бәйрәме була, бу елда да булып  торачак ул, андый чакларда кирәк-яракларны алып куярга тырышырбыз. Мин туксанынчы еллар сынавын кичкә кеше – студент чак иде, ул чакта бит кибетләрдәге бәяләр көн саен диярлек артып торды, хәтта миллион тәңкәләр белән эш итәргә керештек, исегездәме? Шуңа күрә быелгы бәяләрнең болай гына артуына исем дә китми. Транспортка бәйле кеше буларак, күземә чалынган беренче бәя шул булды – бензин бәясе бер сумга сикергән! Дөрес, Яңа елга кадәр үк арта башлаган иде ул, нишлисең, анысына гына түзәбез  инде.   
Мине шаккатырган бәяләр беләсезме кайчан булды? Ковидтан соң – 2021 ел. Төзелешкә тотынган идем, ул калай дисеңме, такта бәяләре – “котырды”лар, якын барырлык түгел иде. Машина бәяләре дә шул вакыт бик артты. Мин машина бәяләрен гел күзәтеп барам, үзебезнең илдә җитештерелгән машиналарның бәяләре тотрыкланды, шөкер. Дөрес, әз-мәз генә өскә сикергәли ул, ләкин ул 3-4 процент арту гына зыянлы түгел. 
Киләчәктә ни көтәме? НДСның артуы – безгә килеп ирешкәнче кимендә 4-5 процентка ук җитәр дип уйлыйм, һәрхәлдә, 2 генә процент булмаячак, монысы тәгаен. Бәяләр артачак, дәүләтнең схемасы шундый, бөтен авырлык сатып алучы җилкәсенә төшәчәк. Җитештерүче бит ул НДСны без аның товарын сатып алган акчадан түли, димәк, ул аны бездән үк “түләтәчәк”. Коммуналь хзмәтләрнең артуы әлегә куркыныч түгел, ләкин октябрь ае җитүгә тез астына китереп сугачак, бу өлкәдә “тормыш” 14-17 процентка кыйммәтләнәчәк диләр. Мине сөендергән нәрсә – минимальхезмәт хакы артты бит! Ләкин ул андый гына хезмәт хакы алып яшәгән кешенең бала укытасы, гаилә туендырасы бар икән, тормышы барыбер җитәр-җитмәс дигән сүз. Шулай да яхшыга өметләник! 

Равия Радилова, Тәтеш, Сөендек:
–    Кызганычка каршы, яшәү кадере генә түгел, яшәеш тә көннән көн кыйммәтләнә бара. Торактан алып, азык-төлек, кием-салымга кадәр бәяләре артканнан арта. Ике ел элек кенә Казанда 6-7 миллионга фатир сатып алып була иде, без җитәрлек акча җыйганчы, фатир бәяләре бермә-бер артты да куйды. Элек кибеткә кереп, 1000 сумга ипи, сөт, май, казылык, әзме-күпме җиләк-җимеш ала идек. Ә хәзер? Сөт, каймак эремчек – 1000 сум. Мәскәү базарын бик матур итеп төзекләндерделәр, күзне иркәли – матур, йөрүе дә рәхәт. Ләкин бит җиләк-җимеш, яшелчәләрнең, ит белән балыкның бәяләре икеләтә артты! Шунда Тәтештән кадәр килеп, бернәрсә дә алмыйча кайттык. Элек бит бөтен әйберне гел шуннан гына ала идек югыйсә. 
Без инде пенсионерлар, кием-салым аласыбыз юк дибез дә, анысын да аласы булып куя, тормыш бер урында гына тормый. Ләкин кием сатып алу хаҗәтләрен безнең кесә күтәрә алмый инде. Шундый хәлгә калганбыз икән, өйдә ятып буламы? Эшләргә дә, эшләргә пенсионерларга! Исәнлекләре генә җитсен. Санап китсәң күп инде, дарулар да бик кыйммәт. Ләкин зарлану да килешми кебек, Казанда яшәү бик рәхәт, шәһәребез матур. Татарстандагы тормыш чит регионнар белән чагыштырганда күпкә өстен. Яшьләребез яхшы хезмәт хакы алып эшли, үзара яхшы мөнәсәбәт, бер-беребезгә усалланмыйбыз. Бәяләр арту – тиешле хәлдер, ансыз булмый икән, димәк, барысына да түзеп, ил җилкәсе белән бергә күтәреп яшәрбез!

Рәсимә Гарифуллина, Саба, Шәмәрдән:
–    Бәяләр минем үземне “тешләр”гә җитешмәделәр әле. Ләкин халык гөҗ килә, кыярны бик нык арткан диләр, бәясе имеш 400 сумнан артык диешәләр, ә мин әле үзем күрмәдем. Сөт тә арткан. Кибеткә бер хуҗалык үзе җитештергән сөтне сатуга китерә, 1,5 литрлы сөт яңа елга кадәр 110 сум иде, 125 сумга менгән диделәр. Бәяләр тотрыкланмас инде ул, моны аңлап кабул итәргә кирәк, бөтенебез дә белемле кешеләр бүген, ничек артканын да һәм ни өчен арттырырга кирәклеген дә беләбез. Пенсияне генә елына бер мәртәбә арттыралар, ә бәяләр даими үсеш юлында. Кайбер кеше бәя чагыштырып яши, минем андый гадәтем юк, кирәк әйбер очрый икән, тотам да сатып алам, арзанрагын эзләп йөрергә теләгем дә, вакытым да юк. Минем кебек “юмарт”ларның бу кыйммәтләнүгә әллә ни исләре дә китмәс, ә менә саранраклар билләрен кысыбрак буарлар.    

Гүзәл Мөхәммәтҗанова–Сары, Төркия, Йозгат:
– Төркиядә тормыш болай да Россиягә караганда бик кыйммәт. Сердар исемле төрек егетенә кияүгә чыгып, ярты ел элек кенә Төркиягә күчендем. Икенче дөньяга килеп эләктем димим, Төркия белән Казан арасына күп еллар дәвамында сукмак инде салынган иде. Тормышның үз кануннары: бәяләр тагын да артты. Бигрәк тә алтын эшләнмәләр белән ягулык хаклары кесәгә сугырлык үсте. Безнең акчалар белән 1 грамм алтынның бәясе – 12 000, ә бензинның бер литры – 110 сум. Калганын үзегез чамалагыз. Җир шарының кайсы гына почмагында яшәсәң дә бәяләр көннән-көн төшкән почмак юктыр ул, ләкин шуңа да карамастан, шөкер, ач түгелбез, ял итәргә йөрибез, хөрлек заманында яшибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading