Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Төзекләндерелгән ишегалларында мәдәни чаралар оештырылсын. Күршеләр аралашып яшәсен”, – диде.
Республикада “Күрше” фестиваленең җәйге сезоны 22 июньнән сентябрь урталарына кадәр барачак.
– Бүгенге халыкара вазгыятьтә бердәмлек бик мөһим. Бер-беребезгә терәк, таяныч булу кирәк. Татарстанда, шөкер, бер-берсенә ихтирамлы, иҗади рухлы халык яши. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Күрше” фестивале иҗади күңелле кешеләрне тагын да берләштерде. Аерым кешеләр дә, гаиләләр дә, хәтта, мәктәп укучылары да ишегалларында төрле чаралар оештыру тәкъдиме белән чыга. “Күрше” фестиваленең кышкы сезонында балалар да, өлкәннәр дә һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә актив катнашты, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Татарстанда 500 парк һәм сквер, 5 меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән.
– “Күрше” фестиваленең кышкы сезонына 1,5 мең гариза кергән иде. Грант конкурсында җиңү яулаган 52 физик һәм юридик зат ишегалларында 219 чара оештырды. Хәзер җәйге сезондагы чаралар оештыру өчен гаризалар кабул ителә, – диде “Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры Наилә Нагуманова.
Гаризаларны 24 майга кадәр куршефест.рф адресына җибәрергә кирәк. Жюри 50 җиңүчене билгели. “Вконтакте” социаль челтәрендә 9-14 июньнәрдә халык тавыш бирүе белән тагын берничә проект сайлап алына. Җиңү яулаган физик затларга 300 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 500 мең сумга кадәр грант бирелә. Быел “Күрше. Мирас” шигаре астында да ишегалды бәйрәмнәре планлаштырыла.
– Татар һөнәрчелеген яңарту юнәлешендә эшлибез. Ишегалды бәйрәмнәрендә һөнәрчеләр эшләнмәләре күргәзмәләре дә тәкъдим ителәчәк. Арчада элеккеге читек фабрикасы осталарын барлыйбыз. Балык Бистәсендә челтәр үрү һөнәрен кабаттан торгызу чаралары күрелә, – диде “Күрше. Мирас” махсус проекты кураторы Мира Рәхмәт.
Чаллыда оештырыла торган “Пятачок” ишегалды бәйрәме Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мактау сүзенә ирешкән, хәтта.
– Элеккеге СССР республикаларыннан күп кешеләр Чаллы шәһәренә “КамАЗ” заводын төзергә килгән. 1970-1980 елларда яшьләр җыр-биюле “Пятачок”лар үткәргән. Автокалада 5 ел элек “Пятачок”ны яңарттык. Аңа яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә, инвалидлар да килә. Яшьлек еллар искә төште, дип әйтәләр. Кешеләр бер-берсен сыйларга дип, күчтәнәчләр дә алып килә. Ике мәртәбә грант оттык. Татарстан Рәисеннән мактау сүзләре ишетү безне дәртләндереп җибәрде, – дип сөйләде “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Резида Юсупова.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар