16+

Кыйммәтле ял: Азиягә турлар ике тапкырга диярлек арта

Ял итәргә барырга җыенган туристлар, Якын Көнчыгышта һава юллары ябылу аркасында, акча янчыкларын тагын бер кат селкеп карарга мәҗбүр.

Кыйммәтле ял: Азиягә турлар ике тапкырга диярлек арта

Ял итәргә барырга җыенган туристлар, Якын Көнчыгышта һава юллары ябылу аркасында, акча янчыкларын тагын бер кат селкеп карарга мәҗбүр.

Хәзер Азиядә һәм Һинд океаны утрауларында ял шактый кыйбатка чыга. Бәяләр 70 процентка артырга мөмкин, диләр Россия туроператорлары ассоциациясендә. Турлар уртача 40-80 мең сумга арта.

Эш шунда, Якын Көнчыгыш аэропортлары – Россия сәяхәтчеләренең Азиягә һәм Һинд океанындагы курорт утрауларына очу өчен бик популяр күчеп утыру урыннары. “Комсомольская правда” басмасы язуынча, Россиядән кайбер илләргә туры рейслар йә гомумән юк, йә булса да, әмма күчеп утыру белән арзанрак чыга. Әйтик, Бали һәм Мальдивага бару очракларында.

Хәзер Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм башка илләргә самолетлар очмый, туристларны алып кайту өчен аерым рейслар гына башкарыла. Һәм күп кенә курортларга барып җитү вариантлар кискен кимегән: бары тик Төркия, Кытай, кайвакыт Урта Азия илләре аша гына очып була. Очу озагракка сузылачак, билетлар, Дубай яки Доха аша очуга караганда, кыйммәтрәк булачак.

Әйтик, элегрәк Мальдивада 4 йолдызлы кунакханәдә 10 көн ял итү, Дубай аша булганда, ике кешегә 190-230 мең сумга төшкән булса, хәзер, бердән, мондый мөмкинлек юк, ә туры рейска булган билет хакларын исәпкә алсаң, шундый ук ял 370 мең сумнан да ким тормый.

Шри-Ланкага ике кешелек юллама Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша 193-195 мең сум торган булса, туры чартер белән очу – 250 мең сумнан башлап.
Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов исә, турларның бәясе уртача, отельның төренә карап, 20-40 процентка артырга мөмкин, дип белдерә. Ул да булса, авиабилетлар арту хисабына. “Мальдива кебек утрауларга билет бәяләре инде арта башлады. Элек 70-80 мең сум торган булса, хәзер 100-120 мең сум тора. Якынча 50-70 процентка арткан булып чыга”, – ди ул. 

Аның сүзләренчә, язгы каникулга ялга җыенучыларга турны башка даталарга альтернатив куркынычсыз юнәлешләргә, әйтик Тайланд, Кытай, Вьетнамга  күчерергә тәкъдим итәләр. “Акчаны кире кайтарырга мөмкин, әмма ул озакка, өч-дүрт айга кадәр сузылырга мөмкин. Иң гади вариант – шул ук туроператор аша җәйгә Төркиягә кабат броньлау”, – ди Рамил Мифтахов.

Туризм буенча эксперт, Global Voyage агентлыгы менеджеры Ләйлә Умарова да кайбер юнәлешләргә бәяләрнең кискен артуын раслады. “Әмма күңелне төшерергә кирәкми. Якындагы даталарга шул ук Мисырга бик отышлы бәядән турлар бар. Гомумән, ял итү өчен юнәлешләр күп: үзебезнең Россия, Төркия, Мисыр, Казахстан, Үзбәкстан, бөтен Азия. Сайлау мөмкинлеге күп. Виза ясатып, Европага да барырга була”, – ди ул.

Ял урынына Якын Көнчыгыш илләренә турлар алган туристларга акчаларны тулы күләмдә кайтару мөмкинлеге булачак. Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников шул хакта  белдерде. “Бу кагыйдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы хәбәреннән соң үз көченә керде. Конфликт башланган көнне туроператорлар, проблемалар булмасын өчен, безнең тәкъдимнәр буенча турлар сатуны туктаттылар. Ә кичә Тышкы эшләр министрлыгының рәсми белдерүләреннән соң, рәсми тыю җибәрдек. Шулай ук туроператорлар туристларга акчаларны тулы күләмдә кайтарырга тиеш", – дигән ул. 

Исегезгә төшерәбез, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Тышкы эшләр министрлыгы 3 мартта Россия туристларына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Оман, Кувейт, Бәхрәйн, Катар һәм Согуд Гарәбстанына бармый торырга, ә туроператорларга бу илләргә турлар сатудан тыелырга киңәш итте.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading