16+

Лудомания: “Башта аларның акчасына уйныйсың, аннан алар синең акчаларың белән “уйный”

Азартлы уеннар корбаны: 1 миллон 500 мең оттырган лудоманның чыгу юлын табу тарихы

Лудомания: “Башта аларның акчасына уйныйсың, аннан алар синең акчаларың белән “уйный”

Азартлы уеннар корбаны: 1 миллон 500 мең оттырган лудоманның чыгу юлын табу тарихы

Хәмер, тыелган матдәләргә бәйлелек турында гел язып торабыз. Наркомания, алкоголизмнан калышмаучы куркыныч бәйлелек төре бар. Ул да гаиләләрне җимерә, кешене бер тиен акчасыз калдыра, җитди психологик проблемаларга, хәтта үлемгә дә илтә ала. Сүзебез – лудомания турында. 

Лудомания – ул азартлы уеннарга бәйлелек. Әлеге мәкаләне әзерли башлаганда, мин таныш-белешләрем арасында сораштыру үткәрдем. Беренчедән, кешеләрнең азартлы уеннарга бәйлелекнең лудомания дип аталуын белмәве ачыкланды (анысы куркыныч түгел). Икенчедән, һәр танышым азартлы уеннар уйнап акчасын һәм гомумән, үзен югалткан кеше турында белә. Һәркемнең андый танышы бар дигән сүз. Менә монысы инде куркыныч. 

Шунысын да искәртеп үтәр идем: Россия буенча лудомания белән авыручылар турында рәсми статистика алып барылмый. Ләкин азартлы уеннарның бердәм регуляторы мәгълүматлары буенча 2025 елда Россиядә легаль букмекерлар тарафыннан кабул ителгән ставкаларның суммар күләме 1 триллион 900 миллиард сумга җиткән, бу 2024 елга караганда 8,4 процентка күбрәк. Кая карама букмекерлар рекламасы: телефонда, спорт ареналарында... Үзең уйнамасаң да, син аларның реклама лозунгларын яттан беләсең. Сәер бит.

Ә иң кызыгы сезгә теркәлү өчен нибары телефон номеры гына кирәк. Әле сиңа бүләк итеп 10, 20 мең сум да бирәләр. Уйнап карау өчен. Башта син аларның акчасына уйныйсың, ә аннан алар синең акчаларың белән “уйный”. Әлбәттә, һәр ставка куйган кешене лудоман дип атап булмый. Әмма бәла аяк астында гына. 
Дөньякүләм киңлектәге проблема, ә лудоманиягә каршы рәсми теркәлгән көрәш көне дә юк. Лудомания кесә калынлыгына да, яшькә дә карамый. Моның белән һәркем очраша ала. Ольга Емельянова да үзе белән мондый хәл булмас дип уйлаган.

“Шул мизгелдә контроль, аек акыл югалгандыр инде”

– Ольга, беренче чиратта, үзегезнең авыруны танып, аның турында сөйләргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт. Бу язмабыз кешеләрне уйландырыр дип ышанып калам. Гомумән, азартлы уеннарга ничек кереп киттегез?
– Декретка кадәр мин техникумда укытучы булып эшләдем. Бала тугач, билгеле, бала туу буенча ялга киттем. Бу 2016 ел иде. Шул вакытта интернетның ничек эшләвен, читтән торып эшләү ысулларын өйрәнә башладым һәм таптым. Берничә блогерның ярдәмчесе булып эшли башладым. Пандемиягә кадәр хезмәт хакым да шәп иде, әмма пандемия бөтен кешеләрне шок хәлендә калдырды. Минем хезмәткә ихтыяҗ бетте. Иремнең дә яңа эшкә күчкән мәле иде. Аның да хезмәт хакы зур түгел, бераз ярдәм итәр өчен янә эш эзли башладым. Менә шулай “онлайн-мәктәп” белән таныштым. Анда яңа һөнәрләргә өйрәнеп, курслар үтеп була, моннан тыш шушы ук онлайн-мәктәптәге курсларны башкаларга сатарга мөмкин иде. Миңа тиз табыш китерә торган эш кирәк булгач, курслар сату юлын сайладым. Тырышам, эшлим, әмма көнгә 1 мең генә чыга. Минем кебек үк кешеләр: “Мин бүген 20, 50 мең эшләдем”, – дип яза. Ничек алай мөмкин соң ул дип баш ваттым. Әлбәттә, күңелдә көнчелек тә оялады. Шунысы мөһим бу “онлайн-мәктәп”нең социаль челтәрләрендә сәгать саен “Уеннарда акча эшләү” дигән реклама чыгып торды. Башта шикләнеп карадым. Аннан инде сәгать саен килеп торучы реклама астындагы сылтама аша төркемгә кереп киттем. Анда кызлар 5, 10, 20, 40 мең эшлиләр. “240 мең сум эшләдем”, – дигән кешене хәзер дә хәтерлим.

– Димәк, кармакка эләктегез? Соңгы тамчы нәрсә булды?
– Бер ханымның: “Бер сәгать эчендә гаиләмнән аерылмыйча 110 мең эшләдем, бу минем Казахстанда еллык хезмәт хакым иде бит”, – дигән язуы, бәлки, соңгы тамчы булгандыр. Менә шулай беренче тапкыр 500 сум ставка куйдым. Минем дә килеп чыкты, 2 мең 500 сум җиңдем. “Монда акча эшләп була икән”, – дип уйлап куйдым. Бер җиңдем, бер җиңелдем. Аннары бу уенның тактика каналы барлыкка килде. Ул түләүле иде, ләкин мин сынап карарга булдым. Керү мөмкинлеген сатып алдым. Ул тактикалар белән яхшы гына акча эшли башладым. Ә аннан курслар барлыкка килде. Анда ставкалар да зуррак, тактикалар да кыенрак иде. Безнең өчен хәтта аерым ярдәм чаты да бар иде. Барысын да аңлаталар, өйрәтәләр. Гомумән, чатта аралашу да бик җиңел, рәхәт барды. Чөнки күбебез декрет ялында утыручы аналар идек. Безнең уеннан тыш сөйләшер сүзләребез дә җитәрлек иде. Үз системамны булдырып, кызларга да ярдәм итә башладым. Кыскасы, ул мохиттән чыгасы килмәде. Беренче ике ел аена якынча 70 мең эшли идем. Җиңел бит, телефонда бер кнопкага басып акча эшлим. Бу безнең гаилә өчен дә бик зур финанс ярдәм булды. Ике ел шулай уйнадым. Әмма бервакыт мин бер басуда 70 мең оттым. Менә шул мизгелдә бөтен контроль, аек акыл югалгандыр да инде. 

“Дүртенче елдан соң гына аңладым”

– Ә кайчан бу уеннар авыруга әйләнде соң? 
– Ике ел табыш алып уйнаганнан соң, кисәк җиңелә башладым. Ярдәм чатына бу хакта язгач: “Син азартка кергәнсең, алай уйнарга ярамый. Аек акыл белән генә уйнарга кирәк”, – диделәр. Ә зур күләмдә акча югалтулар турында әйткәч, мине бөтенләй группадан алып аттылар. Дөресрәге, бер кыз акча югалтулары турында язгач, аны чаттан куып чыгардылар. “Мин ни өчен аны чыгардыгыз. Чыннан да, уенда проблемалар бар бит”, – дигән идем. Менә шушы сүзләрдән соң, мине дә алып аттылар. Мин уенчылар мохитенә сусый башладым. Аннан соң хәл начарланганнан-начарлана барды. Башта үземнең акчаларымны югалттым, аннан кредиткалар китте... Син кредитка аласың, барысын югалтасың, соңгы 500 сумга уйныйм дисең. Ә уен сиңа артыгы белән кире кайтара. Кредит картаны ябасың да, янә уйныйсың. Мин, гомумән, үземне бәхет елмая торган кеше итеп санамадым. Уенда җиңәргә шушы стратегияләр булыша дип уйлый идем. Оттыра башласаң, бер атна кермисең дә, мәсәлән, аннан тагын отасың. Беренче елны мин үземне кулга ала идем әле. Ә икенче-өченче ел уенга активрак керә башладым. Ә дүртенче елны мин бөтенләй ычкындым. Гел уйныйсы килде, әгәр уйнамыйча торсам, хәлем начарая иде. Алкоголик, мәсәлән, хәмерсез тора алмый. Аңа: “Бүтән эчмисең”, – дип хәмерен тартып аласың икән, калтырата башлый, әйтерсең ул кеше үлә. Лудоманның да тойгылары шундыйрак. Мин уенсыз яши алмый башладым. Төн йокым качтым, кулларым калтырады. “Уеннан башка нәрсә белән шөгыльләнеп була соң?” – дип уйлап депрессиягә бирелдем. Бу бик куркыныч халәт. Кызганыч, үземнең хәлемнең начар якка баруын дүртенче ел ставкалар куйганнан соң гына аңладым. 

– Гаиләгез нәрсә әйтте? Туктарга тырышып карадыгызмы?
– Үземнең борчуларымны иремә әйттем. Ул миңа: “Син уйнама, уйнамаска тырыш”, – диде. Ә мин ашамыйм, эчмим, йокламыйм йә киресенчә артык күп ашыйм. Үземне кулга ала алмыйм. Проблема барлыгын сизеп, лудомания турында әдәбият укый башладым. Туктарга тырыштым, әмма тырышлыкларым нәтиҗәле булмады. 1-2 айга туктап торам да, тагын уйныйм. Чөнки туктап тору аек акылны кире кайтарыр, аннан тагын отармын дигән ышану яшәде. Табиб ярдәменнән башка, бөтен фикерләү рәвешен үзгәртмичә генә бернәрсә дә эшләп булмый.

“Минем өчен беренче кредитны яптылар, аннан икенчесен...”

– Акча отканда лудоман нинди хисләр кичерә? Оту канәгатьлек, рәхәтлек бирәдер?
– Беренчедән, акчаның кыйммәте югала. Акча килә, килә, килә һәм син: “Минем акчам күп, бернәрсә эшләмәсәм дә була”, – дип уйлый башлыйсың. Беренче тапкыр зур күләмдә акча откач, үзеңне иң акыллы кеше итеп хис итәсең. Син системаны җиңдең, хәзер тормыш үзгәрер кебек тоела. Ә рәхәтлек хисен җиңгәнче үк тоя башлыйсың. Син: “Хәзер уенга керәм дә, акча отам”, – дип уйлыйсың. Организмда дофамин гармоны бүлеп чыгарыла. Ставка куеп, уйный башлыйсың. Акчаның югалганын да аңлыйсың, әмма синдә эйфория хисе. Бу миңа калса, наркоманнарның яңа доза алуы белән бердер. Бу эйфорияне тоясы килә, шуңа җиңелсәң дә, уйнамыйча тора алмыйсың. Ставка югарырак булган саен, адреналин да югары. 100-200 сумга уйнап тормыйсың, 100-200 мең куя башлыйсың. 

– Акча җитмәгән вакытта, туганнарыгызны алдамадыгызмы?
– Андый дәрәҗәгә барып җитмәдем, шөкер. Мин яшереп, беркем күрмәсен, ишетмәсен дип тырыштым. Ләкин бик зур күләмдә акча оттыргач, якыннарыма зарлана идем. Мине жәлләп, ярдәм кулын сузарга теләүчеләр кредитларымны яптылар. Бу бик зур хата булган. Әгәр миңа: “Үз бурычыңны үзең түлә”, –дисәләр, бәлки, мин иртәрәк туктаган булыр идем. Минем өчен беренче кредитны яптылар, аннан икенчесен. Өченче кредитны инде мин үзем түлим дип әйтеп куйдым. 

“Аек акыл белән эш итәм”, – дип үз-үзегезне алдамагыз”

– Өченче кредиттан соң туктадыгыз, димәк?
– Соңгы кредитны да оттыргач: “Хәзер туктамасам, туктый алмаячакмын”, – дигән нәтиҗәгә килдем. Кредитны ябу өчен нәрсәне сата алам дип тә уйладым. Әмма бу да чыгу юлы түгел. Мин бернинди эмоцияне дә кичерә алмаслык дәрәҗәгә, битарафлык чигенә җиткән идем. Үз-үзем белән көрәшеп ардым. Таныш психотеропевтыма шалтыраттым. Ул: “Депрессия белән ярдәм итә алам, әмма азарт уеннарга бәйлелекне җиңү өчен аерым белгеч кирәк”, – диде. Лудоманиядән дәвалану өчен бу авыруны үзе кичергән кеше булу хәерле. Бер бәйлелекне икенче бәйлелек белән генә җиңеп була диләр. Шулай мин шәхси блог башлап җибәрдем. Үземнең авыру турында ачык сөйләдем. Әлбәттә, бөтен кеше шаккатты. Ләкин авыр сүз әйтүче булмады, шөкер. Бәхетемә, шәхси блог ярдәмендә лудоманнар белән эшләүче психотерапевтны таптым. Дүрт сеанста ул мине ремиссиягә чыгарды. Хәзер ел ярым уйнаганым юк. 

– Уйныйсы килгән мизгелләр буламы?
– Булгалый, мәсәлән, акча җитмәсә. Андый очракта белгечкә шалтыратам да, янәдән терапия сеансы алам. Әгәр уйныйсы килә икән, бу теләкне спортзалга йөрү белән алыштырам. Үзем өчен челлендж башладым. 75 көн буе дөрес туклану, спорт, китап уку һәм саф һавада йөрү. Бер көнне дә калдырмыйм. Әйе, авыр. Әмма ансыз да булмый. 

– Хәзер акчага карашыгыз нинди?
– Акчаның кадерен белергә өйрәнәм. Һәр чыгым һәм керемне язып барам. Финанс грамоталылык турында әдәбият укыйм. Иң мөһиме – үз бурычымны үзем түлим. 565 мең сумда туктаган идем, менә хәзер 290 мең түлисем калды. Әгәр барлык кредитларымны исәпкә алсак, 1 миллион 500 мең сум акчаны оттырдым. 

– Үткәнгә кире кайта алсагыз үзегезгә нәрсә әйтер идегез?
– Син үзеңне белмисең. Кешенең психологик травмалары бәйлелеккә этәргәнен соң белдем. Башта үземне өйрәнергә кирәк иде. Хәзер лудоманиядән сакланып та булмый, чөнки адым саен ставкалар рекламасы. Мин әти-әниләргә балаларга күбрәк игътибар итәргә киңәш итәм. Чөнки лудоманнар һәр елны яшәреп тора. Күз алдына китерегез, теркәлү өчен телефон номеры гына кирәк. Аккаунтны бетереп тә булмый. Балаларыгызны карагыз, үзегез дә алданмагыз. Җиңел акчалар булмый. “Аек акыл белән эш итәм”, – дип үз-үзегезне алдамагыз. Барысы вакытлыча. Тормышыгызда берәр кыен мизгел булгач, бу бәйлелек сезне бөтенләй “сындыра” ала. Бөтен бәйлелекләр дә бертөрле. Алардан арыну бик кыен.

Замана бәласенә дәүләт сүзе
Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданнарына 2026 елның 1 сентябреннән азартлы уеннарда катнашуга үз-үзен тыюны билгеләргә мөмкинлек бирә торган законга кул куйган. Бу хакта “Риа.Новости” язган. 

Һәркем букмекерлык контораларында, тотализаторларда, казино һәм уен автоматлары залларында азартлы уеннарда катнашуга үз-үзен тыю куя алачак. Моның өчен азарт уеннарның бердәм регуляторына андый төр уеннардан баш тарткан физик затлар исемлегенә кертү турында гариза җибәрергә кирәк. Өстәвенә, баш тарту вакыты 12 айдан да ким түгел, ә гариза кире кайтарыла алмый. Гаризаны күпфункцияле үзәк яки дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәреп була. Канун букмекерлык конторларына һәм тотализаторларга әлеге исемлеккә кертелгән гражданнардан ставкалар кабул итүне, ә казино һәм уен автоматлары залларына мондый кешеләрдән акчага алмаш билгеләр (фишкалар, жетоннар һ.б.) бирүне тыя. Шулай ук гражданнарны уен залларына кертү; алар белән хәвеф-хәтәргә нигезләнгән җиңү турында килешүләр төзү; аларга комарлы уеннарга бәйле реклама җибәрү һ.б. тыела. 

Азартлы уеннарны оештыручылар мондый уеннарда катнашудан баш тарту тәртибен аңлатучы нигезләмә эшләргә һәм расларга бурычлы булачак. Нигезләмә уен йортларына килүчеләр өчен уңайлы урында, шулай ук оештыручының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading