3 февральдә берьюлы Россиянең ике төбәгендә — Башкортстанда һәм Красноярск краенда — мәктәп укучыларының сыйныфташларына һәм укытучыларга һөҗүм итү очраклары теркәлде.
Уфада унынчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан укытучыга һәм берничә укучыга ут ачкан. Педагог җәрәхәтләр алган, бәхеткә каршы, корбаннар булмаган. Шул ук көнне Кодинск шәһәрендә җиденче сыйныф укучысы укытучы белән низагтан соң яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән һәм аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Соңгы өч айда Мәскәү өлкәсендә, Татарстанда һәм Санкт-Петербургта да ким дигәндә өч шундый очрак булган.
Уфадагы вакыйга: тикшерү версияләре
Беренче очрак Уфада теркәлгән: 16 нчы гимназиядә тугызынчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан ут ачкан. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.
РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, яшүсмер мәктәп коридорында петарда шартлаткан, аннары укытучы һәм сыйныфташлары булган сыйныфка кергән. Ул уен автоматы белән 56 яшьлек сыйныф җитәкчесенең йөзенә, шулай ук берничә сыйныфташы ягына аткан. Педагог җәрәхәтләр алган, ә укучылар зыян күрмәгән.
Әлеге факт буенча үтерүгә омтылу һәм ваемсызлык маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
Яшүсмер сүзләре һәм мәктәп позициясе
Тугызынчы сыйныф укучысының хокук саклау органнары белән әңгәмәсе видеосын Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте таратты. Анда яшүсмер һөҗүмгә берничә атна әзерләнүен әйтә. Аның сүзләренчә, ул беркемгә дә зыян китерергә теләмәгән, ә бары тик аны рәнҗетүчеләрне куркытырга гына уйлаган.
Радий Хәбиров ТАСС журналистлары белән сөйләшүдә ассызыклаганча, әгәр яшүсмергә карата буллинг һәм мыскыллау очраклары расланса, мәктәпнең бөтен җитәкчелеге эштән куылачак.
Шул ук вакытта гимназия директоры Марина Камалова агентлыкка биргән комментарийда яшүсмернең буллингка дучар ителмәвен, аның дуслары булуын белдерде.
Кодинсктагы һөҗүм
Шул ук көнне Красноярск краеның Кодинск шәһәрендәге 4 нче мәктәптә 14 яшьлек кыз педагогка пычак белән һөҗүм итәргә омтылган, әмма сыйныфташлары моңа юл куймаган. Бу хакта төбәк Эчке эшләр министрлыгының Telegram-каналында хәбәр ителә.
Соңрак ул яшьтәшен яралаган. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән, табиблар караганнан соң ул өенә кайтарып җибәрелгән. Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитеты ике җинаять эше кузгату турында хәбәр итте.
Мәктәп иминлеге: системалы проблемалар
Россиядә бүген 40 меңнән артык мәктәп эшли, әмма аларны саклаучыларны әзерләүгә карата бердәм мәҗбүри таләпләр юк. Бу хакта «Ведомости» басмасына Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Яна Лантратова сөйләгән.
Аның сүзләренчә, еш кына мәктәп сакчысы вазифасына гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләре, балалар психологиясе һәм янауларга җавап бирү сәләте булмаган кешеләр эләгә.
Росгвардия көче белән илнең барлык мәктәпләрен тәүлек буе саклау мөмкин түгел, диде депутат. Ул ашыгыч чара буларак мәктәп сакчылары өчен мәҗбүри ведомство программасы кертүне тәкъдим итте. Әлеге программа балалар психологиясе һәм конфликтларны хәл итү буенча өч айлык курсны үз эченә алырга тиеш. Моннан тыш, махсус әзерлек узган сакчыларга, сак предприятиесе лицензиясе булганда, мәктәп территориясендә травматик корал йөртү һәм куллану хокукы бирүне дә кирәк дип саный ул.
Соңгы айлардагы башка очраклар
Башкортстан һәм Красноярск краендагы вакыйгалар соңгы өч айда мәктәп укучыларының педагогларга һәм сыйныфташларына һөҗүм итү очраклары чылбырын дәвам итте.
22 гыйнварда Түбән Камада 13 яшьлек укучы мәктәпкә пычак алып килгән һәм җыештыручыга һөҗүм иткән. Низагтан соң ул качарга омтылган, әмма полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тиз арада тоткарланган.
2025 елның 16 декабрендә Мәскәү өлкәсе Одинцово шәһәр округының Горки-2 поселогында яшүсмер Успение гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына һөҗүм иткән. Ул каравылчыга борычлы сиптергечтән сиптергән, пычак белән кадаган, аннары ун яшьлек укучыны үтергән.
Шул ук айда Санкт-Петербургта Белорусская урамындагы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы укытучыга пычак белән һөҗүм иткән. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, моңа начар билге алу сәбәп булган.
Экспертлар фикере: агрессиянең тамырлары
Балалар психологлары фикеренчә, яшүсмерләр арасындагы көч куллану — киң социаль проблеманың чагылышы гына түгел, ә һәр үсмернең шәхси үзенчәлекләре белән дә бәйле.
Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Кирилл Кабанов агрессив тәртип модельләрен мәктәп кебек ябык мохиттә алдан күреп була, дип саный: конфликтлардан башлап интернеттагы язмаларга кадәр. Аның фикеренчә, агрессия күрсәткән үсмерләр белән психологлар гына түгел, хокук саклау органнары да эшләргә тиеш. Кайбер очракларда мондый балаларны дәвалануга яки өйдә укытуга күчерү мәсьәләсе каралырга мөмкин.
Әти-әниләр позициясе: шәхси тәҗрибә
Альберт Шакиров, Baron Telegram-каналы авторы:
Олы кызыбыз Сәйдә укыган 4 нче сыйныфта дуслар арасындагы аңлашылмаучанлыкны көйләп торырга туры килде. Балалар тиз үсә, гормональ үзгәрешләр башлана, холыклары катлаулана. Дусларын югалту, мыскыллы сүзләр ишетү бала өчен чын трагедиягә әйләнергә мөмкин. Бүген балалар өчен чикләр еш кына юкка чыга: үртәү — кыерсытуга, аннары талауга кадәр барып җитә. Моның нәтиҗәсен күрәбез.
Җинаятьне акларга ярамый, әмма монда гаеп бер баланың гына җилкәсендә түгел. Балаларыгыз белән сөйләшегез, алар өчен терәк булыгыз. Ата-ана — маяк кебек, һәрчак юл күрсәтеп торырга тиеш.
Чулпан Галиәхмәтова, «Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире:
– Бүген үсмерләр кулында фильтрсыз мәгълүмат. Гаджет тынычландыра, әмма проблеманы чишми. Баланың энергиясен спортка, иҗатка юнәлтү күп бәла-казалардан саклап кала ала. Шулай ук гаиләдә әтинең роле дә мөһим. Абруйлы ир-ат белән вакытында сөйләшү күп очракта хәлиткеч булырга мөмкин.
Кануннар түгел, профилактика
Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Эдуард Шәрәфиев мәктәпләргә һөҗүм итү проблемасын күпкырлы дип атый. Аның фикеренчә, төп факторлар — буллинг, деструктив мәдәни йогынтылар һәм медиакырда көч куллануны пропагандалау.
Эдуард Шәрәфиев кануннарны катгыйландыру яклы түгел, ә системалы профилактик эшне көчәйтү кирәк дип саный: спорт, мәдәният, төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, үзара хөрмәт тәрбияләү.
Психолог карашы
Олылар һәм балалар психологы, гештальт-терапевт Гүзәл Хисмәтуллина үсмерлек чорын аеруча катлаулы чор дип атый. Гормональ фонның тотрыксызлыгы агрессив реакцияләргә китерергә мөмкин. Аның фикеренчә, баладагы кискен үзгәрешләрне күрмәмешкә салышырга ярамый — вакытында аралашу һәм ярдәм күрсәтү мөһим.
Балалар мәктәптә күп вакытын үткәрә, шуңа күрә анда психологик яктан имин мохит булдыру — үсмерләрнең сәламәт үсеше өчен төп шартларның берсе. Биредә төп рольне мәктәптәге белгечләр, аерым алганда психологлардан торган тулы бер штат эшләргә тиеш. Бармак арасыннан гына карамыйча, комплекслы якын килү – күп проблемаларның башлангычында да хәл ителүенә ассызыклый психолог.
Фото: архивтан
Комментарийлар