Унынчы дистәне ваклавын да оныта ул хәтта...
Май башы җитү белән Вера Георгиевна Бакаеваның йөрәге күкрәгеннән чыгарлык итеп ныграк тибә башлый, бер минут та буш вакыты калмый: әле тегендә, әле монда мәктәпләргә, югары уку йортларына очрашуларга чакырып торалар. Ә бер көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты әле.
Бара, сөйли. Аягы йөргәндә, күзе күргәндә, хәтере исән чакта замана яшьләре тынычлыкның кадерен белсеннәр, дип тырыша. Унынчы дистәне ваклавын да оныта хәтта.Тик бу хатирәләр кан - яшьле, шуңа онытылмый да алар. Сугышның бөтен газабын, бар җәфасын, бар дәһшәтен үзенең арык сабый җилкәсендә татырга туры килә аңа, нәни кызчыкка.
“Бирмибез!”
“Быел көз мәктәпкә керәм, укый башлыйм”, - дип сөенеп йөргән чагында дәһшәтле сугыш башлана. Фашистлар Мәскәүгә якыная башлагач, кызчыкның туган шәһәре Угличтагы балалар йортын эвакуациялиләр. Әнисе шунда эшләгәч, нәни кызчык та аңардан калмый, баржага утыра. Ләкин кансыз фашистлар бала да, ана да дип тормаганнар бит инде, баржаны да бомбага тотканнар. Бик күпләрнең гомере Идел дулкыннары арасында өзелгән. Ниндидер кодрәт белән, гомерләре бетмәгәнгәдер, кызчык та, әнисе дә ярга чыгалар.
Ләкин анда инде чын мәһшәр башланга, немецлар килгән була. Алар шәһәрнең олысын-кечесен каядыр алып барырга теләп рәтләргә бастыралар, “тизрәк тизрәк!” - дип куып торалар. Әнисенең кулында алты айлык баласы, кызчыкның энекәше була. Нарасый тиз ачыга, аны ашатмый булмый, ә бу вакыт сорый. Билгеле инде, бу дошманнарга ошамый.
Аналарның кулларыннан күкрәк сабыйларын йолкып алып, йөк машинасына ыргыталар. Ә бу һәр анага йөрәген йолкып алгандай бит. Шуңа күбесе “Бирмибез!” дип куеннарына ныграк кысалар. Андый “тыңлаусызлар” арасында Вераның әнисе дә була. Аннары андыйларны бер сарайга төртеп кертеп, ут төртәләр. Нәкъ җәлилчә, бераз гына үзгәртеп,”яна бергә бергә ике тормыш бе-берсенә ябышып, сарылып”. Иң аянычлысы, нәни кызчыкның күз алдында... Бу мизгелне гомеренең соңгы минутына кадәр оныта алмастыр.
“Барыбыр үлә ул!”
Әнисез калудан йөрәге сулкылдап торган кызчыкны, башкалар бәхетсезләр белән бергә бер теплушкага төйиләр дә көн-төн алып баралар. Ачлы-туклы күпме икәнен дә хәтерләми. Көннәрдән бер көнне эшелон туктый. Немецлар хуҗа булып, үзләренчә атаган Кенегсберг каласы (хәзерге Калининград), концлагерь.
Исеменнән үк ниндидер газап, сыкрау сизелеп торган Алла каргаган урын. Балачак белән берничек тә ярәшергә тиеш түгел ул. Ләкин бар дөньяны үзенеке итәргә теләп, корал тотып, илебезгә бсып кергән фашистларның үз уйлары, максатлары - шушы нәни сабыйлардан тәҗрибә” куяннары” ясарга телиләр. Алар арасында күп газаплар күргән, ятим калган Углич кызы да була. Кызчык капкадан кергәндә дарда асылынып торган ир-атның әтисе икәнен танып, аңа таба йөгерә. Әтисе дә кызын күреп, муенындагы элмәкне бушатмакчы була. Ләкин фашист урындыкны тибеп аудара һәм кызчыкка ата. Аягы яраланган кыз егыла.
Колагында фашист офицерынның “менә монысын.. иң ябыгын лабораториягә. Барыбер исән калмый ул!” - дигәне яңгырый. Ике ел шушы газапта җәфалана ул. Нәни беләкләрен уколлар ясый-ясый, кан ала-ала тишеп бетерәләр. Яраланган аягы да дәваламагач, төзәлми, кортлый, тешләре дә коелып бетә. Ярый әле, шул чакта совет гаскәрләре Кенигсбергны азат итә. Ләкин ул да бик күп корбаннар, нәни тоткыннар хисабына була. 15 меңгә якын сабыйның чәчәк кебек гомере вакытсыз өзелә. Үзләренең кешелеккә булган биниһая зур җинаятьләрен капларга теләп, башлары-күзләре акайган фашистлар ут яңгыры яудыралар. Аякларына баса алмаган кызчык та ишеккә таба үрмәләмәкче була. Мылтык тавышы яңгырый. Сабый өстенә ауган мәетләр астында кала.
“Аннары ничек биер ул?!”
Совет солдатлары килеп, коточкыч хәлне күреп, өнсез калып торганда, җаннарында бетмәс үч хисе кайнаганда бер зәгыйфь кенә тавыш ишетәләр. Бу кызчыкның яшәү авазы була. “Монда берсе исән бит!”- дип йөгереп барып, кулларына күтәреп алалар. Аннары бу исемен дә, ничә яшьтә икәнен дә әйтә белмәгән сабыйны госпитальгә озаталар. Ә аңарчы документлар тутырырга, исем кушарга кирәк бит. “Әйдә Вера булсын, ышаныч. Әтисенең исеме - Георгий, анысы җиңү. Җиңүгә ышаныч булып озын - озак яшәсен!” - диләр.
Хәле бик авыр, гомере кыл өстендә була кызның. Аягында гангрена башлана, кисәргә дә җыеналар. Шунда бер доктор: “Аннары ничек биер ул?!”- дип җаваплылыкны үз өстенә алып, үләннәр белән дәвалый башлый. Яшь организм җиңә. Терелгәч, балалар йортына җибәрәләр. Көннәрдән бер көнне Казаннан күн-тире комбинатыннан эшче куллар эзләп киләләр. Инде шактый тернәкләнгән, тик буе кечкенә Вера да үзен күрсеннәр дип аяк очына баса. “Күрәбез, сине алабыз, балакай!” - диләр. Аннары самолетка утыртып Казанга җибәрәләр. Алабыз дисәләр дә, яше җитми икән бит. 5 елны өстәгәч кенә ул күн-тире фабрикасында эшли башлый. Сугыш чоры бит көнне төнгә ялгап.
Очучыларга курткалар, колакчынлы бүрекләр, күн бияләйләр тегәләр. Беренче медален дә шул чакта ала Вера. Шулай итеп, үзләреннән Җиңүгә өлеш кертәләр. Һәм бик күп газаплар, күз яшьләре, кан белән яуланган озак көткән җиңү килә. Тыныч тормыш башлана. Исәннәргә үлгәннәр гомерен дә бәхетле яшәргә кирәк була.
Фашист уколлары нәтиҗәсе
Бик күп газаплар күреп, мең үлемнән исән калган Вераны тырышлыгы, тормышны яратканы өчен язмышы бүләкләргә уйлый бугай. Юлына яхшы кешене чыгара. Балалар йортында үскән егет кызны бер күрүдә үк ошатып, аны да үзен дә бәхетле итәргә уйлый. Кыз гына үзенең тешсез булыннан оялып, баштарак качып йөри. Ләкин язмыштан качып булмый. Бераз очрашкач, мөнәсәбәтләрен ЗАГСта рәсмиләштерәләр. Кызга егетнең тәвәкәллеге, үз сүзендә тора белүе ошый. Ул аны, ирен бүген дә яратып-сагынып сөйли.
Әйе, начар кешедән күп бала тапмыйлар. Вера ханым өч тапкыр әни булу бәхетен татый: ике малай һәм бер кыз бүләк итә дөньяга. Ләкин явыз фашистлар аның бөтен тормышын агулаганнар икән бит. Балалары берсенә 21, икенчесенә 30 да гүр ияләре булгач, әти-әни Мәскәү клиникасына баралар. Анда бик нык тикшергәч, бу фашистлар уколларының, кансыз тәҗрибәсенең нәтиҗәләре диләр. Бу хакта ишеткәндә Вера ханымның балсыз балачагы кабат күз алдыннан уза.
Ләкин яшәргә кирәк. Исеме дә шуңа өнди. Кайгыларын онытыр өчен Вера ханым Бакаева эшкә чума. Яраткан хезмәтендә. Туган фабрикасында 50 елга якын эшли. Үзе бер кеше гомере. Заманалар үзгәреп, фабриканы япканнан соң, өйдә күңелсезләнеп утырган хатынын ире үз янына Компрессорлар заводына чакыра. Хезмәтне яраткан ханым монда да 17 ел, лаеклы ялга киткәнче тырышып эшли.
Озын гомерендә бик күп үлемнәр күрергә туры килә аңа. Шуның иң аянычылысы бердәнбер кызының баладан соң тернәкләнә алмыйча, 36 яшендә 3 айлык сабыен ятим калдырып бакыйлыкка күчүе. Тик балага кушылып елап утырып булмый: сабыйны карарга, үстерергә кирәк. Балалар йортына алып китәбез дип килгәннәрнең юлына бирмим дип каршы төшә. Ятим үсүнең, балалар йорларының ни икәнен яхшы белә... Бүген инде ул егеткә 26 яшь. Фашист уколларының тәэсире аңа да булмасын, гомерен кыскартмасын дип куркып яши дәү әни. Бүген инде алар икәү генә яшиләр, ире дә гүр иясе.
“Ул миңа әнием кебек”
Әгәр Алла ярдәм бирмәсә, адәм баласы ни эшләр иде икән? Менә минем дә шундый яше буенча карчык булса да, алай дип әйтергә тел әйләнми торган ханым турында ишеткәч, язасым килде. Һәм миңа аның дустының, ярдәмчесенең хәтта саклаучы фәрештәсе дисәң дә була, Елизавета Николаевна Сапоркинаның телефонын бирделәр. Ул мине тукталышта үзе каршы алып, Вера ханымның өенә озатып куйды. Юлда танышып киттек. Ул рус теле һәм әдәбияты укыта икән. Үзе дә шигырьләр яза. Яшәү яме, мәгънәсе турындагысы бөреләр ачылган куаклар янында бигрәк тәэсирле яңгырады. Ә Вера ханым безне подъезд ишеге төбендә каршылады. Аннары бергәләп күршедәге 8нче гимназиягә киттек. Бу уку йорты Вера ханымга икенче өе кебек. Анда аның балалары укыган, оныгы белем алган. Инде бүген дә ул бирегә шатлыгы белән дә, борчуы белән дә уртаклашырга еш килә. Укучылар да аның чыгышларын сугыш турындагы куркыныч кино карагандай, әсәрләнеп тыңлыйлар. Елизавета Николаевна: Вера ханымны “Ул миңа әнием кебек!” - ди. Әйе, аларның әни белән кыз шикелле мөгамәләләре сокланырлык. Ул һәркөнне аның хәлен белеп шалтырата. Вакыты булганда ул яраткан кәбестә бөккәнен алып килеп тә җитә.
“Иске туннар китерсәләр, әле тагын ясыйм”...
Вера ханым Бакаеваның тагын бер гамәлен әйтми калдырсам, аның нур чәчеп торган сурәте тулы булмастыр. Махсус хәрби операция башлангач, сугыш афәтләрен үзе күргән, үзе татыган ханымның кабат тынычлыгы югала. Ничек тә булышасы, алдагы җиңүгә үзеннән дә өлеш кертәсе килә. Һәм аның биш дистәгә якын кайчы тотып, тире кискән алтын куллары кабат эшкә тотыналар. Иске туннан яу кырындагы егетләр өчен итек астына куя торган җайлы, җылы табан асты ясый башлый. Юк 1-2не генә түгел, 1700 пар. Аларны волонтерлар аша җибәрә. Рәхмәт сүзләре дә озак көттерми. “Иске туннар китерсәләр, тагын ясыйм”, - ди.
Әйе, Вера ханымның тормышны яратуына сокланып туялмаслык. Күз генә тимәсен берүк. Ә менә Вера ханымга да, башка волонтерларга, игеклекле җаннарга инде фронтка булышырга язмасын, сугышлар тизрәк туктасын. Озак көткән җиңүне безгә дә күрергә язсын иде инде. Кояшлы май көннәрендә барыбызда да да: олысында да, кечесендә дә шул бер теләк. Вера ханымда да шулай, башкача була да алмый. Ул бу көннең киләсенә ихластан ышана. Вера үзе дә ышаныч дигән сүз бит. Менә шул ышаныч аны яшәткән һәм бүген дә яшәтә һәм яшәтәчәк тә әле.
Комментарийлар