16+

Менделеевск шәһәрендә «Пастернак укулары» була

Татарстанның Менделеевск шәһәрендә 12-13 сентябрьләрдә «Пастернак укулары» IVнче әдәби-театр фестивале үткәрелә.

Менделеевск шәһәрендә «Пастернак укулары» була

Татарстанның Менделеевск шәһәрендә 12-13 сентябрьләрдә «Пастернак укулары» IVнче әдәби-театр фестивале үткәрелә.

Әлеге чара ЮНЕСКО канаты астында һәм Россия Президентының сәнгатьне үстерү фонды теләктәшлегендә оештырыла.

— Борис Пастернак заманында Менделеевск шәһәрендә яшәгән. Аның «Доктор Живаго» романында Бондюг бистәсе турында да язылган. Фестивальдә Россиянең танылган язучылары, артистлары да катнаша, БДБ илләренә дә чакырулар җибәрелде. Менделеевск шәһәренең Ленин урамында Борис Пастернакның музей-йорты бар. Урам карнавалы бик матур булачак. Фестивальне оештыруда, гомумән, Менделеевск шәһәрен үстерүдә «Аммоний» акционерлык җәмгыятенең ярдәме зур, — диде Менделеевск муниципаль районы башлыгы Роберт Искәндәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Прессуха. Фото: Бадриев

«Аммоний» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Дмитрий Макаров әйткәнчә, әдәби фестивальгә 10 мең кешенең килүе көтелә. «Аммоний» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин үзенең чыгышында Борис Пастернакның Нобель премиясе алганлыгын искәртте.

—Казанда 6 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Черек күлдә «Пастернак укулары» кысаларында яшь шагыйрьләр чыгыш ясый, — дип хәбәр итте Юрий Разбежкин.

Россия артистлары Нелли Уварова белән Ксения Алферова видеоэлемтә аша чыгыш ясап, Менделеевск шәһәрендәге әдәби-театр чараларында катнашачакларын әйттеләр. 

Менделеевск шәһәрендәге «Атмосфера» куполында «Утиная охота», «Московская дьяволина» спектакльләре, ә Гассар исемендәге мәдәният сараенда «ТРИ» спектакле куела, «Минем Пастернак» әдәби кичәсе үткәрелә.

Прессуха. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading