Татарстанда күп функцияле үзәкләр челтәре оештырылганга 10 ел тулды, хәзер 50 урында МФЦ эшли.
Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы Татарстандагы МФЦ челтәре эшчәнлеген “бик яхшы”, дип бәяләгән, башка төбәкләргә үрнәк мисалында күрсәткән.
Көек халкына МФЦ кирәк
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 11 яңа офис ачылды. Казанның Дәрвишләр, Юдино бистәләрендә һәм Салават Күпере торак комплексында да МФЦлар халыкны кабул итә. Көек бистәсендә яшәүчеләр саны хәзер 50 меңнән артып китте. Питрәч районы хакимиятенә кат-кат мөрәҗәгать итүебезгә карамастан, Көектә җир кишәрлеге һаман билгеләнми, – дип сөйләде Татарстанның “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафарова МФЦның эшчәнлегенә багышланган утырышта.
Һәркемнең үз гозере
Халык МФЦга күбрәк милекне теркәү, салым түләү, Эчке эшләр министрлыгыннан һәм ведомстволардан белешмә, пенсия һәм социаль иминият сораулары белән мөрәҗәгать итә.
– “ВКонтакте” социаль челтәрендә Чат-бот, Госключ кебек яңа хезмәт күрсәтүләр булдырылды. “Цифрлы профиль” хезмәтен кулланырга мөмкин. Физик затларның “банкрот” хәле теркәлә, элек гражданнар моны арбитраж суд аша гына башкара ала иде. “Җанатар картасы” (“Карта болельщика”) эшләп бирелә. Аны МФЦда һәм биометрия ярдәмендә Бердәм биометрия челтәрендә ясатып була. Спорт чараларына кергәндә җанатар Картасы таләп ителгәнлектән, мөрәҗәгатьләр артты, – диде Ленара Мозафарова.
“Ак-Барс-Арена” стадионыында футбол матчлары үткәрелгән көннәрдә МФЦ хезмәткәрләре “Җанатар картасы”н язып бирә.
Җиңүчеләр дәвамчылары без
– Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2025 ел – Ватан сакчысы елы, дип игълан ителде. Быелның май аенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Сугыш чоры кешеләренең батырлыкларын онытмыйбыз, ә бүген махсус хәрби операциядә катнашучы геройлар алдында баш иябез. Алгы сызыкта безнең дусларыбыз, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз. МФЦ хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтеп тора. МФЦда махсус хәрби операциядә катнашучыларга “Махсус хәрби операциядә катнашучы” белешмәләре әзерләп тапшырыла, – диде Ленара Мозафарова.
Теләкләр һәм фикерләр
“Народное ополчение” хәйрия фонды рәисе Илдар Акбулатов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә МФЦ белән хезмәттәшлектә эшләүләре турында сөйләде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов әйткәнчә, МФЦ аша 200 мең автомобиль йөртү таныклыгы эшләтеп алынган, 40 мең транспорт чарасы теркәүгә куелган. Татарстанның цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин:”Кешеләр озакламыйча МФЦ хезмәткәрләренә видеоэлемтә аша гына мөрәҗәгать итә башлаячак. Мондый электрон элемтә шартлары әзерләнелә”, – диде.
Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов үзенең чыгышында МФЦ эшчәнлеген уңай бәяләде, Көек бистәсендә МФЦ бүлекчәсе ачуда булышырга ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар