Татарстан Фәннәр академиясенә – 35 ел.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 1991 елның 30 сентябрендәге указы нигезендә Татарстан Фәннәр академиясе оештырылды. Татарстан Фәннәр академиясе “Нәтиҗәле һәм көндәшлекле икътисад”, “Кадрлар”, “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы үстерү” илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга хезмәт өлеше кертеп эшли.
Академия милләт сакчысы
– 1990 елларда Татарстан Фәннәр академиясе оештыруга каршы төшүчеләр дә булды, “Россия Фәннәр академиясе бар, шул җиткән”, диделәр. Ул вакытта Эстониянең, Литва һәм Латвиянең академияләре бар иде инде, ә нигә Татарстанныкы булмаска тиеш? Академия ул милләтнең фәнни нигезе, ул милләтнең телен һәм мәдәниятен саклый.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Фәннәр академиясен оештыруга һәм аның эшчәнлегенә нык булышты, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең 2006-2014 еллардагы президенты Әхмәт Мазгаров.
Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов була.
– Мансур Хасанов җитәкчелегендә башланган эшләрне дәвам иттек. Фәнгә игътибар кимегән 1990 елларда шактый галимнәр чит илләргә китә башлады. Без галимнәребезнең Татарстаннан китүен булдырмый калдык. Минтимер Шәймиевтән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та республиканың Фәннәр академиясенә игътибар күрсәтә. Ислам дөньясы конференциясе төрле илләрдә үткәрелә, XVI нчы халыкара конференцияне Казанда уздыруга ирештек.
Татар энциклопедиясе 6 томда чыгарылды. Кырым татарлары тарихы 2 томны тәшкил итте. Фәнгә кертелгән 1 сум соңыннан 2-7 сум файда сыйфатында әйләнеп кайта. Татарстан Фәннәр академиясе Татарстан һәм Россия җитәкчелегенә фәнни теләктәшлектә тора. Татарстан Фәннәр академиясен бүген Рифкать Миңнеханов җитәкли, республиканың Фәннәр академиясе ышанычлы кулларда, – диде Әхмәт Мазгаров.

Электрон дөньяга атладык
– Җәмгыять үсештә, электрон технологияләр барлыкка килде. Без дә цифрлаштырудан артта калмаска тырыштык. Татар теле сүзлекләре электрон вариантта да төзелде. Электрон яссылыкта милли тел булмаса, тел кулланыштан төшә һәм югала башлый. Казанның 1000 еллыгын дәлилләүдә Татарстан Фәннәр академиясенең тырышлыгы зур булды. Федераль үзәктән Казанга 900 миллиард сум бирелде, әлеге акачлар кире түләнелмәде диярлек, шәһәребезгә бүләк рәвешендә калды. Дөньяның фәнни алгарышларын кулланып үсеш ала барганда да үзебезнең милли төсмерне югалтмыйк, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең 2014-2023 еллардагы президенты Мякзюм Сәлахов.

Галимнәр җәмгыятьнең җилкәне
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үзенең чыгышын Әхмәт Мазгаров белән Мякзюм Сәлаховка хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп башлады. Фәннәр академиясендә 647 кеше эшләвен, шуларның 80е – фән докторы булуын искәртте.
– Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Татарстан Фәннәр академиясе шушы шигарьләр астында эшли. Фән ул җәмгыять үсешенең алдыннан барырга, киләчәк икътисадының нигезен алдан корырга тиеш, без моңа омтылабыз.
Яшь галимнәргә, университетның стартап-студиясенә булышлык күрсәтелә, инженерлык мәктәбе оештырылды. Уртак тырышлыкта татар теленең 6 томлык сүзлеге чыгарылды. Халыкара яссылыкка чыгабыз, 15 ил белән элемтәдә торабыз, 36 хезмәттәшлек килешүе кабул иттек.
Россия Фәннәр академиясенең, Татарстан Рәисенең, республикадагы сәнәгать предприятиеләренең ярдәмен тоеп эшлибез. Ветераннарыбызга, галимнәргә, фән дөньясына тәүге адымнарын ясаучыларга уңышлар телим! Без җиңәрбез! – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар