16+

Мунчаны төзүен-төзедем, ләкин чабынырга керә алмыйм

Җир кишәрлегенә һәм күчемсез милеккә кагылышлы кануннарда үзгәрешләр бар.

Мунчаны төзүен-төзедем, ләкин чабынырга керә алмыйм

Җир кишәрлегенә һәм күчемсез милеккә кагылышлы кануннарда үзгәрешләр бар.

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта 307нче, 487нче һәм 186нчы Федераль кануннарга аңлатмалар бирелде.

Ташландык җир “тавышлы”

Татарстанның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Кадыйров таныштырганча, 307нче Федераль канун быелның 1 мартыннан гамәлгә куелды.

– Канун нигезендә кешегә үзенең җир кишәрлеген куллана башлауга керешү өчен 3 ел вакыт бирелә. Мондый 3 ел вакыт аралыгы сазлыклы, чүп-чар белән бик нык тулган, үсемлекләр басып киткән кишәрлекләргә кагыла. Кеше шушы вакыт эчендә үзенең җир кишәрлеген куллана башлауга әзерли. Бу вакытта кешенең җир кишәрлеге тартып алына алмый. Ләкин, 3 елдан соң әлеге кишәрлектә шәхси йорт, кибет төзелә башларга яки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә керешү тиешле. 3 елдан соң да җир кишәрлеге максатчан кулланылмаса, җир кишәрлеге тартып алынырга мөмкин иде. Хәзер 307нче Федераль канун буенча кешегә үз җир кишәрлеген куллануга әзерләүгә 5-7 ел вакыт бирелә, – диде Азат Кадыйров.

Инде 7 елдан соң да җир кишәрлегең һаман ташладык хәлдә кала бирсә, ул очракта штраф салына, җир кишәрлегең дәүләт тарафыннан тартып та алынырга мөмкин.

Республикада авыл хуҗалыгы максатындагы 4 622,6 гектар җир исәпләнә. Шулардан 52 199,1 гектар җир кулланылышта түгел. “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына Азат Кадыйров:”Кулланышта булмаган мәйданнарда пай җирләре дә бар. Кайбер урыннарны су баса, аларны куллану авырлаша. Әлмәт районында нефть торбалары сузылган территорияләрдә дә җирләрне авыл хуҗалыгы максатларында кулланып булмый”, – дип җавап кайтарды.

Төзелеш тәмамлануга теркәргә йөгер

Росреестр федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борханова аңлатканча, 487нче Федераль канун төзелгән корылмаларны кичекмәстән теркәү таләбе куя. Гражданнар күчемсез милекләрен гадиләштерелгән тәртиптә (мәсәлән, “дача амнистиясе” буенча) терки алалар.

– Кеше үзенең җир кишәрлегендә, әйтик, мунча төзеде ди. Ул анда юынырга, чабынырга керә алмый булып чыгамы инде бу хәл? – дип кызыксындым.

– Мунчасына керә ала. Мәсәлән, кеше яңа мунчасына газ кертергә тели. Мунча күчемсез милек сыйфатында документлаштырылмаган очракта, әлеге мунчага газүткәргеч сузу эше башкарылмый, – дип җавап бирде Лилия Борханова.

Татарстанда 4,4 миллион күчемсез милек исәпләнә, шуларның 368,3 меңе документлаштырылмаган. Мәсәлән, 180 мең җир кишәрлеге, 627 бина, 7,3 мең корылма, 485 төзелеп бетмәгән объект, 8,5 мең машина-урын теркәлмәгән.

– Җир кишәрлегенең чикләре тәгаенләнмәгән очракта, 2025 елның 1 мартыннан башлап, әлеге җир кишәрлегенә хокукны рәсмиләштереп булмый. Чикләре тәгаенләнмәгән җир кишәрлегендәге бина, корылма яки төзелеп бетмәгән объект кадастр исәбенә куелмый, күчемсез милеккә хокук теркәлми, – дип искәртте Лилия Борханова.

“Эскроу хисап”ка өй туе

Лилия Борханова сөйләгәнчә, 186нчы  Федераль закон шәхси йортны эскроу хисап тәртибендә дә төзү мөмкинлеге бирә.

– Бу заказчы белән подрядчы оешма үзара килешенгән очракта башкарыла. Акча банкта саклана, подрядчы оешма ул акчаны эш башкарганнан соң гына ала. Заказчы банкка күчергән акча өй төзелеше тәмамланганчы саклана һәм иминиятләштерелә. Әгәр берәр төрле иминият хәле килеп чыга калса, акча 10 миллион сумга кадәр 100 проценты белән кайтарып бирелә. Өйне эскроу хисап тәртибендә төзү мәҗбүри таләп түгел, – диде Лилия Борханова.

Кеше шәхси өй төзи башлаганчы, бу план-нияте турында җирле хакимият органнарына хәбәр бирергә тиеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading