Ел саен 2,5 меңгә якын кеше аучылык билеты ала.
Ни өчен аучы билетын алу кыенлаша? Зәңгәр күлгә керүне ник түләүле иткәннәр? Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегия утырышында әлеге сорауларга ачыклык керттеләр.
Биологик ресурслар буенча комитет рәисе Федор Батков хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән "Аучылык турында"гы федераль законга үзгәрешләр керәчәк.
– Без берничә тапкыр федераль үзәккә, башка субъектлар кебек үк, законнарны үзгәртү һәм аучылык билетын бирүгә таләпләрне арттыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттек. 1 сентябрьдән "Аучылык турында"гы законга үзгәрешләр гамәлгә керә. Хәзер аучылык билетын алучы гражданнар курслар узарга һәм аучылык минимумы белемнәрен тикшерергә тиеш булачак. Шуннан соң гына аучылык билетын алачаклар. Болар барысы да хокук бозу куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, – дип, ул Нурлат һәм Менделеевск районнарында коралны сак кулланмау аркасында килеп чыккан фаҗигаләрне искә алып үтте. – Болар барысы да аучылык кагыйдәләрен белмәү һәм кайвакыт аңа игътибар итмәү аркасында килеп чыга, моңа юл куярга ярамый.
Ведомство алдында торган төп бурычларга килгәндә, ул да булса аучылык ресурсларын, шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклау һәм аннан нәтиҗәле файдалану. Республикада аучылык җирләренең гомуми мәйданы - 6,3 миллион гектар. Шул ук вакытта табигый һәм антропоген факторлар аркасында аучылык мәйданнарының 70 проценты түбән сыйфатлы. Шуңа да карамастан, республиканың аучылык тармагы үсә. Аучылык ресурсларының күпчелек төрләре саны арта һәм республика өчен яңа булган хайваннар төрләре, аерым алганда марал һәм тимгелле болан белән тулылана.
– Соңгы ун елда, маралларны табигый яшәү тирәлегенә чыгарганнан бирле, аның ареалы 3 тән 18 районга кадәр киңәйде. Тимгелле болан республиканың алты районында исәпләнә. Узган елда беренче мәртәбә аның саны исәпкә алынды. Шул рәвешле, республикабызның биотөрлелеге баеп бара. Кайбер коллегалар үзебездә боланнар үрчетү перспективасына шик белән караган иделәр, йә бөтенләй дә ышанмады. Әмма уртак тырышлык нәтиҗәсендә лаеклы нәтиҗә алуга ирештек. Бүгенге көндә республика вольерларында 2 меңнән артык болан яши, табигый тирәлектә – 1 меңгә якын, – дип сөйләде докладчы.
Узган елда республика өчен зур вакыйга булып 1995 елда республиканың Кызыл китабына кертелгән көрән аюны китаптан чыгару тора. 2024 елда аның саны 97гә җиткән. Соңгы ун елда өч тапкырга артканнар. Көрән аюлар Әгерҗе, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзән районнарында күзәтелгән. 70 процент чамасы кышка республикада кала ди.
Махсус сакланылучы табигать территорияләренә килгәндә, бүгенге көндә табигый-тыюлык фонды республиканың 7 процентын алып тора.
– Әмма уникаль табигый объектларны саклап калу һәм шул ук вакытта халкыбыз өчен табигатькә зыян китермичә ял итү мөмкинлекләрен төрлеләндерү өчен, махсус сакланылучы табигать территориясендә туристлык ташкыннары белән нәтиҗәле идарә итүнең яңа чараларын карарга кирәк. Әйтик, Зәңгәр күл тыюлыгына килүчеләрнең артуы теркәлде, һәм антропоген йөкләнеш артканнан-арта барды. Түләүле итү исә Зәңгәр күл экосистемасына антропоген йөкләнешне киметү һәм аның деградациясен булдырмау өчен кирәкле һәм мәҗбүри чараларның берсе булды. Без су объектларына булган йөкләнеш – төзелеш һәм шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү һәм аларны алга таба төзекләндерү мәсьәләләрен күп тапкырлар күтәрдек. Әлеге проблемалар сулыкларның чәчәк атуы, күлләрнең деградациясе һәм елгаларның кибүе кебек сизелерлек нәтиҗәләргә китерә, – дип билгеләп үтте Федор Батков.
2025 елны комитет хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын инвентаризацияләүгә багышланачак, һәм агымдагы елда алар алдында республиканың территориаль аучылык төзелеше схемасын эшләү һәм раслау, шулай ук Татарстанның Кызыл китабын яңадан бастырып чыгару бурычы тора.
Республикада 631 сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төре аеруча сак астында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар