16+

Эмиль Талипов: “Нинди генә хыянәт булса да, кичерә алмыйм”

Яшь буын артистлары арасында Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, һичшиксез, аерылып тора.

Эмиль Талипов: “Нинди генә хыянәт булса да, кичерә алмыйм”

Яшь буын артистлары арасында Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, һичшиксез, аерылып тора.

Аның сәләтенә сокланалар, аның урынында булырга телиләр. Ә Эмиль үзенең гадәти тормышын яши кебек. Күптән түгел ул Тукай премиясенә дә ия булды. Эмиль Талипов белән тормыш һәм иҗат турында фәлсәфәгә бирелеп алдык.

– Котлыйбыз! Узган ел Тукай премиясе кулдан ычкынса да, быел сез җиңүчеләр рәтендә. Тукай премиясен Тукай ролендә алу да аеруча кадерледер?

– Тукай шәхесе минем тормышта аерым урын алып тора. Ул генә янәшәдә. Әти мәктәптә рус һәм татар теле, әдәбият укытучысы булып эшләде, шуңа өйдә классикларның китаплары күп иде. Бервакыт кечкенә чакта кулыма Тукай китабының бер битен ачтым да: «Бу нәрсә?» – дип сорадым. «Үлемтек битлеге», – диде әти. Озак уйланып йөргәнем әле дә хәтердә. Әти белән без һәр елны опера һәм балет театры янына шигырь бәйрәменә бардык. Шунда туңа-туңа шигырь тыңлавым да истә. Мәктәптә янә Тукай. Аның әсәрләрен сәхнәләштердем. Мәдәният институтында укыган мәлдә дә Тукайны уйнадым. Театрга эшкә кергәч тә, Тукай булдым. Хәтта хатыным Илсөяр белән дә Тукай һәйкәле янында таныштык. Бу мизгелләрнең берсе дә махсус эшләнмәде. Язмыштыр, күрәсең...

 “Казанга Тукай кайткан” спектакленең тарихы да шигырь бәйрәмендә башланып китте. Резеда Зәйниева-Гобәева белән Айдар Җаббаров миңа концертта чыгыш ясарга тәкъдим иткән иде. Ул чыгыш халыкта төрле хисләр калдырды: кемдер бик ошатты, ә кемдер, киресенчә, кабул итә алмады. Ярты елдан соң, Айдар спектакльне сәхнәгә куярга алынды. Рамазан ае, бөтен кеше уразада иде әле. Аллаһка тапшырып башкарып чыктык. Дөресен әйткәндә, нәрсәдер килеп чыгуына ышанып та бетмәгән идем. Әмма эшләү күңелле булды. Тукай – милләтебезнең йөзек кашы. Әлбәттә, аны сәхнәдә уйнау җаваплылык та, бәхет тә. Без ул вакытта Тукай премиясе турында бөтенләй уйламадык. Гомумән, ниндидер премия, бүләк алам дип иҗат итеп булмый. Алай эшләүнең мәгънәсе дә юк. Насыйп ризык теш сындырып керә диләр. Беренче елны, премиягә дәгъва кылганда, чыннан да, өметләндек. Җиңәрбез кебек иде. Булмады. Әмма без аннан соң тынычланып калдык, шуңа күрә быел артык дулкынланмадык. “Казанга Тукай кайткан” әсәренең премьерасы алдыннан әтиемнең гомере өзелде. Әтине җирләгән көнне премьера уйнадым. Шулвакыт эчтән генә: “Бу спектакль белән Тукай премиясен алачакбыз әле, әти”, – дип әйтеп куйдым. Күрәсең, Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгән. Тукай – иҗат юлымда иң зур рольләремнең берсе. Бу эшне миңа ышанып тапшырганнары өчен Резеда Зәйниева-Гобәева белән Айдар Җаббаровка бик рәхмәтле.

– Әтиегезнең авыруы турында алдан белдегезме? Аның вафаты сезне дә сындыргандыр. Андый халәттә ничек сәхнәгә чыктыгыз?

– Әтинең йөрәк-кан тамырлары авыруы бар иде. Аны һәрвакыт саклап, сәламәтлеге өчен борчылып яшәдек. Әти эшләп торган җиреннән,  кисәк китеп барды. “Линолеумны алыштырып алыйм әле”, – дип әни белән сөйләшкән мәлдә басып торган җиреннән сыгылып төшкән. Тромб өзелгән, күрәсең. Миңа апалар шалтыратты: “Әтигә ашыгыч ярдәм чакырттык”, – ди. Ашыга-ашыга юлга чыктым. Авиатөзелеш районында 22нче авиатөзелеш заводы янында самолет бар. Шул урынга җиткәндә әни: “Улым, әтиең китте инде...”– дип хәбәр итте. Хәзер дә шул самолетны күргән саен, әтинең үлгән көнен искә төшерәм... Әти белән араларыбыз бик якын иде. Һәрьяклап сәләтле кеше булды. Әти иҗат юлына кереп китәргә дә этәргеч бирде. Тормыш бу, һәр нәрсәне дә алдан белеп бетереп булмый. Спектакль куясы көнне сәхнәгә чыкмый калу мөмкин түгел иде. Мин бу рольне башкарып чыгарга тиеш икәнемне белдем. Мәлҗерәп төшәргә ярамавын аңладым. Премьера уйналгач, берникадәр тынлыкта калгач, авыр булды. Мин хәзер дә әти белән сөйләшәм, фикерләшәм әле. Күп әйбергә ризалашмыйм, чөнки әти рөхсәт итмәс төсле тоела. Бу инде канга сеңгән.

– Әниегезгә хәзер бик кыендыр...

– Әти вафатыннан соң, кайбер әйберләрне эзләп таба алмыйча интектек. Һәр нәрсәнең үзе җайлап куйган урыны бар иде. Әнигә, әлбәттә, авыр. Ул аны безгә сиздермәскә тырыша. Ләкин... Әти үз куллары белән эшләп калдырган әйберләр – барысы күз алдында тора бит. Әни: “Йөрим-йөрим дә, елап алам инде”, – ди.

– Үзеннән соң истәлекләр калдырып китә алуы да кадерле. Авылда аңа багышлап истәлек кичәсе дә оештырганнар икән. Бу кемнең идеясе?

– Дөресен әйткәндә, мин оештырган чара түгел. Моңа алынсам, әти үзе дә аңламас иде кебек. Ул бик тыйнак кеше булды. Ә авылдашлар теләгәч, мин инде үз көчемнән килгән кадәр ярдәм иттем. Шунысы кызык: бу кичәдә әтине бөтенләй башка яктан ачтым. Тормышта кеше никадәр күп рольләр башкара икән. Кайбер видеоларны гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Әти – яхшы кеше иде... Укымышлы, гадел, тыйнак. “Тукай премиясе лауреаты булуыңны күрсә, бик сөенер иде”, – ди әни. Шулай да мин аңа биргән вәгъдәмне үти алдым. Премияне алгач та, әти янына зиратка киттем.

– “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә сез – Әҗәл. Тормышта үлем белән очрашканнан соң, әҗәл сезнең өчен нинди?

– Яшисе килү теләге һәрвакыт бар. Бу – табигатьтән, Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган үз-үзеңне саклап калу инстинкты. Әҗәл – ул тормыш юлдашы. Вакытың җитмичә, ул сиңа тими. Яшь вакытта аның турында артык уйланмыйсың. Әҗәл әле ерак, сине куып тотмас кебек тоела. Аллаһ ничек насыйп итә бит. Әҗәлнең кайчан киләсен алдан белү мөмкин түгел. Тормыш – ахыры булганга күрә ямьле дә, тәмле дә, кадерле дә. Шуңа күрә яшисе килә. Ахыры булмаса, бәлки, яшәүдән дә туяр идек. Еллар үткән саен бу уйларга ныграк инанасыңдыр. Аллаһы Тәгаләне яраткан, аңа ихлас ышанган, рәхмәтен әйтә белгән, уй-фикерләрендә, гамәлләрендә чисталык булган кеше әҗәлдән азрак курка. Гөнаһларың күбрәк булган саен, әҗәлдән ныграк куркасыңдыр. Шунысын да өстәп әйтер идем әле: әҗәл килгәч, киткән кешегә түгел, калган кешегә кыен. Алар өчен күбрәк борчыласың. Шәхсән мине: “Китеп барсам, балалар нишләр? Минем өчен янып-көеп яшәүчеләр, миннән ярдәм өмет итүчеләр нишләр?” – дигән сораулар ныграк куркыта. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән узып булмый, шуңа күрә: “Аллаһка тапшырдык”, – дип әйтәсең дә, яшисең.

– Спектакльдә дә сез Әҗәлне башка яктан ачасыз.

– Бакый Урманчы артыннан шундый ук Сөембикә сыны ясасам, минем эшнең мәгънәсе буламы соң? Әҗәл – Равил абый Шәрәфиевның легендар роле. Аңа пародия ясап була, булдыра алам. Ләкин иҗат кешесе буларак минем алай эшләргә хокукым юк. “Нәкъ Равил абый кебек уйнадың” дигән сүз – уңай күрсәткеч түгел.

– Иҗатның югары ноктасына җиткәндә артистларның “йолдызлык чире” белән авырый торган гадәте бар. Сез алдан “прививка” ясаттыгызмы әллә?

– Чын эш кешесенә андый авыру йокмыйдыр. Минем өчен бар да гади: роль биргәннәр икән, син аның өчен җаваплы. Үземә реклама ясый да белмим. Социаль челтәрләрдә шәхси сәхифәм юк, чөнки: “Үземнән-үзем туйдым”, – дип әйтерлек дәрәҗәгә җитәсе килми. “Йолдызлык чире”нең кешедә ничек чагылганын да белеп бетермим, дөресен әйткәндә. Ул авыру рухи йә акыл ягыннан саерак булсаң, эләгәдер. Бәлки, кешене акча бозадыр...

– Алып баручы Эмиль Талиповны да күзәтергә рәхәт. Ни өчен бу эшкә сирәк алынасыз?

– Әзер сценарий буенча алып бару кыен. Мин аны чип-чиста башкарып та чыга алмыйм. Сценарийдан читкә тайпылам, кайвакыт тотлыгып кала алам. Алып баручы буларак яхшы чыгыш ясар өчен озак әзерләнергә кирәк. Минем өчен бу – энергияне ала торган эш. Иң зур сәбәп, мөгаен, театрны яратудыр. Телевидение, радиода артык күренеп йөрисе килми, чөнки тамашачы мине алар белән дә бәйләп күзаллый башлавыннан куркам. Беркемне дә үпкәләтәсем килми. Ләкин кайбер артистларны театрдан кала башка урында да күргәч, актер буларак кабул итү кыенрак. Яхшы уйный, ләкин тулысынча ышандырмый. Шуңа күрә мин энергияне рольләрем өчен саклыйм.

– Эштән чыккач, сез гап-гади гаилә кешесеме?

– Гаилә – рәхәтләнеп ял итә торган урыным. Сине көтеп торучылар барлыгын белгәч, өйгә кайту тагын да зуррак канәгатьлек хисе бирә. Балалар, хәләлем Илсөяр белән сөйләшәбез, бергәләшеп өйдәге мәшәкатьләргә чумабыз. Өйдә плинтус ябыштырабыз әле менә. Эштән соң, кул белән эшләргә яратам. Арып кайткан вакытта сөйләшәсе килмәгән мизгелләр булгалый инде. Әмма Илсөяр аны шунда ук сизә. “Хәзер сорыйммы әллә бераз соңракмы?” – ди. Бер-беребезне аңлап яшибез, шөкер.

– Сез уйланырга, анализга бирелергә яратасыз. Тормыш иптәшегез дә шундыймы?

– Илсөяр миннән дә акыллы. Ул тормыш буенча “отличник”. Һәр нәрсәсе төгәл, үз урынында. Илсөяр кайвакыт күп нәрсәгә күзләремне дә ача әле, шуңа еш кына аның белән фикер алышам. Ул иҗаттан ерак кеше түгел. Тормышта да без барысын бергә эшләргә күнеккән. Илсөяр балалар белән булса, мәсәлән, савыт-саба да юып куя алам. Мин аны үзем тәкъдим итәм. Гомумән, без эшне “зат”ларга бүлмибез.

– Сезнең мөнәсәбәтләр дуслыкка да охшаган кебек.  Бу еллар дәвамында бергә булудан барлыкка килгән хисме? Әллә мәхәббәт үзгәрмиме?

– Мин дуслык төшенчәсенә төгәл аңлатма бирә алмыйм. Ир белән хатын арасында нинди дуслык булсын инде? Ул башка хис: бербөтен булу. Насыйп булган ярлар бер-берсен очраткач, бербөтен булалар. Егет белән кыз булып очрашып йөргән чакта Илсөяр бер кәгазь битен алып, ике боҗра ясаган иде. “Менә шушы ике боҗра кушыла һәм бер бөтен барлыкка килә”, – дип әйткәне исемдә. Бу фикерне мин Илсөярдән ишеттем. Шатлыкта да, кайгыда да бергә булу, хәтта бернәрсә булмаганда да, сүзсез генә янәшә утырганда да бәхетле булу. Мәхәббәт көннән-көн көчәя генә бара. Елдан-ел Илсөярнең мине ныграк кадерләвен, борчылуын күрәм, шуңа күрә яратуым да артканнан-арта бара.

– Хыянәтне кичерә аласызмы?

– Нинди генә хыянәт булса да, кичерә алмыйм. Янәшәмдә хыянәт итүчеләр алай күп түгел, шөкер. Шулай да берән-сәрән килеп чыккалый. Хыянәтне кабул итә алмавым тәрбиядән дә киләдер. Мин яшәгән урыннарда үзеңне дөрес тотмау, әйткән сүзең өчен җаваплылык алмау мөмкин түгел иде. Хыянәт итсәң, күченеп китәргә генә кала. Эшләгән гамәл, әйткән сүз өчен җаваплылык үсмер чактан ук сеңде. Ә кемдер өчен хыянәт – гадәти күренеш. Хыянәт итүчегә хыянәтне кабул итү җиңелрәктер. Тик мин андый түгел.

– Сез әти-әни буларак балалардан берәр нәрсә таләп итәсезме?

– Кызыбыз Зифа биергә ярата. Аны бию түгәрәгенә биргән идек. Бер-ике дәрестән соң: “Минем йөрисем килми”, – диде. Бию – мәктәп. Зифа аңа әзер түгел әле, күрәсең, шуңа баланы интектермәдек. Табигатьтән бирелгән сәләте бар, әлбәттә. Берәр кайчан кирәк була башласа, ул анда үзе теләп барыр дип уйлыйм. Аның бит биюдән кала да үзе теләп эшләгән мавыгулары бар. Моңа өстәп, мин балаларның артист булуыннан куркам, шуңа күрә килештек. (көлә). Хәзер Зифа, мәсәлән, теннис түгәрәгенә йөри. “Бармыйм”, – дип каршы килми. Хәким әле кечкенә, шулай да тиктормаслыгы сизелә. Бала вакытларында теләгән әйберләрен эшләп калсыннар. Тормыш юлында “тиеш”ләр болай да күп булачак әле.  

– Балалар белән татарча сөйләшәсезме?

– Илсөяр белән алдан ук балалар белән татарча сөйләшергә килешеп куйдык. Татар мультфильмнарын карап, татар телендә аралашып, аларның телләре туган телебездә ачылды, шөкер. Дөрес, балалар бакчасына киткәч, рус сүзләре эләгеп кайта башлады инде. Ләкин мин: “Телне кушып сөйләшмәгез”, – дип әйтәм. Русча сөйләшәсе килсә, русча сөйләшеп алабыз. Аннан янәдән татар теленә күчәбез.

– Укучыларга әйтергә теләгән сүзегез бармы?

– Катлаулы күчеш чорында яшибез. Ләкин без авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз. Бер-беребезгә карата игътибарлырак, җылырак мөнәсәбәттә булсак иде. Дөньяның тыныч булган вакыты юк. Аңа да карамастан яшәргә, тынычлыкка омтылырга кирәк. Бу юнәлештә театрның да тәрбияви роле зур. Спектакльгә килгәндә тамашачы төрле дәрәҗәдә була. Залда ут сүнгәч, спектакль башлангач, кешеләр тигезләшә. Адәм баласының иң матур вакытын күрәсең килсә, аның спектакль караганын күзәтергә кирәк. Һәркемнең күзендә уртак моң, сагыш барлыкка килә. Асылда, иң гүзәл халәттә кешеләрнең  бертөрле булуына инанасың. Театр – кешене кешелекле итә торган җир. Гадәти тормышта да кеше булып калсак иде.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading