16+

«Мама – предприниматель»дән ислам лизингына кадәр: Татарстанда бизнесны ничек үстерәләр?

Татарстанның үсешендә кече һәм урта предприятиеләрнең дә хезмәт өлеше зур.

«Мама – предприниматель»дән ислам лизингына кадәр: Татарстанда бизнесны ничек үстерәләр?

Татарстанның үсешендә кече һәм урта предприятиеләрнең дә хезмәт өлеше зур.

Республикада 190 меңнән артык кече һәм урта предприятие исәпләнә. Быел кече предприятиеләрнең эшчәнлегенә 19,6 миллиард сум ярдәм күрсәтелгән инде.

–  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлегенә зур әһәмият бирә, эшкуарлар белән очраша, технологик юнәлешләрдә активлыкка чакыра. Кече һәм урта предприятиеләр хәзер 40 миллион сумга кадәр финанслана. “Строительство – 2026” шартларында 10 миллион сумнан 60 миллион сумга кадәр займ алырга мөмкин. Кайтарып түләү вакыты еллыкның 8 процентларында 7 елга кадәр каралган. Махсус хәрби операциядә катнашкан яки хәзер дә катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеген башларга ярдәм чаралары арттырылды. Россия брендларына “Знай наших” конкурсы үткәрелә. “Мама – предприниматель” конкурсының төбәк этабы бара. Мондый конкурсларда катнашу файдалы, – диде Татарстанның икътисад министрының беренче урынбасары, Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратьева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Татарстанда 111 сәнәгать паркы оештырылган, алардагы мәйданчыкларның тулыланышы 82 процентны тәшкил итә. Эшкуарлыкны үстерү департаменты директорының урынбасары Эмиль Хисмәтов сөйләгәнчә, сәнәгать паркларына урнашып эшчәнлек алып баручыларга өстәмә ташламалар каралган.

“Татарстан Республикасының эшкуарлыкка теләктәшлек фонды” коммерциячел булмаган оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Линара Борханова хәбәр иткәнчә, Казанда 26 майда Үзенчәлекле осталар үзәгендә эшкуарларның “АлгаРитм” форумы була. “Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Мария Фрундина әйткәнчә, кече һәм урта предприятиеләр Иджара ислам лизингына да мөрәҗәгать итә башлаган, быел шундый 5 килешү төзелгән. “Мастер-Сити” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры Елена Тихонова сүзләренә караганда, республика мәктәпләрендә 6-8 сыйныфлар укучыларына эшкуарлык нечкәлекләре өйрәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading