«Бүген хәләл – бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә торган тулы бер тормыш фәлсәфәсе”.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган Kazan Halal Market халыкара ярминкәсе ачылышында шулай дип белдерде. Хәләл ярминкә «Казан» агросәнәгать паркында үтә.
– Ислам икътисадын үстерү юнәлешендә Татарстан, Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә аерым әһәмият бирә. Бүген Татарстанда «хәләл» стандарты буенча 150дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Экспорт та үсә – узган ел республикадан хәләл продукция китерү күләме 45 млн долларга җиткән, бу 2024 ел күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Агымдагы елда да уңай динамика саклана. Ышануымча, Татарстанның хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен ул яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләребезне тирәнәйтәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, республикада уза торган хәләл ярминкәләр – анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Быел чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100 компания катнаша. Ярминкәдә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән күп төрле продукция тәкъдим ителә. “Бу – Татарстан һәм гомумән Россиянең хәләл базары белән халыкара кызыксынуның ачык дәлиле", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
– Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, елдан-ел әлеге чарага килгән компанияләрнең 10 проценты даими рәвештә “Казан” агросәнәгать паркында калып, үз товарларын тәкъдим итә. “Монда һәр җитештерүче үзенең товарын күрсәтеп калырга тырыша. Бездә узган һәр чара эшлекле элемтәләр булдырырга ярдәм итә. Аның нәтиҗәләре саннарда һәм күләмнәрдә чагыла. Хәләл продукция күләмен һәм экспортны арттыру буенча максатчан эшлибез һәм ул ел да артып бара”, – диде ул.
Министр ассызыклаганча, Татарстан продукциясе дөньяның 50 иленә озатыла. Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча хәләл продукция экспорты 16,5 млн доллардан артыграк булган, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2026 елга хәләл продукция экспортлауны 50 млн доллардан арттыруга ирешү бурычы куелган.
– Ярминкәдә “Яфрак” брендын булдырган Таңбулат Фәттахов үзе ясаган чәйләрне тәкъдим итә. Берничә уникаль үзенчәлегебез бар. Аның берсе: халыкны җыеп, нинди чәй икәнен әйтмичә генә, барлык чәйләрне дә эчертеп карыйбыз, һәм алар үз тавышларын бирәләр. Шуннан чыгып иң тәмлеләре сайлана. Без түгел, халык үзе сайлый. Чәйгә, үзебездә үскән чабырдан тыш, Түбән Новгород, Кырым, Алтайда үскән үләннәр дә кушыла”, – ди ул.
Согуд Гарәбстаныннан килгән Надир Мөшәррәф төрле сорт хөрмә җимешләре алып килгән. Аның продукциясе илнең берничә шәһәрендә инде сатыла. Россиядә бизнесын киңрәк җәелдерер өчен, Казанга килеп карарга булган. Мондагы базарны үзем килеп карыйсым, танышасым килде, ди ул.
Быел ярминкәдә Россия, шул исәптән Әфганстан, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Судан җитештерүчеләре катнаша.
Екатеринбургтан «Русские в моде» брендын булдырган Нина Ручкинаның БРИКСка багышлап ефәктән теккән “БРИКС” яулыгын бик күпләр ошаткан булган. Екатерина Давыдова әйтүенчә, яулыклардагы бизәкләрне алар төрле төбәкләргә багышлап та иҗат итәләр. “Монда килүебезнең максаты – Казан халкын үзебезнең бренд белән таныштыру һәм партнерлар табу. Сувенир рәвешендәге яулыклар бизнес өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз” диде ул.
"Kazan Halal Market" «Казан» агросәнәгать паркында 17 майга кадәр сәгать 8:00дән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар