Әгәр сез картлыгыгызны үзегез тәэмин итәсез, дәүләтнеке дип саналмаган пенсия фондында тупланма өлешегез бар икән, дәүләттән компенсация алырга мөмкинсез.
Ягъни дүәләтнеке булмаган пенсия фондындагы пенсиянең тупланма өлешеннән салым тотып калуын ала аласыз. Иң мөһиме – Федераль салым хезмәте яки эш бирүче аша акчаны кире кайтаруны дөрес рәсмиләштерү.
Пенсиягә салым тотып калуның шартлары нинди?
Пенсия яки иминият кертемнәре өчен салымнарны кире кайтару социаль тотып калуларга карый. Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенә яки эш бирүчегә гариза бирергә кирәк.
Күпме кайтарырга мөмкин? Салым чорында 150 мең сумга кадәр (219 статьяның 2 пункты). Тик бу берьюлы барлык социаль тотып калуларга – пенсия, уку, фитнес һәм башкалар өчен билгеләнгән лимит.
Салымнан тотып калуны түбәндәгеләргә рәсмиләштерергә мөмкин:
-дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү шартнамәләре буенча пенсия кертемнәре;
-Россия Социаль фондында (СФР) пенсиянең тупланма өлешен тулыландыру;
-пенсия иминияте өчен түләүләр;
-гомерне иминиятләштерү буенча кимендә биш елга сузылган кертемнәр.
Әгәр дә сез НДФЛ түләмисез, ягъни РФ Хезмәт кодексы буенча рәсмиләштерелмәгәнсез, милекне сатмагансыз, лотереяда җиңмәгәнсез икән - кире кайтаруны рәсмиләштереп булмаячак. Хокуктан акчаларны күчергәннән соң өч ел дәвамында файдаланырга мөмкин.
Лимитны ничек арттырырга?
Әгәр дә сез тиешле пенсия кертемнәрен ясамыйсыз яки башка нигезләр буенча 150 меңлек лимитны бетергәнсез икән, моның чишелешләре бар:
1. Озак сроклы акча җыю программасы.
2. Шәхси инвестиция счеты (ИИС).
Бу инвестиция һәм саклык программалары. Алар буенча елына аерым 52-88 мең сумны кайтарырга мөмкин. Суммасы сезнең НДФЛ ставкасына бәйле. ИИС буенча ташламалардан файдалану өчен, тикшерелгән брокерда счет ачарга кирәк.
Ничек рәсмиләштерергә?
Түләнгән акчаларның бер өлешен кире кайтаруны эш бирүче аша рәсмиләштерергә мөмкин. Ләкин бүгенгесе көндә моны Федераль салым хезмәтенең шәхси кабинетында эшләү уңайлырак – гаризаны гадиләштереп рәсмиләштерүдән файдаланырга мөмкин. Хәзер ул пенсия кертемнәре өчен салым тотып калуга, шул исәптән дәүләтнеке булмаган фондларга да кагыла.
Әгәр сезнең иминият яки фонд Федераль салым хезмәте белән мәгълүмат алмаша икән, шәхси кабинетта гариза чагылачак – аны имзаларга гына калачак. Әгәр мәгълүматлар белән алмашмасалар, компаниядән күрсәтелгән хезмәтләр һәм аларның бәясе турында белешмә сорарга, ә аннары гаризага беркетергә кирәк.
Салымны кире кайтаруны документлар тапшыру елына кадәрге соңгы өч елда соратып алырга мөмкин. Мәсәлән, 2026 елда сез 2023, 2024 һәм 2025 елларда түләнгән взнослар өчен салымны кире кайтарырга хокуклы.
Әгәр тормыш иптәшегезгә яки әти-әниегезгә пенсиягә акча җыярга ярдәм итәсез икән, сез шулай ук салымны кире кайтаруны рәсмиләштерә аласыз. Моның өчен сезгә үз счетларыгыздан түләү кирәк. Иминият килешүе һәм түләү документлары нәкъ менә сезнең чыгымнарны расларга тиеш.
Ятып калганчы, атып калыгыз, дуслар. Үзегезгә тиешлесен сорап алуның бернинди ояты да юк. Ахыр чиктә, киредән Пенсия фондына салырсыз. Картлыкта ни көткәнен беркем белми әле...
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар