Дүрт кешелек гаиләгә берәр өчпочмак өчен 400 сумга якын акча чыгарып салырга кирәк икән.
Скопировать ссылку
Дүрт кешелек гаиләгә берәр өчпочмак өчен 400 сумга якын акча чыгарып салырга кирәк икән.
Татар табынын камыр ризыгыннан башка күз алдына китерү кыен. Татар мәҗлесенең сый өстәле дә төрледән-төрле пирог-бәлешләргә мул була. Милли гореф-гадәтләребез шулай куша, шулай тиеш...
Дөрес, элек һәр авыл өендә ял саен диярлек пешкән камыр ризыгы исе таралса, хәзер анда да ялкауга чыктылар. Үзең пешереп интеккәнче, кибеттән чыгасың да аласың дип, инде әзерен өстен күрәләр. Яки анда да заказга пешертәләр. Иренмичә шуның белән керем алып тормыш итүчеләр дә барлыкка килде. Белгечләр әйтмешли: “Спрос рождает предложение”.
Шәһәрдә бигрәк тә он белән маташучылар сирәк. Казанда гына да 400ләп пекарня исәпләнә икән. Күңелең ни тели – баллы эчлеклесеме, туклыклырагымы – чык та ал гына.
Үзем камыр ризыгын бик сирәк сатып алам. Үзең пешергәненнән дә тәмлесе юк ул, ни генә дисәң дә. Камыр ризыгы пешерүдән авырсынмыйм да, процессыннан да, нәтиҗәсеннән тәм табам. Шуңа күрә ял көннәрендә өебездә таба исе чыгару инде гадәткә кергән. Кунак көткәндә дә чәйгәме, төп ашкамы камыр ризыгы әзерләргә тырышам. Чөнки минем өчен бу беренче чиратта гаилә җылысын, кунакчыллыкны, милли үзенчәлекне чагылдыру чарасы.
Комментарийлар