16+

«Кечкенәдән аны әти урынына күрдем»: сеңлесе Радик Сабиров турында хатирәләрен сөйләде

Алтын медальче, журналист, гаилә терәге һәм меңләгән кеше хөрмәт иткән шәхес.

«Кечкенәдән аны әти урынына күрдем»: сеңлесе Радик Сабиров турында хатирәләрен сөйләде

Алтын медальче, журналист, гаилә терәге һәм меңләгән кеше хөрмәт иткән шәхес.

Радик Сабировның сеңлесе Лилия Яфизова аның балачагы, хыялларына тугрылыгы һәм туганнарына булган чиксез мәхәббәте турында сөйләде.

Лилия Яфизова, бертуган сеңлесе:
–Абыйның вафаты турында хәбәрне әнидән ишеттек. Аяк астында җир убылып киткән кебек булды. Шок хәлендә калдык. Нәзерләр дә әйтеп карадым, ышанмадым һәм хәзер дә ышанып булмый. Тиз арада дусларына хәбәр иттек. Ярый әле алар барысы да Татарстанда иде. Абый – көчле кеше булды, аның гомере болай иртә өзелергә тиеш түгел иде. Үзе алдан сизенгәндер... Шимбә авылга кайтты. Балачак, яшьлек елларыбыз Түбән Татар Майнасы авылында узды.

Шул нигезгә кайтты. Барлык дуслары белән күреште. Бу атнада: “Шимбә кайтам”, – дип алдан хәбәр дә салмаган иде. Берничә сәгатькә генә кайтып, мунча кереп китте. Туган җанлы кеше булды. Барыбызны өзелеп яратты, якын итте. Кызым да әле, алдан сизенгән кебек якшәмбе көнне: “Радик абыйга язасым килә”, – диде. “Сабан туйга Алсу әби янына кайтасыңдыр бит? Без бит күрешәбез?” – дип сорады. Күрешергә вәгъдәләшкән идек. Кызымның: “Радик абый, мин сине бик нык яратам”, – дигән сүзләре соңгысы булды…

Әти-әниләрне спектакльдән каршы алырга дип Камал театры янына килеп туктаган. Ул көнне сәхнәдә “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакле уйналды. Абый да әҗәле белән очрашып, мәңгелек юлга китте... Урының оҗмахта булсын, абый!

– Радик абый туганда ук көр, яшәү дәрте бөркелеп торган сабый булганмы?
– Әти-әниләр 1978 елда өйләнгән. Ә 1979 елның маенда беренче уллары, абый туган. Әнинең тулгаклары башлангач, әти аны Аксубайга илткән. Бала тудыру йортында бер табиб та юк. Барысы өйләрендә бәрәңге утырталар икән. Әнигә бала табарга санитарка ярдәм иткән. “Акыллым, тырыш инде. Синең белән бер-бер хәл булса, башым бетә”, – дигән. Менә шул вакытта ук көрәшеп, кеше язмышлары өчен җаваплылыкны тоеп тугандыр ул. 

– Балачактан шундый тыныч, сабыр идеме ул? Әллә әти-әниләр шундый булырга өндәп үстердеме?
– Шуклыгы бераз булган инде. Тулаем, кечкенәдән тыныч, сабыр иде. Әнинең бер истәлеге дә исемә төште әле. Авылга фотограф килгән булган. Абыйлар урам киемнәреннән рәхәтләнеп фотога төшеп кайтканнар. Әти-әни моны белмичә дә калган. Фотографияләрне әнигә биргәндә фотограф Радик абый турында: “Бу егет Фикрәт Табиев (танылган җәмәгать эшлеклесе) кебек булачак”, – дигән. Сүзләре рас килде. Абый өч мәктәп алыштырды, һәрберсендә алдынгы булды. 

Беребезне дә сабыр булырга утыртып өйрәтмәделәр. Әни: “Радик баш бала булгач, җилкәсенә күп нәрсә төште инде. Мин аның белән бергә үстем, өйрәндем. Беренче ярдәмчем булды”, – дип гел кабатлап торды. Радик абый безгә өлге булды. Сабырлык безнең каныбызга сеңгәндер. Әти-әни дә бик тыйнак, сабыр кешеләр. “Кеше күңеленә тимәгез, аны яраламагыз, авыр сүз әйтмәгез”, – дип өндәп тордылар. Без моны күреп үстек. 

– Сезгә дә күз-колак булып торган...
– Әти-әни көне-төне эштә иде. Шуңа Радик абый чәчләремне үреп, абый белән безгә күз-колак булды. Рөстәм абый үсә төшкәч, ул әни белән чөгендер басуына эшкә чыкты. Әтигә булышу өчен 5нче сыйныфтан комбайнда эшләде. Эшче куллар җитмәгәндә, әти улларына таянды. Өлкән сыйныфларда Радик абый – комбайнчы, ә Рөстәм абый аның ярдәмчесе булып эшләде. Аны җаваплылыкка өйрәтүче булмаган. Барысын үзе аңлады. Безне дә тәрбияләде. Кечкенә чактан аны әти урынына күрдем.

Иркәләп, назлап үстерде. Кызларына биргән мәхәббәт, игътибарын мин дә бүгенге көнгә кадәр тойдым. Ул – терәгем булды. Абый миннән 10 яшькә зур иде. Радик абый Казанга укырга киткәч, ялга кайтуын авыл башына чыгып, көтеп тора идем. Абыйның капчыгы белән “кукурузные палочки” күтәреп кайтуы әле дә истә. Ул кайткач, яныннан китмәдем, хәтта бергә ятып йокладык та... Хәзер Рөстәм абый белән нишләргә дә белмибез. Тормышыбызның иң авыр вакытларында гел аңа таяна идек. 

– Шәһәргә талпынуы, журналист булырга теләвенә әти-әниләр каршы килмәгән идеме? Егет кешегә “төплерәк белем ал”, – дип тә әйтәләр, гадәттә...
– Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, республика күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда җиңде, укымышлы булды, шуңа әти-әни дә шәһәргә талпынуына аңлап карагандыр. Әти абыйны химия-технология институтына нефтьчегә укырга керергә өндәгән булган. Абый барып имтиханнарын да тапшырган хәтта. Әни белән сердәшче дуслар булгач, татар теле һәм филологиясе кафедрасына укырга керергә теләвен әйтә. Монысы да канга сеңгәндер инде.

Без – укытучылар династиясе. Уртак гаилә стажыбыз 550 елдан артык. Әни абыйның теләгенә каршы килмәгән, билгеле. Әтигә җайлап, майлап кына абыйның хыялларын чишә башлаган. Әти: “Тагын бер укытучы буламы инде гаиләдә?” – дип бу хәбәрне авыр кабул итә. Сез әйткәнчә, аның улына төплерәк белем бирәсе килгәндер. Ләкин Радик абый үзенең хыялларына тугры кала. Студент елларында ук үзен күрсәтә, актив була. Университетта спорторг, культорг булгач, ярышларда, “Студентлар язы”нда гел беренчелекне яуладылар. Ул гел яңалыкка омтылды. Иң беренчеләрдән булып, “Интертат” беренче татар электрон газетасында эшләве дә моны раслый. 

Безнең гаиләбез өчен бу бик авыр югалту. Кайгыбызны уртаклашып, абыйны озатырга килгән, хәер-дога кылган, ярдәм иткән кешеләрнең һәммәсенә гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәм. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Радик Сабиров энесе белән
Радик Сабиров энесе Рөстәм белән
Башлангыч сыйныф.беренче укытучысы
Җыр дәфтәре
Көндәлеге


 

Кечкенә чаклары, Радик Сабиров фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading